ХӘМЕР АФӘТЕННӘН КОТКАРЫГЫЗ!

ХӘМЕР АФӘТЕННӘН КОТКАРЫГЫЗ!

Улым бик каты эчә. Нишләтергә дә белмим. Андыйлар өчен тернәкләндерү үзәкләре бар, дип ишеттем, тик бәяләре – якын килерлек түгел: кайсында аена 60 мең сум, кайсында аннан да күбрәк. Фатир сатып булмый ич инде шуның өчен… Кредит та алыр идең, ләкин дәвалауның нәтиҗәсе булырмы? Халыктан ишетеп беләм: әлеге үзәкләрдә психологлар гына бар, бернинди медицина ярдәме күрсәтелми, эчкечеләр чыгуга яңадан шешәгә ябыша. Башкортстанда президентлары кеше бәласендә акча эшләүче андый «реабилитация үзәкләрен» бөтенләй тыярга кушкан икән, дөрес булса.

Эштә дә шул турыда сөйләшкән бар, хезмәттәшләрем арасында ул проблема киң таралган, бездә бит ярты шәһәр эчә. Ә бушлай, дәүләт диспансерына ышанычым бөтенләй юк: энем шунда берничә тапкыр ятып чыкты, ахыр чиктә элмәккә менде.

Земфира ханым,

Әлмәт шәһәре

Комментарии