БОЛГАРГА БАРМАДЫМ…

БОЛГАРГА БАРМАДЫМ…

Изге узды. Югары дәрәҗәдәге кешеләр, мөфтиләр, гади кешеләр күп килде. 922 елда Идел Болгариясендә кабул итүенә багышланган чара узды. Сүз дә юк, Идел ярларында кабул итү мөселманнар өчен бик кадерле.

Әмма бу вакыйгага контекстта карарга кирәк. Шундый контекстта караганга, Болгарга бармаска булдым… Нигә?

БЕРЕНЧЕДӘН, Болгардагы борынгы биналар Иделдә болгарлар яшәгән һәм идарә иткән чорга кагылмый, алар Алтын Урда цивилизациясе белән бәйле, XIII-XIV, хәтта XV гасырларда төзелгән булган. Шул бөек манаралар, Хан пулатлары, Сарайларга сокланып карау хокукы өчен, без, татарлар, Җуҗи олысы ханнары Үзбәк һәм Бәркәгә рәхмәтле булырга тиешбез. Ә без рәхмәтлеме? Киресенчә, Чыңгыз хан нәселләре тырышлыгы белән төзелгән биналар «безнең болгар бабаларыбыз» хезмәте дип күрсәтелә. Алтын Урда, гомумән, телгә алынмый. Ә мин риза түгел.

ИКЕНЧЕДӘН, БББ, ягъни «безнең болгар бабаларыбыз» дигән шигарь Иделдә яшәгән мөселманнар хөрмәтенә мактау сүзләре генә дә түгел. Билгеле ки, Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты карары белән татарга үз тарихын һәм килеп чыгышын Чынгыз хан һәм Алтын Урда белән бәйләргә катгый тыелган булган. Болгар теориясе, татар рухына туры килми торган нәрсә булса да, татарга көчләп тагылган. Ник тоталитар режим «калдыгы» хәзер да Татарстанда үз ителә?

ӨЧЕНЧЕДӘН, Татарстан җитәкчеләренә дә шуны аңларга кирәк. Борынгы болгарларга шулкадәр игътибар булса, татар халкында таркалыш, фетнә булачак. 1990 елларда җиңелгән болгарчылык менә хәзер башын күтәрә. Болгарны пропагандалау, Татар тарихын Болгарга гына кайтарып калдыру – болгарчылыкка, татар түгел без, без болгарлар дип әйтүчеләргә зур ярдәм булып чыга. Болгаризм өчен уңай шартлар тудыра.

Сер түгел, татар халкының күп санлы, көчле, бердәм булуы Республикабызны юк итәргә хыялланучыларга комачау. Татарстан Республикасы булмаса, дәүләт теле була алмый, татар теленә хөрмәт, татар мәдәнияте үсеше өчен шартлар булмас. Чөнки Республикабыз – таянычыбыз!

P.S. Болгарда булганым бар. Һәм Болгарга барырмын. Әмма Изге Болгар җыенына түгел, Алтын Урда бабаларыбыз төзегән каланың ядкәрләренә сокланып карар өчен. Җыенында Алтын Урда символлары тиешле урын алса, анысына да барырмын.

Искәндәр ӘХМӘДОВ.

БОЛГАРГА БАРМАДЫМ... , 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии