АК БАРСКА – 23 яшь

АК БАРСКА – 23 яшь

Бу атнада милләтебезнең дәүләтчелек символларының берсе – ак барска 23 яшь тулачак. 1992нче елның 7нче февралендә Татарстанның Югары Шурасы ак барсны республикабызның дәүләт туграсы (гербы) буларак кабул иткән иде. Суверенитет сувенир формасында гына калуына карамастан, ак барс бүген дә республикабыз һәм милләтебез өчен иң мөһим символларның берсе булып тора. Татарстанның дәүләт туграсы – татарларның милли горурлык һәм дәүләтчелек символы, ә 7нче февраль – милләтебезнең тарихи көннәренең берсе, шуны онытмасак иде. Халкыбызның дәүләт символларын белү һәм тану – һәрберебезнең асыл бурычы. Шуның өчен Татарстан Республикасы туграсының нәрсә аңлатуын бәян итәсем килә.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы түгәрәк формада, әйләнәсе Татарстан байрагының төсләре белән ясалган. Моннан тыш түгәрәккә татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә Татарстан дип язылган. Гербның төп өлеше кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, сул янтавында түгәрәк калканы булган канатлы ак барс сурәтеннән гыйбарәт. Кояш – борынгы заманда күп халыкларның баш Тәңреләре, ягъни Илаһ буларак кабул ителгән. Кызыл кояш хәерле күренеш, уңыш, бәхет, яшәешне гәүдәләндерә. Ә канатлы ак барс – гербның төп символы. Элеккеге заманда уңыш, балаларны саклаучы балбал булган әлеге зат бүген дә республика һәм анда яшәүче халыкны саклаучы образын гәүдәләндерә. Аның канатлары җиде каурыйдан, калканның үзәге сигез таҗ яфрагыннан тора. Сул янтауда урнашкан түгәрәк калкан янә Татарстан Республикасы гражданнарының икътисади, хокукый яктан саклану астында булуын ассызыклый. Барсның күтәрелгән алгы уң аягы – югары хакимиятнең бөеклеген ассызыклаган традицион геральдик ишарә. Ул шулай ук эшнең уң аяктан башланганын, Татарстанның яңарыш юлына басуының хәерле булуын аңлата. Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм аңа итагать итүчеләрне дә яклый алуын белдерә. Барсның җиде каурые тирә-якка тәэсир итү көче җирдә дә, күктә дә булуын аңлата. Барс койрыгының торышы аның яхшы кәефтә, дустанә мөнәсәбәттә булуын белдерә. Татарларда популяр булган яшелчә орнаменты һәм лалә чәчәге Татарстанның тууын, язгы табигатьнең уянуын символлаштыра. Ә кашкарый җөп санлы таҗлар белән мәңгелек яшәү чишмәсен, гомернең озынлыгын һәм озын гомер теләвен аңлата. Өч алтын түгәрәк гербны өч дәрәҗәдә чолгый. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш – кызыл, ак барс, аның канатлары, калканның үзәк бизәге ак, янтавындагы түгәрәк яшел, калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән ясалган. Төсләрнең символик билгеләре: алтын төс – нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы, уңдырышлылыгы; яшел төс – язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы, татарларның ислам динендә булуы; ак төс – татар халкының уйларында да, гамәлләрендә дә чиста, пакь булуы; кызыл төс – Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәү өчен көрәше.

Татарстан Республикасының гербы әхлак байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомумкешелек сыйфатларын раслый.

Сүз уңаеннан, 7нче февраль алдыннан, Татарстанның дәүләт туграсын пропагандалау өчен, «Азатлык» татар яшьләре берлеге социаль челтәрләрдә кызыклы флешмоб башлаячак: теләгән кеше 1-2 көндә сәхифәсенең төп фотосурәтен Татарстан туграсына алыштыра алачак, шуның белән Татарстан туграсын пропагандалауга үз өлешен кертәчәк. Сез дә кушылыгыз!

Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии