Алар юк түгел, бар иде!

Безнең Әтнә районы, Иске Шимбәр авылы тау өстенә урнашкан. Тау астында ике салкын чишмәбез булып, җир астыннан улак буенча агып торалар иде. Өй шикелле түбәле, керләр чайкый торган матур итеп эшләнгән чокырлы, буеннан-буена ясалган улаклы. Көтүчеләр аның суын эчеп, хәл алалар иде. Чишмәгә суга төшкәч, тирә-якка карап, сокланып карап тора идек. Шул чишмә елгага барып тоташа иде.

Шау-гөр килеп бик матур зур тегермәнебез эшләп тора иде. Тирә-күрше авыллардан да килеп икмәк тарттырып китәләр иде. Кемгә комачаулагандыр, аны ваттылар, сүттеләр, бетерделәр. Ни өчен, һич аңламыйм. Менә шул тегермәнне ясап, элеккеге кебек эшләтеп җибәрсәләр, авылга нинди керем булыр иде.

Яз көне боз киткәнен карап торулары күңелле була торган иде. Без авыл кешеләре генә түгел, Бәрәскә авылы яшьләре, картлары карарга киләләр иде. Нинди матурлык: бозлар берсен-берсе куа-куа, берсе икенчесен бәреп төшерә-төшерә агып китәләр. Бер елны шул бозлар үзләре белән күперне дә алып киттеләр. Шактый вакыт күперсез тордык. Эх, мин әйтәм, шул күперне яхшы иттереп эшләтсәләр иде, алайса суы мескенләнеп агып ята. Ул бит балыклар йөзеп йөргәне дә күренә торган чип-чиста сулы бик тирән елга иде.

P.S. Менә шул әйтелгән күперебез әле хәзер дә ватык, әни-бабайларыбыз ята торган зиратыбыз ташландык хәлдә, Иске Шимбәр белән Яңа Шимбәр авыллары арасында машиналар йөри алмый, хәвеф-хәтәрләр еш булып тора. Яңгыр яугач, җәяүле кеше дә бөтенләй йөри алмаслык хәлгә килә. Аннан соң Әтнә аша йөрибез. Казаннан безгә 60 км булса, ул 120 км була. Үлем-җитем булганда, күп вакытны ала. Аллаһы боерса, насыйп булып, үземнең дә әнием янына кайтырга ниятем. 2017нче елга юллар, күперләр өчен җитәрлек күләмдә акчалар бирелгән дип ишеттем, аларны әрәм-шәрәм итмичә, шул эшләр өчен файдалансыннар иде.

Нәфига ЗАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии