Балык баштан бозыла

«Безнең гәҗит»нең 25нче июль санында ураза турындагы минем сорауларыма Габдулла хәзрәт шундый дөрес, аңлаешлы итеп җавап биргән, Алланың рәхмәте яусын аңа.

Мин композиторлар хакында язам әле. Күптән түгел безнең татар телеканалында Нәҗип Җиһанов һәм Сара апа Садыйкова турында бик матур тапшырулар булды. Әйе, үлгәч кенә кешене мактыйлар, сөйлиләр, ә исән вакытта нәрсә? Сара апа шундый матур, халыкчан көйләр язды. Мин дә Сара апа янына барып йөрдем. Флера Сөләйманованы да Сара апа күтәрде. Ул вакытта да композиторлар арасында да көнчелек, хөсетлек зур иде. Сара апага гел аяк чалган шикелле, кимсетеп, тәнкыйтьләделәр башка композиторлар, исемнәрен язмыйм, бар да үлеп беттеләр, урыннары оҗмахта булсын. Беренче урында Салих Сәйдәшев булды, аның «Совет Армиясе маршы» гына ни тора, яшь көе үлде ул. Сара апа да аны бик яратты, безгә гел үзе турында сөйли иде, яшьләргә дөрес, матур киңәшләр бирде.

Үзебезнең динебез турында да языйм әле. Балык баштан бозыла, диләр. Менә Мәскәү мулласы Равил Гайнетдин ничә еллар торган мәчетне сүткәндә каршы килмәгән. Шул өстәге муллаларга яраклашып, безнекеләр ни кылана? Никадәр халыкны зар елатып, алып китеп сорау алулар, бу нинди тормыш инде? Вәлиулла хәзрәт дөрес, акыллы кеше иде, ләкин бит аны авыллардан килеп үтермәгәннәр, мондагылар үтерткәндер. Ни өчен динебезне шулай мыскыл итәләр? Үтерүчене үз арасында эшләүчеләрдән эзләргә кирәк дип беләм. Мәчетләрдә дини бәйрәмнәрдә күбрәк килгән халыклар, безнекеләр бөтенләй аз анда, алар бит динебезне, телебезне юньләп белмиләр дә, мәчетләрдә гел урысча сөйләп йөриләр. Мин авылда үстем. Бабам бик белемле, акыллы кеше иде, ул динне дә, фәнне дә яхшы белә иде. Менә безгә хәзерге тормышлар ничек буласын гел сөйли, аңлата иде, тәртипсезлек, оят, әдәп качар адәм баласында, дип әйтә иде, бөтен сүзе дөрес килде. Дин турында да әйтте. Башта бервакыт дин куәтләнер, аннан муллалар, хәзрәтләр аркасында бөтенләй бетәр, диде.

Фәүзия апагыз ЗАРИПОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии