- 05.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
(Республикабызның берничә районында ял итеп кайткан балалар белән сөйләшкәч туган фикерләр.)
Сүзем ел әйләнәсе эшләп килүче мәктәп яны лагерьлары турында түгел, ә менә җәй айларында балаларны ял иттереп алучы стационар лагерьлар хакында. Республикада андый төр ял итү урыннары шактый. Күбесе (бәлки, язулар буенча барысы да!) һәр сезонда яхшы гына эшләп, балаларга күңелле һәм истә калырлык ял тәкъдим итәдер. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына бирелгән мәгълүматлар шуны раслый. Ә чынлыкта шулаймы соң? Бу сорауга министрлык төгәл генә җавап бирә алмаячак. Чөнки республикада урнашкан меңәрләгән лагерьларга чыгып, реаль контрольлек итү мөмкин түгел. 3 ай буена эшләп килгән ял итү базаларының күпчелегендә Казаннан килеп бер генә тикшерү дә уздырылмый. Ә бит урыннарда законнарны, гади генә тәртипләрне бозу очраклары шактый. Казан чиновникларына алары кирәк түгел, бары тик язулар гына тәртиптә булсын! Әйдәгез, бергәләп республикада урнашкан кайбер лагерьларда күзәтелергә мөмкин булган кимчелекләрне барлыйк. Бәлки, мин хаклы да түгелдер, шулай да, ата-ана буларак, балама андый лагерьга юллама алмас идем.
Беренчедән, штат буенча тупланган барлык эшчеләрне барлыйк. Әлбәттә, документлар буенча тиешле 20-25… хезмәткәр тупланган. Техник хезмәткәрләр белән дә тәртип, ә менә тәрбиячеләргә аерым тукталмый мөмкин түгел. Әйтик, эшләргә тиешле 10 тәрбияче урынына 6-7се генә бу функцияне башкара. Ничек итепме?! Бик гади: шул ук лагерь җитәкчесе урынбасары да, музыкаль җитәкче дә, физкультура һәм йөзү серләренә өйрәтүче инструкторлар да – тәрбияче ролен башкара. Ә документлар буенча аларның туганнары, дуслары, хатыны, ире эшкә алынган! Әлбәттә, Казаннан килеп, чынбарлыктагы тәрбиячеләр санын кәгазьдәгесе белән чагыштырмыйлар. Мин үзем берничә ел лагерьда эшләгән кеше буларак (хәтта җитәкче буларак та), мондый җавапсызлыкка исем китә! Берничә вазифаны берьюлы башкаручы тәрбияче ничек балалар белән иркенләп эшли алсын?! Ул үзенең төп эшен башкарган вакытта, билгеле, балалар үз ирегендә теләсә нәрсә эшләргә мөмкин.
Икенчедән, бернинди дә педагогик белеме булмаган студентларның тәрбияче булып килеп урнашуы да юк түгел. Мин, гомумән, хәтта педагогик югары уку йортларында укучы студентларны да тәрбияче буларак кабул итүгә каршы. Алар бит балалар белән эшләп карамаган, укучыларның психологиясен белми. Әле мәктәпләрдә 5-10 ел эшләп тә, тәҗрибә ел саен арта гына бара. Бәлки, шулай ук ул студент-тәрбиячеләр урынында документта башка кеше, әйтик, әнисе торадыр?!
Өченчедән, бернинди дә педагогик белеме булмаган методистларны лагерь җитәкчесе итеп билгеләү дә аңлашылып бетми! Җитәкченең югары педагогик белеме дә булырга тиештер. Юкса ул, эшчеләр психологиясен дә, балалар белән эшләү серләрен дә, аларның үзенчәлекләрен дә аңламаска мөмкин. Әле ул җитәкченең биредә төп эшеннән азат ителми генә билгеләнгән очраклары да шактый. Шуңа күрә лагерьларның күбесендә җитәкчене көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Ул төп вазифасын шәһәрдә (үз бүлмәсендә) башкара, хисаплар яза, халык белән эшли, ә лагерь белән бары тик телефон аша гына идарә итә. Биредә дә мин мондый җитәкчелеккә каршы! Районнарда бер генә дә педагог юкмы әллә?!
Дүртенчедән, ашханәләрдәге җитешсезлекләр. Балаларга биреләсе ашлар тиешле дәрәҗәдә түгел. Порцияләр тиешле граммнарда бирелми. Продукциянең күпме килүе һәм күпме сарыф ителүе тикшерелми. Смена уртасында һәм азагында чагыштыру (ревизия) уздырылмый. Гомумән, ашханәләрдә контроль бөтенләй юк.
Бу һәм башка бик күп вак-төяк проблемалардан чыгу юлы бик гади: районнарда лагерьларда халык контроле булдырырга кирәк. Биредә дә бик җаваплы караш таләп ителә. Теләсә кемне бу эшкә дә куярга ярамый. Хакимият кешесе, лагерь җитәкчеләре һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм оешмалары туганнары да эләгергә тиеш түгел бирегә. Казан шәһәренә чакырылып, контрольлек итүче шәхес белән махсус әңгәмә уздыру да урынлы булыр иде.
Казан шәһәреннән кәгазь һәм телефон буенча идарә иткәнче, мондый алым күпкә отышлы булыр дип саныйм. Бу контроль кемнедер эшеннән азат итү, штрафлар салу өчен дә түгел, ә бары тик балаларга тиешле, тулы, куркыныч булмаган ял тәкъдим итү өчен бик кирәк!
P.S. Әлеге материал министрлыкта эшләүче А.Р.Шәрәпов, Х.Х Шәйхетдинов, А.С.Кондратьев, С.Е.Ивановка барып ирешсә, яхшы булыр иде.
Хәлим ӘЛИМОВ.
Комментарии