- 06.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №18 (5 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Хәзер радио тыңласаң да, телевизор карасаң да, газеталар актарып утырсаң да, гел сугыш. Терактлар, төрле яклап безне чорнап алган дошманлаша барган илләр, НАТОның безнең ил чикләренә якынлаша баруы һәм башка шундый зарланулар. Бу зарлануларда башкалар гаепләнеп, тик үзебезнең генә бер гаебебез дә юк итеп күрсәтелә. Югыйсә, безгә каршы беркем дә сугыш башламады. Киресенчә, үзебез Кырымны Русиягә кушып куйдык. Донбасс өчен барган сугышларда да катнашыбыз бар, хәзер башкаларны гаепләргә маташабыз түгелме?
Сүрия җирендәге террорчыларга каршы көрәш алып барабыз дип, аларны бомбага тота башлау белән, Мисырдан Петербургка кайтучы самолетка куелган бомба шартлап, бер гаепсез 224 кеше һәлак булды.
Сүрия җирендәге террорчыларны бомбага тотып кайтып килүче самолет Төркия чиген бозган, дип бәреп төшерелде, һәм ике очучының берсе һәлак булды. Шушыннан соң 224 кешенең фаҗигасе онытылып, соңгы самолет һәлакәтенә багышланган рәвештә, Төркия иң явыз дошман итеп күрсәтелә башлады. В.И.Ленин белән Ата Төрек заманнарыннан башлап дуслашып яшәгән Төркиядән кайткан арзанлы кием-салым, җиләк-җимеш һәм Русия туристлары өчен иң арзанлы, сыйфатлы ял итү урыны булып саналган ил Русиянең дошманы итеп күрсәтелә. Ике ил өчен дә файдалы элемтәләрне бетерүгә багышланган санкцияләр кертелде. Инде без болай да һәр яклап кертелгән санкцияләр илендә яши идек. Тик бу санкцияләрнең берсе дә халык файдасына түгел икәнен аңламыймы икән әллә ил җитәкчеләре?
Шушы сугышлар башланганнан бирле, илдә бер яктан да алга китеш булмады. Киресенчә, болай да кыйммәт булган әйбер бәяләре көннән-көн котырып артып тора. Ил тоткасы булган нефть бәясе төшә. 7 мең сум пенсия һәм хезмәт хакы алучылар үз хәлләрен үзләре генә белә торгандыр.
Үзебез сугышлар чыгармасак, мондый зур терактлар, безне чорнап алган илләр арасында дошманлык та, НАТОның безнең чикләребезгә якынаюы да булмас иде. НАТОга керергә теләгән безнең күрше илләрнең фәкать Русиянең басып алуыннан курку сәбәпле генә НАТОга керүләре билгеле бит инде. Үз вакытында Украина бу блокка кереп өлгергән булса, үзе дә исән калган булыр иде, сугышлар да булмас иде кебек күренә.
Ил җитәкчесенең агрессив рәвештә ачулы итеп ясаган чыгышларының һәрбер сүзенә кул чабып утыручыларны күргәч, куркыныч булып китә, үткән заманнар искә төшә башлый.
Һәр көн саен диярлек телевизордан бөтен җир шарын юкка чыгарырга сәләтле булган замана техникасын күрсәтеп торуның нигә кирәге бар икән? Боларны күргәч горурланып, шатланып утыручылар да бардыр, ләкин шатлык китерә торган әйберләр түгел шул болар. Югыйсә, безгә бер илнең дә сугыш башларга җыенганы юк бит инде. Илдә һәм бөтен дөньяда тынычлык булса, яхшы да бит, тик ни өчендер башкача уйлаучылар да бар шул.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии