- 06.05.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №18 (5 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Татарстан башкаласы Казанның, бөтен дөнья татарлары баккан мәркәзнең үз милли-мәдәни йөзе бармы? Узган атнада бер төркем тарихчы, архитектор, җәмәгать эшлеклеләре түгәрәк өстәлдә шул хакта фикер алышты. Милли ядкәрләрне җимереп бетереп, алар урынына «европача» биналар салынган, милли йөзнең бер күрсәткече – татар теле – урамнарында төрлечә кимсетелгән шәһәрдә, өстәвенә, Әби патшага чираттагы һәйкәлне куярга йөрүләре фонында, бик кирәкле сөйләшү иде бу.
Хәзер республикада туристларны җәлеп итү өчен барысы да эшләнелә. Һаман да шул Европадан калышмыйк дип, элмә такталарны, кибет-кафе исемнәрен инглиз телендә дә яза башладык. Шуның белән мавыгып китеп, чит ил кешеләренең Татарстан башкаласына нәкъ менә аның милли йөзен күрергә теләп килүләрен генә онытабыз. Диңгезе белән мактана алмаган ил үзенең тарихи һәм милли-мәдәни үзенчәлеге белән җәлеп итәргә тырыша. Безнең бер үзенчәлек – икетеллелек. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан шәһәренең тел ландшафтын өйрәнеп, мондый нәтиҗәгә килгән: башкаладагы визуаль мәгълүматның (элмә такталар, урам исемнәре һ.б.) нибары 5 проценты гына татар телендә икән. Милли йөз турында ничек кайгыртулары шунда чагыла инде! 15 млн сумга төшкән (әле бу төгәл бәясе дә түгел!) «Татарстан мирасы» брендыбыз бар бит инде безнең – шул җитә. Әле тагын «Яшьлек» дип аталган «татарча» метро станциябез бар – бай тарихлы Казан шәһәренә рәхим итегез!
Икенче бер үзенчәлек – архитектура. Фән докторы, профессор Нияз Халитов әйтүенчә, милли архитектура билгеләре дип әйтергә мөмкин булган тирмә, капка-портал, гөмбәзләр, ай һәм йолдыз билгеләре борынгы биналарда еш очрый. Яңа калкып чыккан корылмаларда да күренә бу элементлар. Ләкин алар эзлекле рәвештә эшләнелми. Читтән чакыртылган архитектор: «Миңа бу бинаның гөмбәзе ошый, үземнекенә дә кертим әле», – дигән принципка гына таяна. Корылмаларда милли йөзне чагылдыру буенча дәүләт заказы булмагач, нишләсен соң инде?! Аннары әлеге европача биналарга «чын безнеңчә» матур атамалар бирәбез: «Корстон», «Ривьера», «Дубай»…
Нияз Халитов – Татарстан архитектурасында милли үзенчәлекләрне үстерү концепциясе авторы. Концепция өч ел элек басылып чыгып, аның буенча фикер алышулар үткәрелсә дә, ул ни дәүләт, ни башкала хакимиятендә яклау тапмаган. КФУның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы мөгаллиме Карина Мусина да, Казан арты төбәкләрендәге аерым тарихи биналарны торгызу проектлары күптән эшләнелгән, дип белдерде. Финансланмау сәбәпле, тормышка гына ашырылмый калган.
Республика җитәкчелеге милли йөз турында уйлап мәшәкатьләнми, аңа акча таба алмый шул. Аның урынына Әби патшага һәйкәл салу турында бәйге игълан итәләр! Казан үзәгендә – Кабан күле буендагы Сәлимҗанов урамында (Сара Садыйкова һәйкәленә генә урын табылмый бит ул!) Екатерина IIнең татарларга мәчет ачарга рөхсәт бирүен чагылдырган истәлек билгесе куймакчылар әнә. Исемен дә уйлап тапканнар – «Тергезү». Түгәрәк өстәлдә бу хакта да сүз булды. «Казанны саклаучыларга да һәйкәл булмаганда, Әби патшага һәйкәл кую өчен көрәшергә тиешме без? Моны бер татар да аңламаячак», – дип белдерде тарихчы Рафаэль Мөхәммәтдинов. Архитектура докторы Нияз Халитов, тарихтан фактлар китереп, аның сүзен куәтләде: «Бүген Кырымда кырымтатарлар кыерсытыла. Заманында аларны җитәрлек изгән, тугандаш ногай халкына карата геноцид үткәреп, 750 мең ногайны юкка чыгарган Әби патшаны мактау, аңа һәйкәл кую урынсыз булыр иде».
Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая киң җәмәгатьчелектә барлыкка килгән «ялгыш» фикерне юкка чыгарырга тырышты:
– Без бит һәйкәлне Екатерина IIгә түгел, аның мәчет төзергә рөхсәт биргән указына куярга телибез. Бу уңайдан җәмәгать тыңлаулары үткәреләчәк. Хәзер һәйкәл проектына бәйге бара.
Без Рөстәм Яхинга да, Һади Такташка да һәйкәл куярга җыенабыз. Кызганыч, тик барысына да финанс мөмкинлеге җитеп бетми. Олуг Мөхәммәт буенча да сөйләшү күптән булды инде. Атлы һәйкәл идеясе бик әйбәт, без аны хуплыйбыз. Тик аңа һәйкәлне инвестор табылса гына куеп булачак…
– Ә Әби патшага куела торган истәлек билгесен кем финанслый? – Залдан шундый сорау яңгырады.
– Әлегә билгеле түгел. Әле конкурс кына игълан ителде бит. Әйдәгез, беткәнен көтик, нәрсә тәкъдим итәчәкләрен карыйк.
– Ә кемнең идеясе бу?
– Төгәл генә әйтә алмыйм. Бу билгене кую турында сүз биш ел элек үк башланган иде инде.
Жанна Белицкая, бөтен җитәкчелек исеменнән, истәлек билгесенең әһәмиятен аңлатырга тырышса да, чын тарихны белгән кешеләр аның белән килешмәде. Мәчет салырга рөхсәт бирүен мәңгеләштерергә исәплиләр, янәсе. Тик Әби патшаның бу хактагы указы татарларга күрсәткән мәрхәмәтеннән бигрәк, Пугачев күтәрелешеннән соң таркалу алдында торган илне берләштерү максатыннан эшләнгән бит. Тиктомалдан гына ни өчен бу вакыйганы искә алырга һәм мәңгеләштерергә булдылар икән – аңлашылмый. Һәйкәлне салыр алдыннан җәмәгать тыңлаулары булачак, диелде, халыкны тыңлау гына түгел, ишетү дә булсын иде.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Чын йөзеңне күрсәтче, Казан!,

Комментарии