Тиражлары зур, авторлары күп

Соңгы елларда төрле исемдәге газета-журналлар барлыкка килде. Шулар арасында бюджет хисабында булган хөкүмәт газеталары һәм бәйсез булган, үз хисапларына көн күрүчеләр дә шактый.

Бюджет акчасына чыгарыла торган зур форматтагы газеталарда тәнкыйть сүзләре язылган мәкаләләрнең чамалы булуын аңларга була үзе. Хөкүмәт акчасына чыгарылган газетада хөкүмәтне тәнкыйтьләп язу уңайлы түгел бит инде. Шулай да халыкка хезмәт итүче газета буларак, гаделсезлекләр белән көрәшеп язылган тәнкыйть мәкаләләре бастырылса, газетаның абруе да зуррак һәм гаделсезлекләрне бетерү өчен файдасы да булыр иде.

Мин үзем кыю мәкаләләре белән халык ихтирамын, халык мәхәббәтен яулаган «Безнең гәҗит»не, урыс телендә чыгарылса да, безнең милләтебезнең мәнфәгатьләрен яклап язучы (мөхәррире Рәшит Әхмәтов) «Звезда Поволжья» газетасын яратып укыйм.

«Безнең гәҗит» турында аерым тукталам. Бу газетаның баш мәкаләсен һәрвакыт Илфат әфәнде үзе язып, дөньядагы хәлләр белән таныштырып бара. Бик кыю журналистлар Айгөл Закирова, Фәнзилә Мостафина, Мансур Хафиз язмаларын, Алсу ханым кулы аша үткән мәкаләләрне яратып укыйм. Аларга бәйләнеп, берәр төрле әшәкелекләр эшләмәсеннәр иде дип куркып та куям әле. Аларны күрәсем килеп, ара-тирә баргалап та кайткалыйм. Бик зур рәхмәт, якты чырай белән каршы алалар, вакытыбыз юк дип тормыйлар, чәйләр куеп, тормыш-хәлләребезне сорашалар. Шушы редакциядә эшләүче берничә генә журналист нинди газета чыгарып ята. Болар хөкүмәт газетасындагылар кебек әзергә-бәзер булып утырмыйлар. Хөкүмәт ярдәменнән башка, үз көннәрен үзләре күреп, Илфат әфәнденең элеккеге шәхси йортын үзләренең редакциясе итеп кулланалар. Бу редакциядә төрледән-төрле бүлекләр дә, баш редакторны йөртүче шоферлы машиналар да юк.

Аның каравы, «Безнең гәҗит»нең зур тиражы, яраткан укучылары, ераклардан торып язучы авторлары бар!

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии