Безнең буын югалтуы

вафат… Нинди ачы сүзләр. Бу авыр югалту белән йөрәк бер дә килешергә теләми. Күңел түрендә ниндидер бушлык, караңгылык. Дөрес, дөньяда яңалыклар күп. Тик бу хәбәр бигрәк көтмәгәндә-уйламаганда килеп иреште. «Безнең гәҗит»нең 17нче санын кулыма алгач, беренче биттә абыйның сурәтен күреп, сөенеп куйдым. абыйга ниндидер бүләк биргәннәр, ахры, дим, чөнки Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге биргән көннәр бит. Тик язманың беренче юлларын укыгач, яраткан газетамнан йөземә котып салкыннары бәргәндәй булды. Ничек инде, нишләп? Бу бит алай булырга тиеш түгел…
Туфан Миңнуллин дигәч, 1989 еллар күзалдына килеп баса. Мәскәүдә СССР халыкларының I съезды бара. Көн дә радиодан шушы съезддан турыдан-туры тапшырулар бирәләр. Шул тапшыруларның берсендә колагыма таныш тавыш ишетелде. Бу Туфан абый чыгышы иде. Хәтеремдә, ул Саба районының бер сугыш ветеранының аңа язган хатыннан өзекләр китереп, аның хаксызга рәнҗетелүе турында ачынып сөйләде. Әле билгеләнгән вакыт узгач та, алып баручы аны озак кына туктата алмый азапланды.
Әйе, зур җыелышларда безнең кайбер «урыс телле» депутатларыбыз олы хуҗага ярарга тырышып, кирәкле сүзләр эзләп, вата-җимерә сөйләгәндә, Туфан шартлатып саф татарча үз фикерен әйтеп бирә белде – аны аңладылар, санладылар!
Үзе чын милләтпәрвәр булганга, илен, халкын өзелеп яратканга, аның бар әсәрләрендә дә – милләтебез язмышы, аның киләчәге өчен борчылу.
Еллар үткән саен яңа буыннар әле аңа кабат-кабат әйләнеп кайтыр һәм аны сагынырлар. Ләкин бүген безгә бигрәк тә авыр, чөнки Туфанны без, безнең буын югалтты…
Тыныч йокла, Туфан абый.
Рафис МИНГАЛИЕВ.
Тукай районы, Түбән Суык-Су авылы.

Комментарии