Үтемле партия сүзе

Тагын бер ел узып китте. Җәй коры килү сәбәпле, уңышлар да мактанырлык булмады. Икмәк ике мәртәбә аз җыелды дип хисап бирделәр. Советлар чорында нык әһәмият бирү сәбәпле, мелиорация системасы уңышлы гына эшләп килде. Хәзер мелиорация системасының кирәклеген аңладылар да, җимерелгәнне, урланганны кире торгызу бик авыр шул. 
Шул мелиорация белән бәйле булган вакыйгаларны искә алмакчы булам. 1982нче елда мине райкомга чакырып, элеккеге эш урыныннан характеристика алып, зур булмаган мелиорация оешмасына җитәкче итеп куйдылар. Оешмабыз шактый гына уңышлы эшли иде. Чираттагы сайлау компаниясе башланган вакыт. Һәр атнаның дүшәмбесендә була торган җыелышта сайлаулар турында сөйләп, мине бастырып, ни өчен плакатлар эленмәгән, дигән сорау куелды. Мин, булыр, эшләрбез, дип җавап бирдем. Райкомның Беренче секретаре Р. С. Хәмәдиев: «Партийныймы?» – дип сорады. Мин «партиядә түгел», диюгә, «подобрать партийного» дигән команда бирде. Райком инструкторлары оешмаларда булып, плакатларны барлап чыккан булганнар икән. Эш белән ул онытылган да иде. Берникадәр вакыттан соң төп конторабыз булган Алабугадан «нәрсә булды анда», дип шалтыраттылар. Ничек булганын аңлатып бирдем. Шалтыратуның сәбәбе: минем урынга райком кеше җибәргән икән. Алар аны кире борып кайтарганнар. Шуннан соң ул кандидат белән мине райкомга чакырып, җитәкче итеп шул кешене билгеләделәр. Ул вакытларда партия ни әйтсә, шул эшләнде. Төп эшемнең нәтиҗәләре белән кызыксынучы да булмады. Ел нәтиҗәләре буенча Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән идем, юкса. 
Әмма мин моңа бер дә кайгырмадым. Ни өчен дигәндә, ул вакытларда сөт, ит планнары беренче игътибар үзәгендә булып, район җитәкчеләрен ял көннәрендә колхозларга йөрттеләр. Минем өчен гаиләм беренче урында торды, ял көннәрендә бергә булу әһәмиятлерәк һәм авылга әти-әниләргә кайтып булышу да мөһим иде. 
Менә тагын сайлау алды агитацияләре башланачак. Кемнәрне сайларга дигән сорау бирсәк тә, күп кеше «ул сайланган инде» дип җавап бирә. Хәзер дә партия ни әйтә, шул була дигән принцип белән эшләнә шул. 
Хәниф ГӘРӘЕВ,
Минзәлә шәһәре 

Комментарии