- 04.11.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Милләтебезнең тарихында бөек җиңүләр дә, истәлекле көннәр дә аз түгел. Шуларның берсе 6 ноябрь – Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне. Моннан 22 ел элек, 1992нче елның 6нчы ноябрендә, Татарстанның Дәүләт Шурасы республикабызның төп канунын кабул иткән иде. Аннан соң күп сулар акты һәм вакытлар үтте, Конституциябезне федераль үзәк кушуы буенча үзгәрттеләр, бәйрәмен оныттылар. Тик шулай да, дәүләт аны күпме генә «онытырга» һәм «күрмәскә» тырышса да, 6нчы ноябрь милләтебезнең яңа тарихында алтын хәрефләр белән язылган көн булып калачак!
1992нче елның 6нчы ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итү милләтебез тарихында олы һәм бөтен яктан мөһим көн булган иде. Билгеле, җөмһүриятебезнең төп канунын кабул итү буш урыннан гына килеп чыккан вакыйга түгел. Татар милләтенең актив өлеше, милли хәрәкәтнең системалы рәвештә милләтебез өчен эшләү нәтиҗәсе иде. XX гасырның 80нче еллар ахырында татар милли хәрәкәте күтәрелеп, дистәләгән мең милләттәшләребезне урамнарга чыгарып, 1990нчы елның 30нчы августында Татарстанның Югары Шурасыннан җөмһүриятебезнең суверенлыгы хакында декларацияне кабул иттерде. Декларацияне легитим итү максатыннан, 1992нче елның 21нче мартында Татарстанның статусы буенча халык референдумы үткәрелде. Референдумда «Сез Татарстан Республикасының суверен, демократик, халыкара субъект икәнен таныйсызмы?» соравына 61,4% гражданы «әйе» дип җавап биргән булган. Халыкның шул теләгенә нигезләнеп, 1992нче елның 6нчы ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе, аның нигезендә республиканың телләр турындагы һәм башка кануннары кабул ителде.
Татарстан Конституциясенең кабул ителүе татар халкы һәм, гомумән, җөмһүриятебез өчен бик мөһим роль уйнаган һәм, хәтта федераль үзәк таләпләренә туры китереп үзгәртелүенә карамастан, бүгенге көндә дә бик мөһим. Беренчедән, Татарстан Конституциясе татар телен дәүләт теле итте. Әйе, аның дәүләт теле булуы бүгенге көндә формаль, кәгазьдә генә булып кала бирә, тик шулай да, кирәк вакытта бездәге чиновникларга, федераль дәрәҗәдә түрәләргә булсынмы, безнең Конституциядә татар теле дәүләт теле дип җавап бирергә нигез булып тора. Икенчедән, Конституция күп кенә милләтебезгә кирәкле кануннарны кабул итәргә ярдәм итте. Өченчедән, ничек кенә булмасын, ул – безнең республикабызның төп кануны. Әйе, күпләр аңа бүген карамый һәм хәтта Татарстан мәхкәмәләре дә Конституциядә язылган маддәләрне үтәргә ашыкмый, тик шулай да, кирәкле вакытта тотып чыгарлык нигезебез ул. Һәм иң мөһиме, шуны аңларга кирәк, 1992нче елда Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итү кануни дәрәҗәдә Татар дәүләтчелеген кайтару иде. 1552нче елның октябрендә Казан ханлыгы яулап алына һәм шуның белән Татар дәүләте юкка чыгарыла, аның кануннары таптала. Шуннан соң татарлар биш гасырга якын вакыт буе дәүләтчелеген торгызу өчен көрәшә һәм үз дәүләтен торгызу хыялын, бары тик XX гасырның 90нчы елларында гына чынбарлык итә. 1992нче елда Татарстан Конституциясе кабул ителү ул татар дәүләтчелегенең торгызылуын теркәп куючы канун иде. Яңа торгызылган татар дәүләтенең беренче һәм төп кануны. Конституция Татарстанны дәүләт итеп, шуның белән татарларның дәүләтчелеге декларациядә генә түгел, аның һәм референдум нигезендә Татар дәүләтчелеген барлыгын һәм кануни яктан да торгызылуын игълан иткән иде. Шуның аркасындадыр, бәлкем, республикабызның төп кануны кабул ителүдән бер елдан артык вакыт үтеп, 1993нче елның 12нче декабрендә кабул ителгән Русия Конституциясенең 5нче маддәсе республикаларны дәүләтләр дип таный.
6нчы ноябрь – милләтебез өчен олы һәм һаман да әле мөһимлеген югалтмаган көн. Дәүләт тарафыннан бу көнне бәйрәм чаралары булмастыр, шуңа да Татар милли хәрәкәте, 6нчы ноябрьне искә алып, Казанда концерт-митинг оештыра. Ул 6нчы ноябрьдә Казанның үзәк Бауман урамы, сәгать янында булачак, 13.00дә башланып китәчәк. Быел бәйрәмебезнең төп шигаре: «Татарстанда президент вазифасын бетерергә юл куймабыз» шигаре астында узачак. Чарада танылган җәмәгать эшлеклеләре Әзһәр Шакиров, Гөлзадә Сафиуллина, шулай ук татар милли хәрәкәте лидерлары һәм активистлары чыгыш ясар дип көтелә. Милләтебезнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаганнарны мин Татарстан Конституциясе көне уңаеннан булачак концерт-митингка чакырып калам.
Хөрмәтле милләттәшләрем, Сезне чын күңелдән 6нчы ноябрь – Татарстан Конституциясе көне белән тәбрик итәм! Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшләрегездә уңышлар телим. Мин ышанам, милләтебез уяныр һәм үз киләчәге өчен көрәшне үз кулына алыр. Сүземне Фәнил Гыйләҗевнең шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
«Кыш туңмасак, язга чыгу – шиксез!
Йөрәк кенә кыса нигәдер…»
Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии