Түрәләргә диктант яздырырлармы?

Түрәләргә диктант яздырырлармы?

Казанда татар теле укытучысы булып эшләүче танышым укучылары бүләк иткән котлау открыткасын күрсәтте. «Кыйммәтле Илмира апа! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз».

…«Дорогая» сүзен татарчага әнә шулай тәрҗемә иткән балалар. Көлсәң – көл, еласаң – ела. Хәер, татар сүзләрен дөрес тәрҗемә итмәүләренә генә түгел, язмауларына да күнегеп киләбез инде.

Менә шундый вәзгыять торганда, Русиянең ун шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе оештырдылар. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә милләттәшләребезнең яше дә, карты да ана телен ни дәрәҗәдә белүен сынап, диктант язып карады.

Әле тәүге мәртәбә генә үткәрелүгә дә карамастан, бу чарада катнашырга теләп, мең кеше гариза калдырган булган.

ФӘНИС ҖИҺАНША – УКЫТУЧЫ БУЛДЫ

Бу чараның нәрсә аңлатуын, ни өчен оештырылуын Татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллиннан сораштым. Халыкның белемсезлеген тикшермиләрдер бит?

– Юк, әлбәттә. «Син татарча дөрес яза белмисең, сиңа икеле куябыз, хаталарыңны кешегә күрсәтәбез», – дип куркыту өчен эшләнмәде бу эш. Менә без, татар теле, дибез, ул сакланырга тиеш, дибез. Тик тел бит Сабантуйда, авылга кайткач, әби-бабай белән сөйләшкәндә генә түгел, көндәлек тормышта, смс һәм интернетка пост элгәндә дә кулланылырга тиеш. Шул вакытта гына татар теле замана теле булачак, шул вакытта гына ул яшәячәк. Ә татарча язарга теләк тусын өчен, милләттәшләребезгә телебезнең матурлыгын күрсәтеп бирү мөһим. «Татарча диктант» акциясе әнә шул максат белән оештырылды да инде», – дип аңлатты ул.

Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залына уздым. Казандагы чара шунда үтәргә тиеш иде. Өстәлләр артында кулларына каләм һәм кәгазь тотып утырган кешеләрне күз уңыннан кичерәм. Куандыра! Кем генә килмәгән монда! Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар да күренә, яшьләр дә шактый. Оештыручылар, 200ләп кеше килде, дип сөйләде. Монда Казаннан гына җыелмаганнар икән. Менә мәсәлән, Альбина Ганиева, 5 яшьлек улы Камилне ияртеп, Чаллыдан килгән. «Бу безнең өчен бик зур горурлык. Безнең милләт кайгыра үз халкы өчен, ул һәрчак белемле булсын, милләт җанлы булсын өчен тырыша. Шуның өчен аерым рәхмәт», – дип сөйләде ул, шатланып. Ә катнашучыларны шатландырырдай сәбәпләр шактый иде. Менә шуларның берсе: укытучы ролен бу чарада Камал театры артисты Фәнис Җиһаншага биргәннәр иде, диктантны ул яздырды. Артистка бу йөкләмәне тапшырырга теләүләре турында моннан бер ай элек үк шалтыратып әйткән булганнар инде. Бик сөенеп ризалашкан – чөнки үзе дә кайчандыр укытучы булып эшләп караган икән. Фәнис Җиһанша, әле диктант яздыруга керешкәнче үк, серен чиште: «Бүген диктант язучыларга булдыра алганча булышачакмын», – диде ул.

– «Безнең гәҗит»не укытучылар да укыйдыр. Аларга миннән зур сәлам әйтегез. Авыр хезмәтләрендә чын күңелдән уңышлар телим. Укытучының төп максаты – балаларны «батырып», икеле кую түгел бит, киресенчә, аларда укуга мәхәббәт уятырга кирәк. Шуңа күрә мине кичерерләр дип уйлыйм: өтерләрне дә, кызыл юлларны да әйтеп барачакмын. Киләсе елга: «Син биремне бигрәк җиңеләйттең», – дип чакырмый калмасалар ярый инде, – дип елмайды артист. Елмаюын елмайды, тик әйткән сүзендә торды. Аның диктант укуын бик зур кызыксыну белән карап утырдым. «Эх, мин әйтәм, мин укыганда да шушылай яздырсалар диктантны – мәктәпне алтын медальгә бетереп чыгасы булганмын…»

– Игътибар беләнрәк карагыз – уртада ничә «н» хәрефе языла? Киләсе җөмлә кызыл юлдан башлана: дәфтәрегез читеннән ике бармак калынлыгы ара калдырасыз да җөмләне башлап җибәрәсез – Фәнис Җиһанша һәр катнашучыга игътибарлы һәм иң мөһиме – әйбәт укытучы булды бүген.

Акциядә катнашучыларга Әмирхан Еникинең «Җиз кыңгырау» әсәреннән өзек тәкъдим ителгән иде. Диктантның күләме әллә ни зур түгел – 250 сүз генә. Ә менә ни өчен нәкъ шушы әсәр сайланды, дигән сорауга, оештыручылар: «Еникинең тел байлыгына сокланабыз. Аның әсәрләренә искиткеч нәфислек, шигърилек хас. Диктант язучылар Әмирхан Еники әсәре белән танышсыннар, аның тел матурлыгын сизсеннәр дип уйладык», – ди. Шунысын әйтим, бу 250 сүзлек диктант – халыкны котырту кебек кенә булды инде. Сорашкан бер кеше: «Күңелне кытыклап калды, менә хәзер шул әсәрне эзләп табып укыйсы килә!» – дип уфтанды. Менә бит – татарча диктант язуның файдасы шуннан да күренә!

«ЯЗМА ТЕЛ САКЛАНМАСА – ТЕЛ БЕТӘ»

Катнашучылар үзләренең хис-тойгылары белән бик теләп уртаклашты. Бөтен кешегә дә ошаган бу чара, киләсе елларда да монда киләчәкбез, дип ышандыра алар. Чараның кирәкле һәм җиренә җиткереп эшләнгән булуын танучылар шактый иде. «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина әлеге уңайдан: «Татарча сөйләшү генә җитми, яза да белергә кирәк, бу чараның әһәмияте менә шунда», – дип, фикер уртаклашты:

– Минем гел әйтеп килә торган бер фикерем бар. Язма тел, фәнни тел юкка чыга икән, рәсми рәвештә тел беткән санала. Ягъни, без өйдә күпме генә татарча сөйләшсәк тә, бу әле телне саклап калабыз, дигән сүз түгел. Менә минем татарча идеаль итеп сөйләшкән балаларны күргәнем бар, тик аларны татарча диктант яздырып карагач, хәтта «3»ле билгесе дә куеп булмый. Мин инде соңыннан, аптырагач, мондый баланың әнисенә барып: «Бу диктантны чынлап та сезнең балагыз яздымы?» – дип сорыйм. Сөйләшү белән язу – икесе ике нәрсә. Безнең беренче чиратта сөйләм түгел, әдәби тел сакланып калырга тиеш. Әдәби һәм фәнни китаплар бастырылып чыкканда гына татар теле чынлап та бар, ул кемгәдер кирәк дигән фикер туа, – ди ул.

Ә менә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевның, бөтенләй, акцияне оештыручыларга үз тәкъдиме бар. Ул мондый диктантларны түрәләргә яздырып карарга кирәк, дигән фикердә.

– Моны Дәүләт Шурасы депутатлары, Казан шәһәр Думасы депутатлары, Казан башкарма комитеты, Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре арасында үткәрсәк, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә җиткерүдә зур адым булыр иде. Моннан 24 ел элек Конституциянең 8нче маддәсендә, Татарстанда тигез хокуклы ике дәүләт теле бар, дип язып куйган идек. Тик ул гамәлгә ашырылмаган. Татарстанда бер генә дәүләт теле хөкем сөрә – рус теле. 24 ел эчендә Татарстан хакимияте татар телен дәүләт теле итә алмады. Шуңа күрә бу эшне яңадан башларга тиешбез. «Татарча диктант» – ана телен дәүләт теле итү юлында кечкенә генә бер адым, дип бәялим.

Диктант язып караучылар 14 көн эчендә үз нәтиҗәләре белән танышачак. Аларның һәркайсына «Катнашучы сертификаты» бирелә. Сертификатны кызык өчен генә тапшырмыйлар, билгеле. Әйтик, кемгәдер дәүләт органнарына эшкә урнашырга туры киләчәк икән, үзе турындагы портфолиога ул шушы документны да урнаштыра алачак. Бу аның рус телендә генә түгел, татарча да яхшы белүен күрсәтеп тора, чөнки сертификатта Татар Конгрессы гына түгел, Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институты мөһерләре дә торачак.

«Татарча диктант» акциясен оештыручылар бу чараны ел саен октябрь аенда үткәрергә планлаштыра. Киләсе елларда тагын да киңрәк мәйданны биләп уздырачакбыз, ди алар.

P.S. Шунысын да әйтик, соңгы вакытта татар телен өйрәтүдә һәм өйрәнүдә сизелерлек күтәрелеш башланды, дип уйларга нигез бар. Югарыда телгә алынган институтта сентябрь ахырыннан алып декабрь ахырына кадәр татар теле курслары эшли. Аларга хәзерге вакытта 300 кеше йөри икән. Тагын бер проект: «Ана теле онлайн мәктәбе» дә уңышлы гына эшләп килә. Аның кысаларында интернет аша 10 меңнән артык кеше татар телен өйрәнә. Шуларның 411е – чит илләрдән.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии