Кая бара бу дөнья?

Кая бара бу дөнья?

Буада туып-үскән һәм анда урта белем алган кеше буларак, шундагы хәлләргә битараф кала алмыйм. Буа искә төшкән саен, җан әрни. Әлхәмдүлилләһ, хаклыкны әйтә торган шундый газета бар. Исән-имин генә булсыннар.

Элеккеге хакимият башлыгыбыз Әбүзәров дигән кеше шактый эшләр башкарган икән. Буага кергәндә, «Часовня» ачтырган, «Буинск» дип яздырган, ике мәчетле урамны Ефремов дип атаган (элек Интернациональ урамы иде). Югыйсә, шул урамдагы «Нургали» мәдрәсәсендә күренекле галим, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи 1894нче елларда укый. 1898нче елдан алып 1903нче елга кадәр мәдрәсәдә тарих фәнен укыта, беренче китапларын яза. Үзебезнең татар галимебез Һади Атласи исеме бирелсә, нинди яхшы булыр иде. Кая инде түрәләргә тарихны белергә! Буада бердәнбер татар исемле урам – Вахитов урамы. Ярты Буа немец фамилиясе белән аталган, рус, чуаш дисеңме. Тик татар гына түгел: Жоресса, Космовскийлар һәм башкалар. Кем булгандыр, аларны белгән кеше юк. Буа халкы битараф, шундый куштаннарны түрә итеп куялар да, ә алары берсеннән-берсе ишеккә сыймаслык булып, симерәләр, байыйлар. Балаларын, туганнарын баеталар да китеп баралар.

Берничә ел элек: «Буага Әбүзәров дигән кешене куйдылар», – дигәч, «Мин белгән Әбүзәровның улымы икән әллә?» – дип өметләнгән идем. Үзем 1945-54нче елларда Буаның Вахитов мәктәбендә укыдым. 8-10нчы сыйныфларда 3 параллель сыйныф булып, тирә-як авыллардан килеп укыдылар. Ул заманнарда бик тырыш, тыйнак балалар идек. 10нчы сыйныфта Чәчкаб авылыннан Рәшит Әхмәт, Кильдураздан Әбүзәров Фәрит укыдылар. Икесе дә бер партада утырдылар.

Юк шул, мин белгән Әбүзәровның улы булмаган. 1993нче елда очрашканда сыйныфташларым татар мәктәбен тәмамлауга карамастан, барысы да диярлек югары белем алганнар, күбесе Казанда урнашканнар. «Безнең гәҗит»не укучылар булса, миннән сәлам булып барсын.

Инде менә гомерләр дә үтеп китте. «Аккан судай гомер узды, узганын да сизмәдем», – дияргә генә кала. Хәзер Ахирәтне кайгыртырга кирәк, ничек Аллаһ Тәгалә каршысына барырга да, нинди балалар, нинди оныклар калдырабыз дип уйларга, борчылырга гына калды.

Бездә бөтен нәрсә «показухага» гына корылган. Казанның астын-өскә китергән Универсиадага әзерлек булды. Кредитка бату, процентлар алу. Кредитка алу – зур гөнаһ, халыкны бөлгенлеккә төшерә. Гөнаһ булса булсын, әмма Мәскәү кушканча булсын.

Аллаһ Тәгалә биргән байлыкларны исраф итеп, пирамидалар төзү дисеңме, Шәһри Болгарга 12 метрлы шайтан һәйкәлләре куеп, музей ясау дисеңме? Ул 8 метрлы Коръәнне кем укыр да, кем гамәл кылыр?

Ә халык зар елый, бөтен нәрсәгә бәяләр артканнан-арта бара, фатирга түләү бәяләрен әйтеп бетереп булмый. Шундый хәлләр бары Татарстанда гына бара, бу тәмам бөлгенлеккә төшерү өчен эшләнгән. Удмуртиядә дә, Мордовиядә дә, Башкортстанда да тыныч кына яшәп яталар, ә безнекеләргә «показуха» кирәк, яраклашуга корылганнар. Иван Грозный вакытында да куштаннар булган, шуңа җиңелгәнбездер. Швейцариядә Универсиадага каршы чыкканнар.

Президент кирәк дибез, президент булды ни дә, губернатор булды ни? Аллаһтан курыкмый торган президентның булуыннан ни файда? Төрмәләрне мөселманнар белән тутырдылар, әле һаман да дәвам итә, мәчетләрне ябалар, дингә бер уенчык итеп кенә карыйлар. Мәскәү кушканча спектакль ясыйлар, нигә кирәк шундый президентлар… Аллаһ Тәгаләнең ләгънәтеннән курыкмаганнар. Беркөнне Казанны астын-өскә әйләндереп куйса да Аллаһның кодрәтендә. Әлхәмдүлилләһ, ярый мөселманнар бар, шулар аркасында Аллаһ яшәтәдер.

Аллаһ ризалыгы өчен язуым, хәерле нәтиҗәләре булсын.

Әминә ХӘСӘН.

Чаллы шәһәре.

Комментарии