- 04.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мари Иле, Бәрәңге бистәсеннән Халидә Хәкимованың «Яшәсен дуңгыз! » (№36, 12 сентябрь, 2012 ел) дигән язмасын укыдым. Йә Хода, моңа кадәр татар хатын-кызының дуңгызны мактап язганын укыганым юк иде әле. Менә бит, ничә гасыр без, татар-мөселманнар, дуңгыз итен хәрам ризык дип йөргән булабыз. Ул дуңгыз дигәннәре безнең Корбан бәйрәмнәренә чала торган сыер, сарыкларга караганда да бик чиста, акыллы, тәртипле хайван икән бит.
Белгәнебезчә, дин белән дуңгыз икесе капма-каршы. Димәк, ул Халидә дигән «татар» хатыны – мөселман диненә каршы, урысча яши торган хатын. Мин үзем бу «яңалыкка» гаҗәпкә калдым, башкалар да, дин әһелләре дә моңа үз фикерләрен әйтеп язарлар дип ышанам.
Салих МИҢНЕГӘРӘЕВ.
Минзәлә шәһәре.Татарлыкмы бу? ,
Комментарии