Аек акыл белән дә аңлап булмый бу дөньяны

Шулай бервакыт, күп еллар элек, әле Ельцин да исән вакытта, иртән малларны көтүгә куганда, демократия турында сүз чыкты. Шунда бер олы кеше демократия түгел ул, бер-береңне ашау була ул дип әйтеп куйды. Минем дә, ул темага сөйләшкәндә, менә күрерсез әле сез ул демократия дигәннең нәтиҗәсен бер унбиш-егерме елдан соң дигәнем булды. Ельцин демократиясенең бер-береңне ашау икәнен дә һәм нәтиҗәсен дә инде күрдек. Мин анысы базар дигәннәренә дә нигәдер бик сагаеп карый идем. Ельцин, мин сезгә демократия белән базар бирдем, дип сөйләргә ярата иде, аны ул бирмәде, ул сүзләрнең чын мәгънәсен ул үзе дә аңламады. Сүзләре бик купшы булса да, аның чын мәгънәсен американнар гына аңлады. Советлар иле таркалганчы, күп еллар элек, Американың бер ЦРУ башлыгы: «Без ничек булса да СССРны таркатачакбыз һәм моңа үз кешеләре белән таркатырга ирешәчәкбез», – дип әйтеп калдырган һәм ул шулай булды да. СССРны бит үз кешеләребез таркатты. Чит ил җитәкчеләре бездәге чын хәлне үзебезнең түрәләргә караганда яхшырак белә иде. Градусник һавадагы үзгәрешне ничек күрсәтсә, алар да бездәге һәр үзгәрешне сиземләп тордылар. Әйтик, колхозлар да бер сәбәпсез таркалмады, аңа да үзебезнең кешеләр ярдәме белән таркалырга ярдәм иттеләр. Колхозчы үзе кәлҗемә ашаса ашады, әмма илне иписез калдырмады. Терлекләрне саклап калу өчен хәзер нинди генә ташламалар уйлап чыгарсалар да, былтыргы А кебек, яшәеш өчен бер дә уңай якка үзгәреш күренми. Сөтне су бәясеннән сатабыз, кышлаган үгезне алыпсатарлар төрле юллар белән алдап ничек тә синнән күбрәк каеру ягын карыйлар. Мин үзем берәүдән кышлаган үгез итен өч елдан соң көчкә алып бетердем, миннән алып киткәндә килосы 143 сум дип сөйләшенсә, өч ел үтеп, мин акчасын алып бетергәндә, итнең бәясе 200 сумнан арткан иде.

Русиянең дәүләт гербы сурәтендәге ике башы ике якка караган кара кош та безнең илдәге яшәешне күрсәтә кебек. Бер якка карасаң – бер төрле тормыш, икенче якта – бөтенләй башка яшәеш. Табигатьтә бит бер генә җан иясенең дә ике башлы булып яшәп китә алганы юк.

Совет чорында кино күрсәтә башласалар, экранда иң беренче булып урак һәм чүкеч тоткан ир һәм хатын-кыз рәсеме чыгар иде. Шушы рәсем үзе үк кешеләрдә патриотлык хисләре уята иде. Хәзер бит илдә хуҗа юк, бөтен матди байлыклар хосусыйлаштырылган, шулай булгач, ни өчен бәяләрнең артып торуына гаҗәпләнергә кирәкми. Аларны югарыдан беркем дә мәҗбүр итә алмый, чөнки демократия, кем ничек булдыра ала, шулай эшли. Дөресен генә әйткәндә, аек акыл белән дә аңлап булмый бу дөньяны.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Комментарии