Дөрес юнәлеш түгел

Дөрес юнәлеш түгел

Әлеге көндә Башкортстанда ит, сөт җитештерү өчен берничә дистә зур терлекчелек комплекслары төзү күздә тотыла, аларның берничәсе төзелә дә башлаган инде. Мәсәлән, Федоровка районында Италия фермасы «Кремомини» катнашлыгында елына 9 мең баш мөгезле эре терлек симертү комплексы (аның куәтен 21 мең башка җиткерү каралган), Благовар районында 120 мең баш дуңгыз симертү, Бишбүләк районында «Эко Нива Холдинг» компаниясе 6 мең, Ярмәкәй районында 3,5 мең баш савым сыеры асрарлык комплекслар төзелә башлаган. СССР таркалганчы да илебездә зур терлекчелек комплекслары төзү бара иде. Узган гасырның 50- 60нчы елларында Н.С. Хрущевның: «Крестьянга сыер түгел, ә аның сөте, ите кирәк. Ул продукцияләрне зур комплексларда җитештереп, аларны авыл халкына таратып чыгарга мөмкин. Ә крестьян, өендә яхшы ял итеп, колхоз-совхоз эшләрендә зур нәтиҗәләргә ирешәчәк», – дигән сүзләре әле дә булса хәтеремдә. Ул чорда Уфа районындагы Юматовода 14 мең баш, Чишмә районы «Луч» колхозында 20 мең баш мөгезле эре терлек симертү, Бакалы районындагы «Ново-Матинский», Кырмыскалы районы «Карламан» совхозларында 50шәр меңнән артык баш дуңгыз үрчетү һәм симертү, Дуван районы «Россия» колхозында 800 баш савым сыеры асралган комплекслар төзелде һәм эшләп килде. Нигә соң алар бүген барысы да үз эшләрен туктаткан һәм юкка чыккан? Мондый кызганыч хәлгә калуның төп сәбәбе – авыл тармагын белмәгән, крестьянның үз продукциясен ябык түбә астында үстермәгәнен, аның эш нәтиҗәсенә табигый шартлар зур йогынты ясаганын да аңламаган Б.Н Ельцин җитәкчелегендә Русиянең югары властена килгән «яңа реформаторлар» гаепле. Алар Карл Маркс хезмәтендә капиталистик җәмгыятьтә җитештергән товарга кирәкле бәяне базар үзе урнаштыра дигән фикерне авыл хуҗалыгы тармагына да кагыла, дип уйладылар. Кызганычка, хәзерге Русия җитәкчеләре дә шул юнәлешне алып бара. Авыл халкы җитештереп саткан продукциягә бәяләр бик түбән булып кала. Мәсәлән, соңгы 25 ел эчендә 1 литр дизель ягулыгының бәясе 1,5 сумнан 45кә чаклы күтәрелде. Ә 1 кг арышны 2,5-4 сумга сатып алалар. Кибетләрдә ел әйләнәсенә 1 литр сөтне 45 – 50, матур итеп төрелгән 300 грамм арыш икмәген 30-35 сумга саталар. Шул ук вакытта бәләкәй фермер, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөткә җәйге чорда литрына 10-12 сум бәя тәкъдим итәләр. Шуңа да авылда берсе дә мөгезле эре терлек тотарга теләми. Чөнки аны асраудан зыян гына күргәч, авыл кешесе: «Сыер караганчы, миңа бер савым кәҗәсе, 3-4 тавык тоту күбрәк файда китерә», – дип фараз кыла. Бер очрашканда, мин Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләгән чорда Макан совхозының Воздвиженка бүлекчәсен җитәкләгән Анатолий Лоскутов менә ниләр сөйләде: «Табигать шартлары уңай килеп, бөртекле культуралардан мул уңыш җыйсак, аны кая, кемгә сатарга белмибез. Төрле «перекупщик»лар безнең продукциягә шундый бәя тәкъдим итәләр – ул безнең иген үстерү өчен тотылган туры чыгымнарны да каплый алмый. Киләчәктә мин иген культуралары җитештерү эшен ташлыйм».

Авыл хуҗалыгы тармагының үзенчәлеген аңламаган, анда яшәгән халыкның тормышын, эшләү, яшәү шартларын күрмәгән һәм белмәгән, аларның уй-фикерләрен тыңларга да теләмәгән «яңа реформаторлар» зур авырлыклар, хәтта күп кешеләрнең гомер фаҗигаләре бәрабәренә оештырылган колхоз-совхозларны таркатуга иреште. Озак еллар эшләп, күреп-белгән җирләрдә, мәсәлән, Хәйбулла районындагы Матрай совхозы, Баймак районындагы Зилаир совхозы (алар икесе дә Республикада Ленин ордены белән бүләкләнгән хуҗалыклар), Мәчетле районындагы Мәсәгут совхозы таркалуына әле дә йөрәгем әрни. Атап үткән хуҗалыклар совет власте чорында үзләре генә дә Республикада дәүләткә ит, сөт, сарык йоны, югары сыйфатлы иген сату күләме буенча зур булмаган берничә районны алыштыралар иде. Колхоз-совхозларның юкка чыгуы авыл халкы өчен бәхетсезлек булды. Нәтиҗәдә, күпчелек авыл халкы эшсез калды, эш эзләп туган җирләрен, гаиләләрен ташлап, чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булдылар. Күп авыллар юкка чыкты. Калганнарында барыр урыннары булмаган, эшли алмаслык өлкән буын кешеләре генә яши. Чәчелми калган басуларда чүп үләннәре, яшь агач үсентеләре күкрәп үсә. Элек уңышлы гына эшләп килгән малчылык фермалары, техника ремонтлау биналары, башка корылмалар җимерелеп, сафтан чыгып беттеләр. Авыл хуҗалыгында барлыкка килгән авыр хәлдән чыгу юлын Республика җитәкчелеге кырчылык тармагында зур холдинглар, кооперативлар оештыруда, ә терлекчелек өлкәсендә зур-зур мал комплекслары төзүдә күрә. Әлбәттә, иген, көнбагыш, шикәр чөгендере җитештерү өлкәсендә элекке колхоз-совхозларның, авыл кешесенең пайга бүлеп биргән җирләрен үз кулына алган холдинг, кооператив хуҗалары зур табыш алачак. Чөнки хәзер бер үтүдә җирне йомшарту, орлык чәчү, минераль ашлама кертү, туфракны тигезләү эшләрен башкаручы куәтле техникалар бар. Үстергән уңышны җыеп алу да куәтле машиналар ярдәмендә үтәлә. Ул холдингларның хуҗалары барысы да диярлек Мәскәүдә һәм чит илләрдә яши. Аларның төп максаты – безнең җирләребездән күбрәк табыш алу. Ә басуларыбызның агуланып эштән чыгуы килмешәк эшкуарларны борчып та карамый.

Халкыбызны ит, сөт продукцияләре белән тәэмин итү мәсьәләсен зур терлекчелек комплекслары төзү хәл итәчәк дигән фикер белән һич тә килешеп булмый. Мондый комплексларның кире яклары да җитәрлек. Ул объектларны төзү өчен бик күп акча кирәк. Аны бирергә, заманча әйтсәк, инвестиция юнәлтергә башлыча чит ил компанияләре ризалык белдерә. Аңлашыла инде, комплекслар төзелеп беткәч, аларның төп хуҗасы читтән килгән кешеләр булачак. Безнең Республикабыз өчен ул комплексларның бер генә файдалы ягы – анда җитештерелгән продукцияне сатканнан соң кергән акчага салынган салым тулысынча Башкортстан бюджетына юнәлтеләчәк. Зур комплексларда җитештерелгән продукция кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясар, дип тә өмет итеп булмый. Чөнки күп санлы малларны көтүлекләрдә йөртү күздә тотылмый. Аларны ашату өчен төрле кушылмалар, шул исәптән антибиотик, малның авырлыгын тиз арттыручы препаратлар кушып әзерләнгән азык кулланылачак. Эре комплекслар төзү тагын бер күңелсез хәлгә китерергә мөмкин. Әйтик, аларның тирә-як табигатьне, сулаган һаваны ничек пычратканын Уфа районы Авдон касабасында яшәгән (биредә республиканың иң зур «Башкирский» кошчылык фабрикасы эшләп килә) кешеләрдән сорарга мөмкин. Зур мал комплексларында төрле чирләр килеп чыкмас, дип тә ышанып булмый. Әгәр дә андагы маллар арасында үтә дә йогышлы чирләр килеп чыкса, бөтен комплекстагы терлекне яндырып юкка чыгарырга мәҗбүр буласың.

Бу алым халыкны азык-төлек белән киләсе дистә ел эчендә дә тәэмин итә торган юл түгел. Киресенчә, әлеге сәяси юнәлеш алдагы елларда авыл халкын туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр итәчәк. Бүгенге көндә Русия һәм урындагы власть органнарының төп бурычы – крестьянга хезмәт итү шартлары булдыру. Биредә иң төп мәсьәлә –«яңа реформаторлар» җибәргән һәм әле дә дәвам иткән зур хатаны төзәтү. Ул – авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциягә сату бәясен базар шартлары үзе урнаштыра дигән сәяси юнәлеш алып баруны туктату. Шул ук Кытайда, Һиндстанда, Израильдә, АКШта, Германиядә, Скандинавиядә төп азык-төлеккә бәяне аларның хөкүмәте билгели, базар карамагына тапшырмый. Ягъни үз контролендә тота. Крестьянның теләген канәгатьләндергән бәя, дәүләткә азык-төлек сату күләме (план ) регионнарга ел башында ук җиткерелә. Шуңа күрә авыл халкы үзенең киләчәгенә зур ышаныч белән карый. Әйтик, бүгенге көндә авыл хезмәткәре, кулланган чыгымнарны каплаганнан соң, аена 35-40 мең сум акча алса, ул туган җирен ташлап китмәс, читтә эш эзләп тә йөрмәс иде. Шик юк, элек киткәннәре дә авылларына кире әйләнеп кайтачак. Авыл халкын азык-төлек җитештерүгә кызыксындыруның тагын бер мөһим юлы: ул җитештергән продукцияне тиз арада җыю, аны, башлыча, урында эшкәртү һәм сатуны оештыру. Аны үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә бик рәхәтләнеп сатып алырлар иде. Бөтен ил буйлап ачылган «Магнит», «Пятерочка», «Ашан», «Метро», «Лента» һ.б. зур сәүдә оешмалары безнең крестьян җитештергән продукцияне сатарга юл бирми. Шуңа күрә Республика, кала, район хакимияте вәкилләре авыл халкы җитештергән продукцияне сату өчен бөтен мөмкинлекне кулланырга бурычлы. Әйтик, шәһәрләрдә авыл халкы җитештергән продукцияне сату урыннары булдыру башкаралмаслык эш түгел. Ул очракта санап үткән сәүдә оешмалары үз эшләрен туктатмасалар да, Республикада җитештергән продукцияне сатарга, бәясен төшерергә мәҗбүр булачаклар.

Авыл хуҗалыгы тармагының уңышлы эшләвен тәэмин итә торган юлларның тагын берсен әйтергә кирәк. Совет власте елларында крестьянның авыр хезмәтен трактор, комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары ярдәмендә җиңеләйтү эше машина-трактор (МТС), соңрак «Сельхозтехника» оешмалары аша алып барылды. Әле дә һәрбер районда андый предприятие булырга тиеш. Ул булмаса авыл хуҗалыгының уңышлы эшләвенә зур өмет итеп булмый.

Авыл хуҗалыгының авыр хәлгә төшүенә матбугат та зур йогынты ясамады, дип әйтеп булмый. Кызганычка, аларны авыл халкы, аның яшәү, эшләү шартлары, теләкләре бөтенләй кызыксындырмый. Аларның тапшыруларында, бигрәк тә телевизор экраннарында төп тема булып урлашу, үтереш, алдашу, хыянәт, ришвәт ише тискәре күренешләр урын ала. Совет власте чорында телевидение, радио тапшыруларында көн дә алып барылган «Сельский час» программасы күптән туктатылды.

СССРны таркатып, Ельцин һәм аның иярченнәре Русиянең алга китү юлларын иң элек АКШ үрнәгендә күрделәр. Әле булса хәтеремдә, Русия икътисадын базар шартларына күчерергә ирешкәч, Б.Н. Ельцинның әйткән сүзләре (русчасын китерәм): «Года 2-3 побарахтаемся, затем ускоренными темпами двинемся вперед». Андый «барахтание» чирек гасырдан да артып китте. Ләкин ил экономикасы алга китү генә түгел, булганын тар-мар итүгә, халкыбызның күп өлешен ярлылыкка төшерүгә, бәхетсезлеккә китерде.

Минем 83 яшькә якын гомеремнең 72 елы авыл шартларында үтте. 58 ел авыл хуҗалыгы тармагында эшләдем. Шуңа күрә бу мәкаләмне авыл халкының яшәү, эш шартларын икенче кешедән ишетеп түгел, ә үзем күреп яшәгәнгә күрә, андагы җитешсезлекләрне күрсәтеп язасым килде. Халык арасында күп гасырлар буенча исбатланып килгән әйтем бар: «Әгәр һәрбер кеше үзе җибәргән хаталарны дөрес аңлап, аларны киләчәктә кабатламаска теләсә, ул алда торган эшендә зур уңышларга ирешәчәк». Кызганычка, авыл хуҗалыгы һәм аның халкына карата Б.Н. Ельцин кылган хаталарны аны алмаштырган В.В. Путин төзәтергә теләми.

Зәки КАДИКОВ, Башкортстан авыл хуҗалыгы атказанган эшмәкәре, Башкортстан Республикасы иҗтимагый палатасында өлкәннәр Советы әгъзасы

Комментарии