- 06.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №26 (6 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Менә Сабантуйларыбыз да узып китте… Ә бүгенге сүзебез Җыен турында барыр… Ни ул Җыен һәм халкыбызда нинди роль уйнаганын әйтергә кирәкмидер. 1917нче елга кадәр, көтүләр чыкканнан соң, башта майда Сабантуйлар, аннары чәчү эшләре беткәч – июньдә җыеннар узган. Җыеннарны күбесенчә Казан төркиләре (бүген –Казан, яки Идел-Урал татарлары, башкортлар) уздыра торган булган, һәм, җыен, сабантуйдан аермалы буларак, берничә авыл халкын җыйган. Җыеннар төрле-төрле авыллардан килгән халыкка үзен бердәм халык итеп хис итәргә һәм урыслашу вә чукындыру кебек читтән янаган афәтләргә каршы торырга булышкан. Мондый җыеннарда көрәш, уеннар булган, зур-зур казаннарда аш пешереп ашаганнар, балаларга – уен, олыларга бәйрәм булган. Ул вакытта бабаларыбыз урыс бәйрәмнәрен бәйрәм итмичә, үзенекеләрен хөрмәт итә белгән – ике Гает дисеңме, Җомгамы, Сабантуй-Җыеннармы… Бәйрәм итмәгән халык – кол буладыр инде ул, һәм бабаларыбызның бәйрәм итүләре һич тә гаҗәп нәрсә түгел. Борынгы имамнарыбыз халыкны карап кына торган – эчү, тарту кебек начар гадәтләр тыелган, намаз вакытында бөтен халык җыелышып җәмәгать намазын укыган. Халыкның күмәкләшә торган, оеша, бердәм, бер халык булып, җыела торган бәйрәмнәре булган. Сабантуйларда да, җыеннарда да көрәш, уен, аш вә намаз булган.
Ильминский кебек «исламовед» дошманнарыбыз шуңа түзә алмыйча: «Магометаннар эшләргә теләмичә озак бәйрәм итә» дип, бертуктамый Питербурга мөрәҗәгать итә. XIX гасырда җыеннар тыела. Әүвәл карар Питербурдан килә, аннары шундый ук карарны мөфти дә чыгара. Шулай итеп, җыенны тыялар… Ләкин шуңа да карамастан, җыеннар бетми, авыллар һаман җыеннарга җыела торган була.
СССР төзелгәч, коммунистлар июнь аендагы җыеннарны тәмам тыеп, май сабантуйларын җыен вакытына күчереп, июньдә уздырырга карар кыла. Шуннан бирле Сабантуйлар коммунистларча июньдә үткәрелә.
1989 елда СССРда дин тоту мөмкинлеге ачылгач, Тәлгать Таҗетдин җыенны торгызырга була һәм шуннан бирле Болгарда ел саен Идел-Урал, Себер имамнары җыела. 1917 елга кадәр Болгар каласында җыеннар булмаганга охшаган, чөнки ул җирлектәге мөселманнарны куып чыгарып урысларны күчереп утыртканнар, чиркәү-монастырьлар төзегәннәр. Ләкин халкыбыз барыбер шунда барырга омтылган, «Изге бабаларыбыз җиренә барып кайтыйк!» – дип, ел саен шунда дини кешеләр җыелып, зиярат кылып, намаз укып кайта торган булган. Кече манарадан азан әйтеп намаз укый торган гадәт тә булган. Петр I заманында Болгарда 40 бина сакланган була әле, XVIII һәм XIX гасырларда ул биналарның 90%ы җимерелә йә шул җирдә яшәгән халык тарафыннан сүтелә. Мондый изге шәһәрне торгызу – уңган халыкның бурычы, һәм аны шул ук мескен дәрәҗәдә калдырырга теләү вә шунда бармау –дошманнарның язмышыдыр.
«Яңарыш» проекты башланганчы һәм Госман-хәзрәт эштән киткәнче, Җыенны бик тәнкыйтьләделәр – күбесенчә ваххабилар, атеистлар һәм тәңречеләр. Шул «татар-монгол теориясен» сөючеләргә «Болгар» сүзен әйтүең була, «Нинди Болгар инде?!» – дип кызып китә. Аннары, Т.Таҗетдинның Утыз-Имәни, Курсави, Мәрҗәни-Барудиләр юлыннан баруы ваххабиларга ошамый әлбәттә, шуңа күрә, алар Җыенны тәнкыйтьлиләр. Ваххабизм Согуд Гарәбстаны Нәҗд җирлегендә Британия Империясе тарафыннан үстерелгән тәгълимат буларак, борынгы мөселман бабаларыбыз яшәгән җирләрдә җыелуны тыя. Зиратларга бару, зиярат кылу тыела, каберләргә гыйбадәт кылу, имеш… Тәңречеләр дә Ислам диненең үсешенә каршы чыгалар. Шулар, берләшеп (монгол-татаристлар, тәңречеләр, ваххабилар) Болгарга ябышып көрәш алып баралар. Күптән түгел генә әле милләтчеләрнең (алар арасында шактый күбе атеист йә тәңрече) һәм ваххабиларның бердәм фронт итеп традицион Диния нәзарәтенә каршы чыгулары хәтердә әле.
2011нче ел, Яңарыш проекты гөрли, Болгар төзекләндерелә, мәчет-мәдрәсә төзелә, борынгы стильдә таш вә агач биналар төзелә. Мәскәүдән Казанга «смотрящий» итеп җибәрелгән йә монда ук яшәгән Ильминскийлар тик утырмый. Халык җыенына каршы булган сугыш яңа фазага керә бара: «фәнни» әсәрләр языла, болгарларны – булмаган, имештер, төрле халык булган дип, Болгар – Болгарстанның башкаласы түгел, Алтын Урда башкаласы гына булган, дип, имеш, 1917нче елга кадәр мөселманнар Болгарга йөрмәгән һәм сәхәбәләр дә килмәгән икән, дип, әллә-кайдан уйлап чыгарылган үз фикерләрен язалар. Ике көч сынаша – бабаларыбызның юлына кайту көче, яңарыш-уяну-торгызу көче, һәм халкыбызны таркату, тарату, аерым-аерым таифәләргә бүлеп, шул аерым авыл-шәһәрләребездә генә Сабантуй гына уздыруыбызны теләгән Ильминскийлар һәм үз диннәрен һәм тарихларын оныткан булмачалар көче.
Шәйхүл-Ислам Тәлгать Таҗетдин мөфти хәзрәтләре әйтмешли: «Ялгызлык – ул Аллаһы Тәгаләгә генә килешә, кешеләр берләшергә тиеш, җыелырга тиеш». Халкыбызның менә шушы җыелуы күпләргә ярамый да инде. Ильминскийлар эшкә кереште: аларча мөселман җыелырга тиеш түгел, үз өендә генә качып-посып намаз кылсын, курка-курка гына азанын әйтсен, намаз укырга йә сәдака салырга кергән кеше мәчеттән чыкканда тирә-якка карый-карый тиз генә түбәтәен салып, кесәсенә качырып куйсын… Менә алай ярый. Ә меңнәрчә кеше җыеп, курыкмыйча азаннар тәһлилләр әйтеп, милли киемнәр киеп, Кече манара янына җыелган ничә мең халыкка шәһәдәтләрне, Исме-әгъзамны вә тәүбә догасын әйттереп… Урысча әйткәндә – наглость ич бу! Бетерергә! Таратырга! Больше трех не собираться!
Эшли башлады информацион машина, информацион сугыш башланды. Казан урамнарында хиҗаб кигән матур татар кызлары күренәме? Информацион машина: «татар хатыннары беркайчан алай киенмәгән!» Җыен җыеламы? Информацион машина: «Җыен – юк-бар нәрсә ул! Сәхәбәләр килмәгән анда! Болгар – Алтын Урда башкаласы! Болгар – Болгар башкаласы булмаган, ул чорда анда кечкенә базар гына булган! Бармагыз анда! Каберләргә табынмагыз! Ширк катнаштырмагыз!», информацион машина армый-талмый эшли… Кешеләр хезмәт хакы ала, карьер баскычтан өскә «үрмәли». Татарстанда ваххаби китапларны тыйсалар, күрше өлкәләрдә Утыз Имәниләрне тыя башладылар. Ваххаби мәчеткә кереп урысча вәгазь сөйли, «татарча сөйләшегез!» диюче бабайдан көлә, урыс милләтчеләре урамга чыгып: «Урыс телен кимсетәләр!» – ди. Информацион сугыш көннән-көн кыза бара…
Урыс телен «яклаучылар» арасында татарлар булу – ул Җыенга каршы чыккан татарлар сыман инде, үзләре белмәсәләр дә, сизмәсәләр дә – хуҗалары шул ук. Шуңа күрә, Җыен вә Болгар сүзләре аларда аллергия чыгара, Җыен йә Болгар сүзен әйтсәң, йөзләре кып-кызыл була ич. Аллергия түгелмени? Бердәмлеккә вә берләшүгә, Исламга кайтуга булган аллергия.
Монгол-татарист тарихчыларының кыланышлары «Правдой и не правдой» урыс мәкален хәтерләтә. Башта, имеш, тарихчы булып Болгар җыенына каршы чыгалар, аннары үзләрен идеологтай кыланган булалар, ләкин халкыбызның бердәмлеген түгел, никтер туристларны кайгырта башлыйлар: имеш, туристка яңа төзелгән биналар кызык түгел (монысы да ялган). Идеологияләре – халыкны таркату идеологиясе. Сүзем катырактыр бәлкем, чөнки шул монгол-татарист тарихчыларын да аңлап була – хезмәт хакын шул Русия түли һәм Русия татарларга карата татар-монгол теориясен куллана: без Үзәк Азиядән (Монголиядән, Төньяк-Көнбатыш Кытай…) килгәнбез, бу безнең җиребез түгел, Ватаныбыз түгел… Аларча мишәрнең дә, Әстерхан, Себер татарларының да Болгарга катнашы юк, имеш. Себер Идел-Урал якларыннан халык аз качты шул үз вакытында, СССР вакытында шунда эшләргә дә аз китте шул… Әстерхан һәм мишәр татарларының Болгар дәүләтенә кергәннәрен халыктан качырып яталар. Золотаревка һәм Саксин турында халыкка сөйләргә ярамый шул – табу.
Болар безне Монголия татарларына тиңли. Күчмә халыкның исә Ватаны да юк, юртасын кая куйды исә – шунда ватаны, безнең бабаларыбызны күпме кудылар моннан, күпме изделәр, халык барыбер «китмим», дип үз җиренә ябышып, үз Ватанында яшәп калды. Кемгәдер бу ошамый, әлбәттә… Казан-Мәскәү арасы тыныч булганда гына ул берни ишетелми, тавыш чыкты исә, Мәскәү шунда ук «татарлар – Монголиядән XIII гасырда килгән халык», диләр, һәм арабызда шуларга: «Әйе, әйе, шулай, шулай», – дип кабатлап йөрүче сантыйлар да очрый. Бу изүгә һәм кимсетүгә түзеп буламы?..
Аннары, туристлар турында әйтсәк, Болгар ул күбрәк туристларга түгел, үз халкыбызга кирәк. Ят халыкка ни ошаганны кайгыртып, үзеңне онытып ят инде. Шуңа күрә, «Болгарны торгызу туристларга кирәкми», – дигән сүз – ул гади наданлык һәм булмачылык, хәтта дошманчылык та.
Җыелу, күмәкләшү, бердәм булу – уңган халыкларның язмышы. Болгар Җыенына каршы чыгу – ул кайбер татарларның булмачылыгы һәм әдәпсезлеге, халыкны тарату, хәтта милли суицид, дип тә атап була. Кем җиңеп чыгар, уңганнармы йә булмачалармы – киләчәк күрсәтер!
Наил САФИУЛЛИН, Саба районы.
Уңганнарның җыелуы вә булмачаларның таралуы... ,

Комментарии