Ачык хат

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н.Миңнехановка,

Татарстан Республикасы

Дәүләт Советы рәисе

Ф.Х.Мөхәммәтшинга

Ачык хат

«Бердәм Россия» партиясе исемлегеннән узган Чаллы шәһәр советы депутаты Рузил Мингалимов, 2016нчы елның март азагында «Ачык Россия» хәрәкәте ярдәме белән, Дәүләт Думасы депутаты булырга дәгъва кылачагын белдерде. Шуннан соң, республиканың кадрлар резервында торган Рузил Мингалимовны «Бердәм Россия»нең Чаллы бүлекчәсе партиядән чыгарды. Ә 1нче апрель көнне Рузил Мингалимовка, «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә биш ел эшләгәннән соң, эш контрактын озайтудан баш тарталар.

Мондый чамасыз кыланмышларга без кискен ризасызлык белдерәбез.

Рузил Мингалимов үзен чын һөнәр иясе буларак танытты. Дәүләт тарафыннан макталып, күп кенә дипломнарга ия булган шәхес ул. Хәзерге вакытта Шәһәр советы депутаты буларак та аерым кешеләрнең һәм халык мәнфәгатьләрен иң актив яклаучы итеп үзен күрсәтте. Татар милли мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә җитди игътибар белән караучы һәм сессияләрдә аларны даими күтәрүче бердәнбер кеше дә – Рузил Мингалимов.

«Новые ведомости» сайтында Чаллы шәһәре башлыгы Н.Г.Мәһдиев «С Мингалимовым погорячились?» дигән язмада Р.Мингалимовны партиядән чыгаруны хата дип әйтүе турында хәбәр ителә. Димәк, Чаллы башлыгы аның хокуклары бозылуын таный булып чыга.

Без Сездән Рузил Мингалимовны «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә үз вазыйфасына кайтаруны сорыйбыз.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

«Якташлар авазы» гәҗите редакторы.

Дамир ШӘЙХЕТДИН,

журналист.

Булат ГАТИН,

Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге рәисе урынбасары

Ачык хат, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии