Тиле кулына кылыч тоттырсаң…

Тиле кулына кылыч тоттырсаң…

(Техник прогресс алып килгән “бәхет” турында)

Кыбырсып мал җыюның, безне азындырган төрледән-төрле уңайлыкларның, бер сүз белән әйткәндә, нәфес-комсызлыкның чиге, азагы бармы? Мондый ашкыну кая илтеп җиткерәчәк? Без әлегә күрергә, исәпләшергә теләмәгән, әмма якын киләчәктә язмышыбызны билгеләүче сораулар болар.

Котырту һәм котыру

Мәгълүмат чараларыннан кайчакта бөтенләй җан бизә. Хәтта кайбер ипле генә тоелган газеталардан да. Телевидение белән интернетны инде әйткән дә юк. Сәбәбе – шыплап тулган реклама. Реклама дигән әйбер беркайчан да тыйнак та, җитди дә, ә төптәнрәк уйлаганда, хәтта файдалы тәкъдим дә була алмый, миңа калса. Ул барыбер теләсә нәрсәне көчләп тагарга тырышу булып кала. Кешедәге начар сыйфатларның берсе булган, шайтаннан килгән гадәтне – нәфесне, комагайлыкны эксплуатацияләү, аздыру бара. Котырту индустриясе тулы көченә эшләп тора. “Ал син фәлән даруны – чиреңнең эзе дә калмаячак!”, “Капчыксыз тузан суыргыч чыккан. Капчыклысы – искелек калдыгы. Ал, дөньядан артка калма!”, “Култык астыңа шушы дезодорантны сиптермәсәң, синнән бар кызлар качып бетәчәк!” – дип төрле яктан тәкрарлыйлар безгә. Күбебез шундый беркатлы-реклама сүзләренә дә, даруның магик көченә дә, кызларсыз калу ихтималына да, өйдәге тузан суыргычның таш гасырыннан калганына да ышанабыз. Бала-чага яңа тәтигә кызыккандай һәр яңа уенчыкка кызыга торабыз. Таныш-белеш, алса, төн йокыбыз кача, тәмам ашкына, үзебезне кимчелекле итеп сизә башлыйбыз. Без нәрсә, кешедән кимме әллә? Йөгереп барып алып та кайтабыз. Кирәкме ул, юкмы, файдалымы –башка мәсьәлә, ул турыда баш ватып тормыйбыз. Алганга берничә көн сөенеп йөргәч, күп вакыт без ул җиһаз турында бөтенләй онытабыз. Һәм дә… яңасы турында уйлана, баш вата башлыйбыз.

Рекламаны прогресс ялчысы дияргә яраталар. Әйе, ул техник прогресска хезмәттә. Бигрәк тә капитал туплауны, мал җыюны кыйбла иткән җәмгыятькә – капитализмга. Әмма техник алгарыш, куллану шаукымы кешелек проблемаларын хәл итсә икән. Юк, хәл итми ул. Яңаларын гына тудырып тора. Әле ниндиләрен генә: ешаючы экологик һәм табигый фаҗигаләр, глобаль җылыну, кеше дигән затның сәламәтлеген какшата. Техник прогресс ул-әле чын прогресс түгел. Һәм була да алмый. Андый прогрессның рухи алгарыш, рухи кыйммәтләр өстенлеге булмаганда, гомуми регресска, ягъни кирегә тәгәрәүгә китерүен дә тәфсилләп аңлатып тору кирәк микән? Чөнки безнең бар булган гамәлләр идән астындагы тычканнарның зыянсыз чабышы гына булудан күптән узды бит. Без инде хәтсездән үзебез утырган ботакка чабабыз.

Югалган кыйбла

Япон утрауларындагы фаҗигале хәлләр яңа гына күз алдыбыздан үтте. Табигать алдында кешенең көчсезлеген дә, иң алга киткән илдә дә “тыныч атом”ның гел дә тыныч түгеллеген дә күрдек.

XX гасырдагы техник һәм технологик инкыйлаб, беренче чиратта, күпләп нефть табу, аны куллану белән бәйле булды. Һәм таяк бу очракта да ике башлы. Машиналар һаман да күбрәк чыгарган сөремдә генә дә түгел эш. Гәрчә аларның саны, ярыша-ярыша алыштыру шаукымы үзе бер аерым тема булса да.

Үткән елгы күрелмәгән корылыкның сәбәбен күп белгечләр Гольфстримның туктар хәлгә җитеп акрынаюыннан, дип исәпли. Ник акрынайган соң ул? Белгәнебезчә, әлеге океан агымы Мексикан култыгында яралып, Төньяк Атлантикага күтәрелә. Бөтен Европада, шул исәптән, Русиянең урта полосасында да һава торышын билгели. Безгә дым, явым-төшем китерүче бар булган циклоннарны да шул агым тудыра. Әмма ки, былтыр җәй башында Мексикан култыгында нефть чыгаручы “ВР”, ягъни “Бритиш Петролеум” компаниясе скважинасында авария булып, диңгезгә миллионнарча баррель җир мае акты. Агымның туктар хәлгә җитүендә җир маеннан бигрәк, нефть өскә күтәрелмәсен өчен, компания чутсыз күләмдә диңгезгә агызган реагент гаепле булган.

Менә шулай: куркынычсызлык чараларына акча түкмәү, ашкын саранлык, туймас тамаклык аркасында табигатьне бер агуласалар, гөнаһларын яшерү өчен реагент агызып, икенче агулаганнар. Ә инде иң хәтәре – табыш, акча дия-дия, дөньяны катастрофик, глобаль климат үзгәрешләренә этәрделәр.

Тулыландырылмаучы табигый чималларны алны-артны карамыйча табу, ягу, исраф итү, агулану фәнни-техник прогрессның, куллану шаукымының әле бер ягы гына.

Фәнгә, җитештерүгә, икенче төрле әйткәндә, кешене “уңайлыклар” дип аталучы ясалма чүп-чар, җиһазлар белән “күмү” өчен бар илләрдә дә чутлап бетерә алмаслык күләмдә олы акча, ресурслар тотыла. Күптән модага кергән тыелгысыз шаукым. Барлык дәүләтләр, хөкүмәтләр, аларның җитәкчеләре өчен бу бер егетлек, булганлык исәпләнелә. Ә сәнгатькә, тәрбиягә, кеше җанын чистарта, дәвалый алган башка өлкәләргә кайда да тиеннәр генә эләгә. Без кешене мәгънәле, ипле, акыллы итәргә сәләтле юнәлешне ябып куеп, шайтан күрсәткән юлдан барабыз. Без шуңа бәхетсез. Кеше затының җанын, күңелен, уйларын нәрсә яктырта, камилләштерә ала? Нәрсә кешене чын кеше итә? Сәнгать, без онытып бетерә язган әдәбият, дин, әхлак һәм институты. Бүген алар нинди хәлдә? Аңлатмалар бирү кирәкми дә. Санап кителгән юнәлешләр культ статусына кереп, нәтиҗәле эшләп китмичә, адәми затларның бәхетле, камил булуына, табигать белән аңлашып яшәвенә мин ышанмыйм.

Техник казанышларны бөтенләй инкарь итәргә кирәкмидер, әлбәттә. Тик аларның бәясе чын кыйммәтләр бәясеннән, бәхет бәясеннән югары, өстен булырга тиеш түгел. Бүгенге цивилизация кешене бәхетле, акыллы, ипле итми. Табигый уңай кичерешләр, шатлыклар кими тора. Чишелеш таба алмаган мәсьәләләр, проблемалар арта. Без кимеп торган шатлыкларны эзлекле рәвештә ясалмалары белән алыштыра киләбез. Мәсәлән, кеше ялгызы гына үз-үзен канәгатьләндерсен өчен генә дә нинди генә җайланмалар юк. Чәчләр үрә тора. Ясалма рәхәтлек. Җәмгыять инде хәтсездән үзен спиртлы эчемлекләрсез дә күз алдына китерә алмый. Аңа тәмам чәчәк аткан наркомания өстәлде. Инде кайбер “акыллы башлар” җиңел наркотикларны рәсмиләштерү тәкъдиме белән ду кубып йөри. Наркологик бәйлелеккә комарлы уеннарга, даими күңел ачуга, телевизион “развлекуха”га, сериалларга, интернетка, даруларга булган патологик бәйлелекләр өстәлә.

Туктарга вакыт җитмәдеме?

Тыюлар булмаган, либерализм белән исергән җәмгыять эчтән череп, үлекләп, таркалып килмиме? Беркөнлек мәнфәгатьләр, беркөнлек хаҗәтләр. Күбрәк секс, бүксә тутыру, кәеф-сафа – инстинктлар тантанасы һәм эгоцентризм. Бүген күбрәк антропоцентризм дигән сүз дә кулланыла. Антропос – грекчадан, кеше, центризм – homo sapiens, ягъни аңлы дип бәяләнгән җан иясенең үз хаҗәтләрен бар нәрсәдән дә өстен куюы. Тик кая соң монда аңлылык? Комагайлык безнең аңны күптән томалаган инде. Без тормыштан барысын да алып калырга ашыгабыз. Йолкыйбыз гына. Шушы – яшәү максатына әйләндерелгән гарип аң, азгын күңел халәте безне җәһәннәмгә өстерәвен сизмибез. Безне хәтта балалар, оныклар-киләчәк буыннар язмышы, алар өлеше дә аз гына да кызыксындырмый.

Уңайлыкларның да, техник чаралар куллануның да чамасы, исәбе-саны булырга тиештер. Алдынгы илләрдә кешенең ихтыяҗлары күптән канәгатьләндерелгән инде. Артыгы ни-нәрсәгә? Без ике машинага берьюлы утыра алмыйбыз бит, берьюлы ике бүлмә дә били алмыйбыз, бер кигәндә ике костюм да киеп булмый. Ориентирларны алыштырыр вакыт җитмәдеме икән? Шул исәптән, техник прогрессны да туктатырга я ныклап торып акрынайтырга кирәкмиме?

Авыр булачак безгә.Хаталарны, гаепләрне аңлый алмаганга.Кешелек җәмгыятенә, инсанияткә һаман ипле акыл иңеп җитмәгән шул әле. Ул әле сабыйлыкта кала. Хаталар күплеге, “уенчыкларга” мөкиббән китү, ягъни куллану шаукымы, “мультикларга” яки развлекухага хирыслык шуның белән аңлатырга буладыр. Баланы туры юлга бастырырга ярый да ата-анасы бар. Ә кеше затын кем акыллы итәчәк?

Фукусима фаҗигасеннән соң АЭСлар төзү, гомумән, кирәкме, дигән сорау килеп басты. Тик вакытлы сорау бу. Кыска хәтерлеләр без. Чернобыльне оныткан төсле, берничә елдан барысы да онытылачак. “Тынычланмаган” атомнан бөтенләй баш тарту өчен бер генә түгел, берьюлы ун Фукусима (Алла сакласын!) кирәк. Йөзәргә өйрәнү өчен, мәзәктәге үрдәк кебек, артка ныклап су керә башлау кирәк шул безнең.

Сабыйлык чире генәме соң? Борынгы греклар идарәне холыксыз кешегә бирү ул – тиле кулына кылыч тоттыру, дияргә яратканнар. Әлегә безнең белән күбрәк бабаларыбыз маймыллардан калган гадәтләр идарә итә. Инстинктлар. Андый хайвани идарә белән бары тик рухи байлыкларны өстен күрү, үстерү, бөек акыл ияләре мәңгелек дип исәпләгән, алда саналган кыйммәтләр өстенлегенә кайту гына нәтиҗәле көрәшә алыр иде. Әмма дөнья бүген “материалистлар” кулында. Кешелек әле тозакта… Кылыч ботакны чәрдәкли тора…

Наил ШӘРИФУЛЛИН

  Тиле кулына кылыч тоттырсаң..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии