«Яхшы җитәкчегә көн юк?» – 2

«Алло, Безнең гәҗитме?» дигән сәхифәгездә әнә шундый исем астында сорау биргәннәр иде. Сүз безнең район хәзрәтләре турында бара. («Б.Г.», №51, 20 декабрь, 2017).

Безнең Буа шәһәрендә, чыннан да, сезнең гәҗиттә яманлап күрсәтелгән Илмир хәзрәт Хәсәнов исемле мөхтәсиб бар. Үзенең Буа халкына булган яхшылыгы белән зур хөрмәткә лаек кеше ул. 2013нче ел ахырында районыбыз мөхтәсибе үзе теләп, вазыйфасын калдыргач, хәзрәтләребез «Госман» мәчетенең гади имамын, Илмир хәзрәт Хәсәновны сайлады. Мөфтиебез раслап, 2014нче ел башыннан ул районыбыз мөхтәсибе итеп билгеләнде. Илмир хәзрәт башта куркып калса да, җиң сызганып эшкә кереште. Мөселманнар өчен күп эшләр башкарды. Хәләл акчасы белән үз гаражында шиномонтаж ачты. Шуның белән кәсеп итеп, күп балалы гаиләсен кайгырта. Көнчеләр моннан гаеп таба! Динебездә кәсеп итү – фарыз гамәл! Шулай тыныч кына эшләп йөргәндә, мөфтият аның өстенә тагын бер вазыйфа йөкләде – хаҗлар буенча шөгыльләнүне. Хәзрәтебез: «Кушкач, эшләргә кирәк», – дип, ел да төркем җыеп, аның җитәкчесе булды. Мөселман кардәшләребезгә изге сәфәрдә иң күркәм рәвештә ярдәм итеп, алып барып, йөреп кайта. Барча хаҗилар һәм хаҗияләр әле дә хәзрәткә рәхмәтләрен укыйлар, ул җитәкчеләр арасында иң игътибарлы, иң ярдәмчел, бигрәк тә сабыр җитәкче булып танылды. Илмир хәзрәт Болгар шәһәрендә Ислам академиясе ачылгач, анда укырга керде. Укулары авыр булса да (бар дәресләре гарәп телендә бара), хәзрәтебез бик тырыша. Эшләгән, буйсынган эшчене җитәкче хөрмәт итә. Мөфтиебез Илмир хәзрәтнең тырышлыгын, яхшылыгын күреп, аның белән киңәшеп, бердәм булып эшләргә теләмәгән, һәрвакыт аңа каршы барган, мәдрәсәбез җитәкчесе булып эшләп йөргән Рәшит хәзрәт Маликовны, вазыйфасыннан азат итеп, Илмир хәзрәтне мәдрәсә җитәкчесе итеп куйды. Монысына да, аптырыйсы юк, бер казанга ике баш сыймый. «Иелгән башны кылыч кисми!» – ди халык мәкале. Горур Рәшит хәзрәтебез бераз гына башын игән булса, мәдрәсәсендә тыныч кына эшләр иде дә, эшләр иде…

«Ул Рәшит хәзрәткә бер-ике елдан бирле теш кайрап йөри…», – дигәне бер дә юк сүз инде. Мөгаен, киресенчә… Илмир хәзрәт беркайчан да мәдрәсәдә җитәкче булырга омтылмады, аның үз эше җитәрлек. «Бөтен мәчетләрдә аның туганнары, дуслары утыра», – диелгәненә, туганнары түгел, дин кардәшләре һәм чыннан да дуслары, дип әйтәсе килә. Ә дуслыкны сатып алып булмый! Кешенең хөрмәтенә һәм дуслыгына бары лаек булырга кирәк!

Илмир хәзрәт Хәсәновны пычратып, нахак ягып ятуыгыз бер дә булмаган эш, Факия Хәсәнова дигән кеше Буада бөтенләй юк. Мәдрәсәдә эшләүче мөгаллимәләрнең берсенең исемен, икенчесенең фамилиясен алганнар. Бу исемсез хат, ул кешеләргә яла ягу була һәм җинаять хөкеменә тартыла торган гамәл санала.

Буа мәдрәсәсе коллективы

Редакциядән: Укучыларыбыз белән телефон аша аралашканда, аларның паспортларын тикшереп, «Исемнәре чагышамы икән?» – дип карап утыра алмыйбыз. Без – полиция бүлекчәсе түгел. Шуңа күрә, үзен Факия Хәсәнова, дип таныштырган ханымның сүзләре өчен дә без җавап бирмибез. Сорау кабул ителде, ул диктофонга яздырылып барылды, аңа җавап бирелде. Ә ялган исем астында шалтыратып, кемгәдер яла ягарга омтылган икән, бу – шалтыратучының үз намусында, аның өчен дә ул үзе җавап бирә, хәтта җинаять кодексы алдында да.

Буадагы хәлләр сәхифәбездә урын алганнан соң, үзен: «Мәдрәсәдә эшләүче Хәсәнова», – дип таныштырган ханым шалтыраткан иде. Элемтәгә чыккач, тавыш күтәреп кенә калмады, «Судка бирәм сезне», – дип, янарга да өлгерде. Хәсәнова ханым! Телефоннан сөйләшкән чакта аңлап җиткермәдегез кебек, газетада кабат аңлатабыз: язма астында сезнең фамилия күрсәтелгән икән, бу әле сезнең исемне кулланып яла якканнар дигән сүз түгел. Хәсәнова фамилиясе бик еш очрый, шуңа күрә ул фамилияне үзегездә генә, дип уйлап ялгышмагыз. Икенчедән, әгәр дә кемдер хәзрәтләрегез турында башкарак фикердә икән, сезнең ул фикерне кире какканда, безгә җинаять кодексларын санап китеп янавыгыз бер дә матур күренеш түгел. Без, демократия бар, дип саналган илдә яшибез, һәркемнең үзенчә фикер йөртергә хакы бар, сүз иреге дә рәсми рәвештә тыелмаган. Әгәр дә бу мәсьәләдә сезнең фикерегез башка икән, аны тыныч юл белән генә дә җиткерергә мөмкин иде. Менә бит – матур гына хат язып салгансыз, сез язмасагыз – хезмәттәшләрегез язгандыр, без аны газетабызда бастырабыз. Шәхсән безнең Буа хәзрәтләренең берсенә дә дәгъвабыз юк, бу – укучыбыз шалтыратып җиткергән фикерләр генә.

Шунысын да әйтик, сөйләшү барышында: «Сезнең гәҗитегез законга каршы килә торган эш белән шөгыльләнәмени?» – дигән сүз әйткән идегез. Янәсе, телефон аша кабул ителгән бөтен сүзне дә бастырырга тиеш түгел икән без. Башта законнарны өйрәнеп бетерергә, соңыннан гына шундый гаепләүләр атарга киңәш итәбез. Чөнки, безнең «законга каршы килүче» эш белән шөгыльләнүебезне сезнең үзегезгә үк мәхкәмәдә дәлилләргә туры килүе бар. Мондый гаеп атуларга без дә күз йомып кала алмыйбыз. Бик ачуыгыз килгән чак булса да, сүзегезне әйткәнче уйласагыз, дөресрәк булыр иде.

Билгеле, бу очракта үзен Факия Хәсәнова дип таныштырып шалтыраткан укучыбызны да мактамыйбыз. Ялган исемнәр артына яшеренерлек булгач, шалтыратып тормагыз сез! «Безнең гәҗит» сорауларга җавап бирергә һәм гаделлекне эзләргә һәрвакыт әзер, әмма коллективны уңайсыз хәлгә куюлар булмасын иде.

Тагын бер искәртәбез: редакция телефонына шалтыратып сөйләшүләр яздырыла һәм архивта саклана. Кирәге чыкса, шалтыратучыны табу һәм җавапка тарту кыен эш түгел. Димәк, яла ягу, янау уен эш түгел… Янау телендә аралашмасак иде бүтәнчә.

Ихтирам белән, Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии