- 05.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №9 (2 март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Апас районы, Каратун станциясендә почта элемтәсе эшчәнлеге– халыкны борчыган мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Бу җирлектә яшәүчеләрнең күп өлеше даими рәвештә газета-журналларга язылып тора. Тик менә 2015нче елның август башыннан бирле Чапай, Мәктәп, Энгельс, Химиклар, Магистраль һ.б. урамнарда яшәүчеләрнең газеталары үзләренә килеп ирешми. Июль ахырында шушы урамнарның почтальоны эштән киткәч, аның урынына алмаш табылмаган. Гаҗәп тә түгел, 5-6 мең сум хезмәт хакына берәүнең дә җил-яңгыр, кар-буранда йөрисе килми шул. Менә шуннан бирле почтальонсыз калган урамнарда яшәүчеләр үзләре барып, почта бүлегеннән газета-журнал, түләү кәгазьләре, посылка, хатларын алып йөрергә мәҗбүр була. Хәер, күпмедер вакыт узгач,көндәлек матбугатның, хат-хәбәрләрнең ияләренә бөтенләй килеп ирешмәве беркемне дә гаҗәпләндерми башлый. Үзләре почтага барып, газеталарын алып кайтып йөрү белән килешкән халык тагын бер күңелсезлеккә тап була. Август ахырында почта бүлеге җитәкчесе дә өч ел җыелган отпускка китә. Менә шул көннән инде бөтенләй дә тәртип югала. Почтада башка урамнарның почтальоннары гына кала. Ә алар исә иртәнге якта почта килеп җитүгә, аларны таратырга чыгып китә. Почта бүлегенә йозак эленә. Үзләре килеп газеталарын алырга ризалашкан кешеләр инде бикле ишеккә генә тап була башлый. Кайберләре иртәдән почта килеп җиткәнче үк барып, атна буена җыелган газеталарын алырга мәҗбүр була. Эшләр шулай бара торгач, әкренләп газета-журналлар саны җитми башлый. Ничек җитсен соң ул, почтада шундый тәртипсезлек урнашкач?! Почтальонсыз калган урамнарда яшәүчеләрнең газета-журналларын, хатларын, түләү кәгазьләрен кергән теләсә кем алып чыгып китә алырлык җиргә куйганнар. Имеш, язылган кешеләр үзләренә тиешлесен алалар, кеше башы катырып, минем шул-шул газетаны бирегез әле, дип аптырыйсы булмый икән. Эшне җиңеләйткәннәр җиңеләйтүен дә… Мин менә бу гәҗиткә язылган идем, ә менә мин монысына, дип, почтага кергән кешеләрнең күңеле теләгәнне алып чыгып китә торгач, тавыш-гауга да чыга. Кемнәрдер эшләп алган акчаларына языла һәм бернәрсәсез кала, ә кемдер язылмый гына бушка газета укый булып чыга. Кемнәрнеңдер бик мөһим хатлары шунда ята, аларга да теләсә кемнең кулы төшәргә мөмкин. Почта хезмәткәрләренең җавапсызлыгы менә бу урында ачык чагыла. «Коммуналь хезмәтләр өчен аз гына соңга калып түләсәң дә ярамый бит. Газ, ут, элемтә бирүне туктатабыз дип, тиз арада хәбәр салалар. Ә түләү кәгазьләрен китерүче юк, без олы кешеләр, үзебезгә йөрергә бик авыр», –дип зарларын ирештерде бер өлкән яшьтәге апа. «Меңәр сумга төшеп язылган гәҗитләребезне күрми дә калабыз, мондый хәлнең булганы юк иде әле Каратунда. Киләсе яртыеллыкка бер гәҗиткә дә язылмыйбыз, язылып та күрмәдек. Хатларыбыз да вакытында килми, хәтта пенсияләребезне дә китерүче юк», – дип, ачуларын белдерүчеләр дә булды.
Чарасызлыктан шушы юлга баскан Каратун почтасы бу хәлләрдән соң язылучыларсыз калмасмы? Минемчә, берәүнең дә хәләл акчасын җилгә очырасы килмәс, авыл халкының бигрәк тә. 2015нче елның октябрь азагында тираж кимүдән куркыпмы, Апас районы газетасы сайтында белдерү барлыкка килгән иде. Анда каратунлыларны, район газетасы «Йолдыз»га ташламалы бәядән дүшәмбе көннәрендә киләсе яртыеллыкка язылу өчен, Каратун урта мәктәбе бинасына чакыралар. Ә газеталарны һәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә шушы ук бинадан үзләренә килеп аласы булуын да искәртеп үтәләр. Бу белдерүне укыгач, Каратун почтасында әле тиз генә тәртип урнашасы түгел икән, дигән фикер туды. Каратун халкы һаман да ачылганын көтеп, почта юлын таптармы? Сораулар күп, тик җавап бирергә генә теләүче юк. Апас почта бүлеге җитәкчесе белән күпме генә элемтәгә керергә тырышып карасак та, нәтиҗәсез. Әллә эш урынында бөтенләй булмыйлар, әллә телефонны махсус рәвештә алмыйлар, анысы да безнең өчен сорау булып калды. Каратун почта бүлеге җитәкчесе белән сөйләшүебез бөтенләй шаккаттырды. «Каратун халкы почтальонсыз калса да, газета-журналларны вакытында биреп бардык, бер дә калдырмадык, үзебез тараттык», – дип кат-кат кабатлады ул. Бу сүзләргә ышансаң, Каратунда почта белән бәйле проблемалар булмаган да, дип уйларга мөмкин. Халыкның үзе барып та, бикле ишеккә тап булуларын искә алганда, ничек итеп газета-журналлар вакытында биреп барылган икән? Сорауга исә почта җитәкчесе, үз сүзләрендә үзе буталып: «Өч ай отпускта булдым, шул вакытта почта ябык торды, барыбер эшләделәр, таратмыйча тормадылар», – дип белдерде.
Ни генә булса да, бүгенге алга киткән заманда, Апас районының почта элемтәсе тармагының эшеннән зарлану, тәнкыйть һәм ризасызлык сүзләре ишетүматур күренеш түгел.
P.S. Язманы әзерләгәндә, ниһаять, алты ай вакыт узгач, почтальон табылган дигән хәбәр алган идек. Ул 2нче февральдә беренче эш көненә чыккан. Тик бер көн эшләгәннән соң, башка эшләмәячәген белдергән. Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәр?
ГҮЗӘЛИЯ,
Апас районы
РЕДАКЦИЯДӘН: кызганычка, почта бүген бик яман эшли. Татарстан почтасын Русиянекенә кушканнан соң башланды бу. Почтадагы бар реформа татар авылларында да телефон аша «Почта России слушает» дип җаваплауга гына кайтып кала. Ник болай дигәч, кайчагында махсус шалтыратып нинди телдә эндәшүләрен тикшерәләр икән… Бу язмага аңлатманы Татарстан почтасыннан да сораячакбыз.

Комментарии