Өр-яңа «трагикомедия» – Чистайда

Мин Казан Дәүләт университетын тәмамлагач, Чистайның үзендә һәм аның Дүртөйле исемле авылында балалар укыткан идем һәм шуннан бирле мишәр дусларым белән ел саен диярлек күрешеп, кунакка йөрешеп яшибез. Авылга кайтуымның берсендә яныма авыл карты килеп утырды. Хәл-әхвәл сорашкач, мәкам белән генә сүз башлады бу:
– Менә син язучы кеше, профисер сыманрак нәстә бит инде, ягъни сүз галиме буласың. Шынысын әт әле, мыни бу «депутат» дигән сүз ка-ан килеп чыккан да, ничә һәм нинди тамырлардан тора?
Һич көтелмәгән сораудан аптырабрак калсам да, җавап бирергә тырышам:
– Депутат – сайланып җибәрелгән кеше мәгънәсендә. Бер тамырлы, латин теленнән алынма сүз, дип тә өстим бар белгәнемне. 
Әзи бәбәген кыса төшеп тыңлап торды да, кистереп әйтеп куйды:
– Юк, ылан, ничурта да тартмыйсың син галимлеккә. Язганны сүлим дисеңдер, кәгазь түзә ул. Анда ни генә язмыйлар хазер, түлке дересе генә юк... Син аның асылына кара!
«Депутат» сүзенең беренче тамыры «пута» булыр, ягъни пенселәр дә, эшләгәнеңә түләүләр дә бик кыты булыр, эчеңне кысыбрак бу, азрак ашарга туры киләчәк дигәнне аңлата. 
Икенче тамыры – «ут» аның. Син күпме аласың да, ул күпме ала? Аермасын тойсаң, җаныңа ут керер, нибуч. Мең-миллиун тапкыр артык алалар алар синнән. Кая гына куеп бетерәләрдер ул миллиардларны? Син монда җан саклау өчен кэрәшәсең... 
Өченче тамыры да бар әле аның, наняк. Анысы – «ат» булыр. Атларны аны Шәйми дә бик яратты инде... Ул аны милләтнең рухи символы буларак кадерлидер ахры. Татар белән ат бертуган сыманрак бит инде, эшләп күтенә ыштан киялми, ничә гасыр кэрәшеп, мин ирекле диялми. 
Дүртенче тамыры татар теле кебек киселгәнрәк, «татар» булырга тиеш иде дә «тата» гына булып калган. «Тат»тан соң «урыс»ны өстәп куйсаң, бик тә толерант яңа милләт – «татурыс» барлыкка килә, ди. «Депутат» сүзенә барысы да алдан уйлап тутырып куелган, кампитрга тутырылган програм кебек. Шышылар хакында алданрак уйланасы калган. Баштарак уйлаган булсам, әтә ием мин аны Фәндәскә дә, Туфанга да, Рәзилгә дә, Мөтәгалимовичка да. Юк-юк та колак салыр иделәр әле авыл галиме сүзенә. Хазерге кебек бәлки нитеп, ну... кәмә комга утырмас та иде. Ну шыл депутатларны вакытында куып таратасы калган, татар телен бетергәнче. Әнәтрәк, татар телен бетерергә дигән 309нчы закунга да шылар кул куеп җибәргәннәр ди бит Мәскәүгә. Куймасалар, киресен избат итсеннәр. Юк бит, ни «а», ни «б». Гаепләре булганга дәшмиләр, дәшәлмиләр. 
– Әзи! – дим, мин дә мишәр диалектына күчеп, тик әзием авызымны да ачтырмый:
– Туктап тор! «Депутат» сүзенең бишенче тамыры да бар, наняк. Анысы – «ута». Чукрак булсаң да, чукындырырлар, билләһи. Инде ничә дистә ел дәвамында берне сүләп, икенчене кылып, милләт җанындагы милли рухны, милли аңны утыйлар... Нәстә, син дә бер сүз дә әтә алмыйсыңмы? Язучы башыңа, «кисәләр бит» дип карап тырасыңмы... Асылыңа карасаң, син дә шыл депутат сыманрак нәстә булыр иең, тик сине халык янына бәндә тегел, Алла сайлап җибәргән. Коръән-Кәримдә шагыйрьләр сурәсе бар, депутатлар сурәсе юк, белгең кләсә. Мыный, карап-карап торам да, бик тешенеп йетмим, пус тегеләр кресло-кроватларын, миллионнарын югалтудан куркып дәшмәсеннәр, ди, ә синең бит милләтеңнән башка бетең дә юк. Синең булган талантың алардан тегел, Алладан. Бирәсең дә – аларга тегел, милләтеңә. Ник дәшмисең, сүз галиме?!
– Дәшү генә тегел, «Кычкырам» дигән шигырем дә бар, тагын ничек кычкырыйм, диярсең. 
– Мин дә шыңа абтырыйм шыл, ни язганны күрмиләр, ни кычкырганны ишетми ул депутатлар. Әллә барысы да чукрак микән аларның? Шыңа шылай уйландым да инде, шыңа шылай цыкты да инде ул «депутат» сүзенең мәгънәләре. Тик аның алтынчы мәгънәсе дә булырга кирәк.
Аңлап бетерә алмадык бит, наняк... Ни бит, кем белән сүләшкән идек, «де»не «ди» тегел микән, ди. Әгәр дә «ди» былса, икеләтә кысу, ике пута мәгънәсен бирергә мужыт, ди. Бирсә, бирмәсә, ул мәгънәне эзләп тырасы юк инде, икеләтә кысу бәбәге цыкмаган кешгә күренеп тора бит инде. Пример, син язганнарың өчен ник Русия язучыларыннан әллә ничә тапкыр ким аласың? Син алардан начаррак язасыңмы? Ул синең язганыңны укып та тырмый, Ник кирәк ул аңа? ЕГЭлары да урыс телендә генә бит. Татар урыс телендә имтихан тота урыс алдында, ә татар алдында урыс татар теле буенча имтихан тотмый, наняк. Түлке мине шынысы абтырата, киләчәктә сез соң нинди телдә язарга җыенасыз һәм кем өчен? Бар карап тырганыбыз язучылар иде, инде алар да сатылып беттеме әллә? Әт син, әт миңа, күзләремә туры карап әт!
Мин сүзсез катып калдым, чөнки агай язганга инде ышанмаганлыгын алдан ук әйтеп куйды һәм ул күзләрен кыса төшеп, күзләремә карап, җавап көтә. Шулчак сискәнеп киттем, ил агасы яшендәге олпат ир кешенең яңаклары буйлап яшь бөртекләре тәгәри иде. 
Ни әйтсәм дә, агайны ышандыра алмас идем, чөнки китергән һәр дәлилемә аның инде каршы дәлилләре әзер һәм ул аларның үз авылларындагыларына бармагы белән генә төртеп күрсәтә торды. Инде мин дә «ышанма күргән күзеңә, ышан әйткән сүземә» дип, депутатланырга тотына алмый идем бит. 
«Сүз галиме сыманрак» булсам да, дәшмәдем, тик уйлап куйдым: милләтең алдында телең кыска, йөзең кара дигән сүз түгелме соң бу? Уйларымны укыгандай, агай тагын әйтеп куйды:
– Сүз галиме тегел, түз галименә әверелеп барасыз шыл, тик ни хакына, файдасы тимәгәч халкыңа... 
Мин дә чигәләрем буйлап тәгәрәгән яшьләремне агайдан яшерергә тырышып, читкәрәк борылдым. Агай исә минем иелгән башыма үзенең иңен китереп куйды да:
– Елама, ылан, безнең хәлләр елаудан узган... – дип, сак кына аркамнан какты. 
Шулчак, көтмәгәндә безгә пычрак чәчтереп, әллә ниткән җиңел автомобиль узып китте. 
– Шы-ла-а-й-й... – дип сузды агай, чал сакалын сыйпап һәм киткән машина ягына карап әйтеп куйды: – Крутой машиналар крутой поворотларда да тизлекләрен киметеп тормыйлар, күрше авылда депутат белән очрашу була икән дигәннәрие аны... 
 

Нәҗибә САФИНА,
Казан шәһәре

Комментарии