- 04.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Русия Федерациясенең Дәүләт Думасына депутатлар һәм Президент сайлаулары алдыннан, ил җитәкчелегенә кемнәр килер дә нинди әшәкелекләр эшләргә тотынырлар икән, дип көтеп торуыбыз тормышка аша. Митинглар үткәрүдәге каршылыклар, аны оештыручыларга зур суммада штраф салулар дисеңме, җитәкчеләргә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләрен «яла ягу» дип бәяләп, җәза бирүләр каралган законнар кабул итеп, Конституциядә язылган законнарны санга сукмыйча, халыкның хокукын һәм сүз иреген бугазлый торган «цензура» кертү кебек гамәлләр башланды. Үзенең карашлары белән аерылып торган Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Гудковны депутатлык вәкаләтләреннән мәхрүм иттеләр. Ялагайланмыйча, дөреслекне әйтеп чыгышлар ясый торган Дәүләт Думасы депутаты Илья Понамаревның бер ай буе чыгышлар ясау хокукын чикләделәр.
Боларын бөтен илебез халкына кылынган гамәлләр дип кабул итсәк, әле безнең үзебезгә һәм урыс булмаган башка халыкларга карата кылынган гамәлләр, тагын да четереклерәк булып, Мәскәү тарафыннан төрле яклап оятсыз рәвештә басым ясаулар дәвам итә.
2012 елның 26 сентябрендә, 22:00 сәгатьтән соң булган «Эхо Москвы» радиосытапшыруында мәктәпләрдә урыс теле укытуга багышланган мәсьәләләр турында сүз барды. Бер сәгатькә якын барган тапшыруда Татарстан мәктәпләрендә урыс балаларына татар теледәресләре мәҗбүри булса, Башкортстанда баланың үз карамагына куелуы турында әйтелде. Казаннан да шалтыратып, үз фикерләрен әйтүчеләр күп булды. Шалтыратучыларның күпчелеге, татар теле дәресләре укытылу сәбәпле, балалар урыс теле дәресләрен начар үзләштерә, дигәнрәк хәйләкәр фикерләр әйтте. Казаннан шалтыраткан Светлана исемле ханым, татарларны мактап, «татары прекрасные, замечательные, высокообразованные люди со своей высокой культурой», дигән сүзләр әйтте. Аңа шуның өчен дә рәхмәт. Аннары ул «татарлар үзләре дә татарча сөйләшми, урыс балаларына татар теле дәресләренә йөрү кирәкми», дигән фикерен белдерде.
Тапшыруда катнашкан күренекле тележурналист Николай Сванидзе бик мәгънәле итеп, гаделлек белән, милли республикаларда яшәүче халыкны хөрмәт итеп, аның телен өйрәнеп, гореф-гадәтләрен санга сугып яшәргә кирәклеген әйтте. Аннары ул Латвиядә урыслар үз вакытында латыш телен өйрәнүне кирәк санамадылар, соңыннан аларга авырга туры килде, ә менә Литвада урыслар аз булу сәбәпле, алар үз вакытында литва телен өйрәнүгә мәҗбүр ителеп, аларга соңыннан андый уңайсызлык булмады, дигән фикерен дә җиткерде.
Телефон шалтыратуларыннан килгән тавыш җыюда 70% татар теленә каршы булып, 30%ы гына татар телен яклап чыкты.
«Эхо Москвы» – кыю, ялагайлануны белми торган, түрәләрнең кемнең кем булуына карамастан, кирәк вакытта аларны тәнкыйтьләп, гади халыкны яклап, гаделлек белән эш итүче, бик көчле журналистлары булган халыкчан, бәйсез радио ул. Аны бөтен халкыбыз тыңлап, күп нәрсәне аңлап яшәсеннәр иде.
Кайвакыт мин бу радионы төннәрен йокламыйча тыңлап ятам. Анда еш кына безнең халкыбызга кагылышлы тапшырулар да булгалый. Аларга шалтыратып, үзебезнең халкыбызның хәлен аңлатып бирә ала торган белемле, компетенцияле дежур кешеләр булсын иде радио тыңлаучылар арасында. Безнең халкыбыз һәм җитәкчеләребез өчен дә файдалы гамәл булыр иде бу.
Еш кына журналистлар, халык фикерен өйрәнәбез дигән булып, урамда барган кешене туктатып, нәрсәгәдер багышланган гамәлләр турында үз фикерләрен әйтүне сорап йөриләр. Ярар иде ул белемле, бу мәсьәләдә компетенцияле кеше булса. Әгәр ул чи надан, гомеренә бер китап та укып карамаган, газеталар белән дә танышып бармаучы әшәке фикерле кеше булса, аннан нәрсә көтәргә кирәк? Һәрбер эшнең җаваплы кешеләре була, белемле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм республика җитәкчеләре фикерен тыңлап эш итәргә кирәк икәне билгеле бит. Русия Федерациясе дип аталган урыс илендә алай эшләнми шул. Урыс булмаган халыкларның телен бетерүгә юнәлтелгән 309нчы законга каршы килгән халыкның һәм республикаҗитәкчелегенең фикерен санга сукмыйча, бик мәкерле закон кабул ителеп эшли башлады. Шуннан соң Русия җитәкчелегенә карата булган барлы-юклы хөрмәтем бөтенләй юкка чыкты (бер минеке генә түгел, әлбәттә), илемә карата бернинди патриотик хисләрем калмады. Шушы гамәлләрдән соң милләтче дә, экстремист, ваһһабчы һәм тагын әллә кемнәр булып китәргә мәҗбүр ителүең дә бик мөмкин шул. Алдагы көннәрдә дә, ил җитәкчелеге тарафыннан, милләтебезгә карата нинди әшәкелекләр эшләрләр икән, дип яшим мин.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.
Башланды ,
Комментарии