Яшәү турында уйланулар

Соңгы вакытларда мин яшәү турында уйлана башладым.

Чыннан да, нәрсә соң ул яшәү? Кайчан да булса бу дөньяны калдырып китәсе булгач, безнең яшәүнең мәгънәсе нидә? Бик кызыклы сорау бу.

Яшәү ул – минемчә, бик тә кыйммәтле бүләктер. Әйе, әйе, әти-әнидән безгә бирелгән иң зур бүләк. Яшәүнең мәгънәсе – якыннарыңның җылысын, назын тою, дусларыңның һәрчак янәшәңдә булуы.

Без бу дөньяга туар, яшәр һәм китәр өчен яратылганыбыз. Шулай да нәрсә өчен яшибез соң җирдә? Якты дөньяга аваз салганда, кеше нинди хисләр кичерә икән? Ә дөньядан киткәндә? Минем уйлавымча, бу хисләрне, тойгыларны сүз белән аңлату мөмкин түгелдер. Туганда, адәм баласы яктылык күрә, диләр. Дөньядан киткәндә исә аның җаны еракка-еракка билгесезлеккә таба омтыладыр.

Яшәү ул мизгел кебек, күз ачып йомганчы үтеп китә. Шуңа күрә яшәүнең, тормышның кадерен белергә, бу дөньядан киткәч тә, сине матур, игелекле эшләрең аша искә алсыннар өчен тырышырга кирәк. Гомер безгә тик бер генә тапкыр бирелә. Яшәүнең кадерен белик, аны заяга уздырмыйк!

Радик ХАҖИЕВ,

Азнакай шәһәре 8нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы

Комментарии