- 06.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
2 майда кичке сигезләр тирәсендә дус хатыннар белән 63нче маршрут автобусына утырдык. Кара чәчле, сөйкемле, көләч йөзле кондуктор кыз безнең юл карталарын билгеләде дә, яшьләрдән итагатьле генә итеп, өлкәннәргә урын бирүләрен сорап, безне утыртты.
Кызның тәрбияле гаиләдән икәне күренеп тора, шәһәргә килеп бозылмаган. Мин әңгәмә корып, аның Эльза исемле булуын, Кама Тамагы районының Чаллы авылы кызы икәнен белдем. Кондуктор булып эшләвеннән тыш, Казандагы югары уку йортларының берсендә белем ала икән. Автобуста йөргәндә, төрле кондукторлар очрый, арада бик тупаслары да бар. Андыйлар Эльзадан үрнәк алсын иде.
Һәрвакыт шулай ярдәмчел бул, Эльза! Эшең җиңел түгел, төрле кешеләр бар, юктан гына да гауга чыгарганнары да очрый. Бер-беребезгә итагатьле, ярдәмчел, игътибарлы булсак иде!
Шәфига СИБГАТУЛЛИНА.
Залесный бистәсе.
Комментарии