Күңелләрдә сакланыр

Күңелләрдә сакланыр

Тап төшермәбез беркайчан

Авылым исеменә.

Таш киссәк тә, тау кичсәк тә,

Кайтырбыз Ташкичүгә.

Шушы җыры белән дә «Бәкер» шифаханәсенең баш табибы, Арча районы Ташкичү авылы егете Фаяз Ибраһим улы Ибраһимов Ташкичү авылы халкының күңелләрендә мәңге сакланыр. Фаяз Ибраһим улының җыр сүзләрен туган авылына керү юлында зур банерга язып куйганнар иде.

«Кайтырбыз Ташкичүгә…» Кайтты Фаяз, мәңгелеккә кайтты. Онытылмас моң, сүрелмәс җылылык, кешелеклелекнең якты үрнәге булып, үз авылына, үз туфрагына, әтисе Ибраһим, әнисе Гафифә янына кайтты.

20нче май көнне Ташкичү авылы мәдәният йортында бу дөньядан вакытсыз киткән Фаяз Ибраһим улын искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәгә әзерлек эшләре май башларында ук башланды: аның турында күп кенә материаллар тупланды, фотокүргәзмәләр, китаплар куелды, кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә Фаязның хатыны Фирдәлия, уллары Марат һәм Алмаз, кызы Гөлназ белән кияве Илдар, киленнәре, оныклары, туганнары, дуслары кайткан иде. Кичәне «Бәкер» шифаханәсенең мәдәният йорты хезмәткәрләре Раил Гыйззәтуллин һәм Миләүшә Мусина алып барды.

Менә сәхнә пәрдәсе ачылды. Анда баш табибның зурайтылган фотосурәте эленеп куелган. Йөзендә ягымлы елмаю, гүя кояш нурлары иңгән. Мәһабәт буй-сын, күзләреннән илаһи җылылык бөркелә. Иреннәре исә «мин исән, тагын сезнең янга кайттым», дип әйтә кебек. Моңсу музыка астында экранда Фаязның балачагы, үсмер һәм яшьлек, студент һәм хезмәт еллары берсе артыннан берсе чагылдырылып барылды. Менә Ташкичү авылы – аның дөньяга килгән урыны, табигатьнең гаять бай, гүзәл урыннарының берсе. Шушы авылның гади кешеләре Ибраһим белән Гафифә апалар гаиләсендә үсә Фаяз. Гаиләдә биш бала: Фатих, Фәрит, Фоат, Әнисә һәм төпчекләре Фаяз. Авылда иң абруйлы гаиләләрнең берсе. Балаларында хезмәткә мәхәббәт, кушкан эшкә карата җаваплылык, кешелеклелек, игелеклелек, кешеләрне ярату кебек сыйфатларны тәрбиялиләр. Авыл җирендә Фаязның балачагы хезмәт белән бәйле була. Мәктәптә дә яхшы укуы, үрнәк тәртибе белән аерылып тора. Мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина институтына укырга керә, аннан стоматолог белгечлеге алып чыга. Соңгы курста өйләнә, тормыш юлдашы итеп Ташкичүгә укытырга килгән Фирдәлияне сайлый. Уллары Марат тугач, ике яшь белгеч юллама белән Лениногорск районына эшкә китәләр. Фирдәлия мәктәпкә урнаша, Фаяз Шөгер участок больницасында стоматолог булып эшли башлый. Бераздан аны баш табиб итеп билгелиләр. 1984-1994нче елларда баш табиб булып эшләп, халыкның ихтирамын казана. Фаязның көчле оештыру сәләтен күреп, 1994нче елдан «Бәкер» шифаханәсенә баш табиб итеп күчерәләр. «Бәкер» шифаханәсе аның бөтен тормыш максатына әверелә. 20 ел эшләү дәверендә Фаяз Ибраһим улы шифаханәне дәвалау өчен искиткеч шартлар тудырылган, квалификацияле медицина кадрлары белән тәэмин ителгән, иң алдынгы методларны кулланып, диагностика, профилактика, алдынгы дәвалау-сәламәтләндерү үзәгенә әйләндерә. Шифаханәне үстерү, төзү, яхшырту буенча бик күп эш башкара. Су-ләм белән дәвалау, йокы корпуслары, җылы коридорлар, электрон китапханә, компьютер-мәгълүмат үзәге, музей комплекслары ачыла. Сәламәтләндерү хезмәтләренең исемлегенә тагын биш чыганак өстәлә: «Нафтуся» минерал суы, «Мацеста» утлы суы, «Сихәт чишмәсе» күкертле-водородлы су, «Зәңгәр балчык».

«Бәкер» шифаханәсенең визит карточкалары булып төрле бәйрәмнәр тора: «Бишек көне», «Байбак көне», «Бәкер суы көне», «Кышкы әкият», «Язны каршылау», Сабантуй, авторалли… Шулай ук минизоопарк, пар аккошлы искиткеч күл, шугалаклар, тау чаңгысы трассасы, Мәхәббәт тавы – һәммәсе дә Фаяз Ибраһим улының иҗат җимешләре. Аның эшләрен санап бетерерлек түгел. Фаязның эшчәнлеге турында сөйләп, балалары Марат, Алмаз, Гөлназ әтиләре белән горурлану хисләрен яшермәделәр. Фаяз Ибраһимов – үз эшен оста башкаручы гына түгел, җәмгыятебезнең киләчәге өчен янып-көеп яшәүче кеше иде. «Татарстанның атказанган табибы», «Русиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» һәм бик күп бүләкләргә ия булган Фаяз Ибраһим улының хезмәте бәяләп бетергесез. Раил белән Миләүшәнең чыгышлары Ташкичү халкын сокландырды, бик яхшы әзерлек белән килгәннәр иде. Җырлары белән дә сөендерделәр: Фаяз белән Фирдәлиянең парлап җырлаган «Исеңдәме, иркәм, таныштык без икәү…» җырын башкарганда ирексездән күзләр яшьләнде.

Фаязны авылдашлары тирән ихтирам белән искә алды. Чыңгыз Мәхмүтов, Газиз Маликов, Сания Ибраһимова һ.б.лар балачак хатирәләрен яңарттылар, авыл халкына, мәчеткә күрсәткән игелекле гамәлләре өчен тирән рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Менә сәхнәдә Фаязның дәвамчысы, «Бәкер» шифаханәсенең яңа табибы Марат Ибраһимов: «Әтинең эшен дәвам итәргә ризалык бирү минем өчен бик катлаулы булды. Әти кебек көчле җитәкчедән соң эшләп китү җиңел булмады. Көн саен әтидән «киңәш» сорыйм. «Бәкер» шифаханәсе үзе бер дәүләт кебек. Аның үз җире, милке, үз байлыгы бар. Һәм ул – иң демократик дәүләт. Бирегә Русиянең төрле почмакларыннан дистәләрчә халык вәкилләре ял итәргә килә. Әтинең 2033нче елга кадәр шифаханәнең үсеш программасын тормышка ашыру, шифаханәнең данын саклау өчен, җитәкче буларак, бөтен көчемне куеп тырышачакмын. Барысы да яхшы булыр дип ышанам».

Фирдәлия ханым үзенең чыгышында авылдашларына рәхмәт хисләрен белдерде. Үзенең Ташкичү авылына укытырга килүе, Фаяз белән үткәргән яшьлек хатирәләрен, гаилә корып Шөгергә китүләре, гаиләнең пар канатлы чоры, балаларның әтиле, оныкларның яраткан бабайлы вакытлары турында сагынып сөйләде. Фаязның яхшы әти, игелекле ир, гаҗәеп кеше икәнлеген, үз эшен җаны-тәне белән яратуын, үз иленең чын патриоты булуын искә алды.

Кичәдә Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров һәм Люция Мусинаның катнашуы аеруча ямь, мәгънә бирде. Рөстәмнең Фаяз сүзләренә язылган «Ташкичүем» җырын башкарганда ирексездән йөрәкләрдә Фаязны сагыну, юксыну хисләре яңарды. Кеше китә – җыры кала, диләр. Җыр булып, Марат белән Эльвираның Диләрәсе, Динәсе, Данияры, Гөлназ белән Илдарның Дамиры, Мәдинәсе, Алмаз белән Лиянең Чыңгызы, Мәликәсе кала. Балаларының бергәләп башкарган җырында әтиләренә рәхмәт хисләре агыла:

Рәхмәт сиңа, әти, күңелемдә

Саклап йөртәм һәрбер сүзеңне.

Әгәр сайлап булса әтиләрне,

Сайлар идек барыбер сине.

Рузалия ИБРАҺИМ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Комментарии