- 04.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Өч ел элек бер татар министры тагын өч елдан газеталарыбызның бетәчәген фаразлаган иде. Шөкер, татар матбугаты исән! Ул үлмәде! Өенә яздыручылар да кимеми, берәмләп киосклардан алучылар да аз түгел.
Үз матбугаты, әдәбияты, мәдәнияте, теле юкка чыккан халык милләт булып яши алмас инде. Шуңа күрә татар кешесе газета-журналларга язылу вакытында бу эштә югары оешканлык үрнәге күрсәтә.
Дөрес, хәзер элеккерәк замандагыча 7-8 газета алдыручылар күп түгел, шуңа күрә газеталарны бер-берсеннән дә алып укучылар шактый. Бер тапкыр минем «Безнең гәҗит»не алдырмавымны белгәч, бер иптәш миңа үзләре укыганҗиде газетаны биреп җибәрде. Мин дә, ул газеталарны укыгач, күршеләрнең почта тартмасына салдым. Газета-журналларга язылу чоры башлангач, күрәм, күршеләр дә бу газетаны яздырып ала. Яхшы басманы кешеләр тиз таный шул. Моңарчы андый басмага ничек языласын белмичә торганнар икән.
Халкыбыз үз милләтенең сөенечләрен дә, көенечләрен дә күбрәк белсен өчен, татар матбугатын укысын. Шулай булганда без милләтебез белән чын-чынлап горурлана алырбыз.
Рәис ИДРИСОВ.
Безнең газеталар исән! ,
Комментарии