Агуланган милли сәясәт

Мәскәүнең Манеж мәйданында һәм Краснодар өлкәсенең Кущевский җирлегендә булган хәлләр бөтен ил халкын куркуга салып, уйланырга мәҗбүр итте. Хәтта халык әйткәнне ишетмәмешкә салыша торган ил хуҗалары да уянып киткәндәй булды.

Ныклабрак уйлап карасаң, бу хәл әле бүген генә килеп туган бәла түгел. Инде ничә еллардан бирле илнең төрле урыннарында “ – руслар өчен” дигән лозунглар белән рус милләтчеләре һәм шовинистик бәндәләр, милләтара татулыкны бетереп, рус булмаган кешеләрен үтереп йөри башлады. Хокук саклау органнарында моны милли бәрелешләр дип түгел, үзара гына чыккан сугыш итеп күрсәтергә күнектеләр.

Соңгы елларда рус булмаган, бигрәк тә халкына патша заманындагы кебек берсеннән-берсе әшәке, мәкерле законнар кабул ителә. 1990 елларда барлыкка килгән мөмкинлекләрдән файдаланып кабул ителгән суверенитетыбызның юкка чыгуы халкыбызда зур канәгатьсезлек тудыра. Безнең телгә кулай килгән латин әлифбасына күчү теләгебез дә “Ул Русиянең бөтенлегенә яный” дигән мәгънәсезлек белән тыелды.

Рус җитәкчелеге Балтыйк буе һәм элеккеге союздаш республикаларда рус теле укытулар кимегәч, тавыш-гауга чыгарып йөрсә дә, үз илендәге халыкларның телен, динен һәм гореф-гадәтләрен бетерү өстендә бик актив эшләр алып бара.

Бу тыелган гамәлләр, Русия һәм Конституцияләрендә, киресенчә, “хокуклы” дип язылган. Андый “хокуклы” дип язылган “хокуксыз” Конституцияләр белән яшәп туйган идек бит инде. Фәкать шул Конституцияләрдә язылган хокукларыбыз сакланмау аркасында, дип аталган илебезнең юкка чыгуы – күпләребез күз алдында булган хәл бит. Депутатлар, хөкүмәт һәм дәүләт җитәкчеләре мондый хәлләрдән гыйбрәт алу сәләтеннән мәхрүм ителгән кешеләрме әллә? Президентлар да Конституциянең гаранты буларак “саклармын” дип ант итеп биргән вәгъдәләрен оныта торган кешеләр булып чыкты.

Русия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары булган Жириновскийның татар халкына карата әйтелгән мыскыллы сүзләрен белмәгән татар кешесе юктыр. Шундый ук бер адәм заты – рус патриархы Кирилл да Манеж мәйданында булган хәлләрдән соң: “Русиянең күп милләтле булуы – бәла”, – дип белдерде. Русиянең күпмилләтлелеге Русия өчен бәла булгач, ул халыкларны басып алмаска кирәк иде. Алар берсе дә гариза язып кермәгән “Русия” дигән җинаятьчел илгә.

Русия Конституциясенең 14нче маддәсендә “Дини оешмалар дәүләттән аерылган”, – дип язылган. Шуңа карамастан безнең ил хуҗаларына ияреп йөрүче чиркәү әһелләренең төрле җыелышларда иң алдынгы урыннарда утырып торуын күрәбез. Кайвакытларда арткы урындыкларда безнең мөфтиләр дә күренгәләп куя.

Русиядә төрлелән-төрле фаҗигаләр булмый калган көннәр сирәк. 1994 елны Русия үз җире саналган, кечкенә генә булган Чечен халык республикасына каршы миллионлы армиясе белән сугыш башлады. Тыныч тормыш белән яши торган 100 меңләп халык үтерелде, шәһәрләр һәм авыллар җир белән тигезләп җимерелде. Русия хәрбиләре җирле халыкның котын алып торды, хатын-кызларын мыскылладылар. Хәрбиләр үзләре дә күпләп үтерелде.

Шушы вакыт эчендә законлы рәвештә сайлап куелган өч Президенты үтерелде. Мәскәү тарафыннан билгеләп куелган дүртенчесе дә озын гомерле булмады, аны да шартлаттылар.

Шул вакыттан башлап Мәскәүдә һәм Русиянең башка урыннарында тынычлык бетте. Метрода, поездларда һәм шартлатылган йортларда бер гаебе булмаган кешеләр һәлак булды.

Төньяк Кавказ республикаларында әле хәзер дә һәр көнне шартлатулар булып тора. Әле моның ахыры күренми дә. Нинди генә фаҗигале хәлләр булса да, Мәскәү Кремлендә утыручылар үз гаепләрен танып, халык алдында гафу үтенгәннәре юк. Гаепне һаман да башка халыкларга сылтыйлар.

Империя законнары бик кырыс. Ул бары тик бер генә халыкның мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эш итә. 1552 елда явыз Иван гаскәрләре Казанны басып алганда һәлак булган рус илбасарларына һәйкәл әллә кайчан куелган. Ә менә үз җирендә үз илен саклап һәлак булган сугышчыларга багышлап куелган һәйкәл юк. Кайда соң монда гаделлек дигән нәрсә?! 15 ел элек Президентыбыз М.Шәймиев карары буенча бу һәйкәлне булдыру кирәк дип табылган иде. Гадәттәгечә, татарга кирәкле берәр нәрсә эшлисе булса, күп төрле каршылыклар уйлап чыгарыла: акча юк, аны салырга кирәкле урын башкарып чыга алмаслык гамәлгә әйләнә.

Үз мәркәзебездә тыелса да, безнең халкыбызны зурлап, Польшаның Гданьск шәһәрендә татар сугышчыларына багышлап һәйкәл куйдылар. Рәхмәт аларга. Тик менә, ни өчендер, чакырулы булсалар да, безнең Татарстан хөкүмәте җитәкчеләренең берсе дә анда катнашып, Польша хөкүмәтенә рәхмәтләр әйтүне кирәк дип санамаганнармы яки һаман да Мәскәү рөхсәте булмаганмы?

Милләтара бәрелешләргә килгәндә, әйтәсе килә: аны булдырмас өчен, ни булса да эшләргә кирәктер бит?! Әйтик, Милләтара министрлык, халыкчан идеология булдыру. Моннан берничә еллар элек хөрмәтле Рамазан Абдулатыйпов Казанга килгәч, сөйләгән чыгышында хәзерге бәрелешләрнең килеп чыгасын алдан белеп: “Милләтара эшләр белән шөгыльләнүче министрлыкның булмавы Русиягә кыйммәткә төшәчәк”, – дигән иде. Дөрес сүзләр бит, тик аңа әһәмият бирүче генә булмады.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

шәһәре.

Агуланган милли сәясәт, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии