«Ак чәчәкләр» арасында «карасы» да була икән

Университетка барган чакта, кинәт кенә аягым каймыкты. Авыртудан күз алларым караңгыланып китте. Шулай аксый-туксый университетка барып җиткәндә, дәрес башланып берничә минут үткән иде инде. Урыныма килеп утырдым. Укытучыбыз хәлемне белгәч, якындагы травмпунктка барырга киңәш итте. «Анда барыбер паспорт белән полис кирәк бит. Паралар беткәч, тулай торакка кереп, шуннан китәрмен», – дим, аяк та ул кадәр сызламый иде инде. Дөресен генә әйткәндә, хастаханәгә йөрергә бер дә яратмыйм. Айсылу апа, минем каршы килүемә карамастан, шул арада якындагы травпунктның телефонын табып, анда шалтыратып, мине документларсыз гына кабул итсеннәр, дип сөйләште.

Тиз генә такси чакыртып, мине озата барган Илүсә дустым белән Габдулла Тукай урамында урнашкан травмпунктка юл тоттык. Монда керү белән үк, регистратурада утырган хатын-кызларның йөзләре «яхшылык көтмә» дип тора кебек иде. Көчкә-көчкә юллама язып бирделәр, «Озак көтәсегез була», – дип тә кисәтеп куйдылар.

Минем чират бик тиз килеп җитте. Ул кадәр үк озак көтәсе дә булмады үзе.

Табиб кеше мине бер дә сөендермәде. Гадел Кутуй урамында торганымны белгәч, «Ник монда килдең соң? Үзегезнең травмпунктка барырга иде. Мин сине карамаячакмын. Кеше болай да күп», – диде ул. Миңа бу сүзләр җитә калды, елый башладым. Аның янында утырган бер абый: «Елый бит инде», – дип тә карады, әмма табибны минем яшьләрем куркытмады, аның карары катгый иде: «Үзегез карагыз, мин карамыйм». «Әй, ярар алайса», – дип чыгып киткәнемне сизми дә калдым. Табиблар тарафыннан шундый кешелексезлеккә тап булырмын дип һич көтмәгән идем. Алар турында «Ак чәчәкләр», «Шәфкать» кебек берсеннән-берсе матур әсәрләр укып үскән кеше бит мин!

Гадел Кутуй урамындагы травмпунктта бер дигән итеп карадылар. Башта ук шунда гына барасы калган икән. Травмпункт Казанда әллә ничәү һәм аларның аерым районда урнашканын белмәгәч, шундый хәлләргә юлыктым.

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.

Комментарии