30 елга якын тарихы булган парк кемгә комачаулый?

30 елга якын тарихы булган парк кемгә комачаулый?

Барысы да халык өчен. Республикабызда өлге итеп алынган әлеге җөмләне укыган саен, мәгънәсенә ныграк төшенәсең. Бәяләр күтәрелсә дә, яңа корылма төзелсә дә, асфальт җәяр урынга – тишек-тошыкны ямап кына калсалар да – барысы да халык иминлеге, аның якты киләчәге өчен эшләнелә. Менә Арча халкының да матур киләчәге турында кайгыртып, парк урынына йорт салырга маташалар. 
Арчаның Шаляпин урамында яшәүчеләр бу проблеманы җәй башыннан бирле хәл итәргә тырыша. «Балалар мәйданчыгы урынына шәхси йорт салалар бит», – дигән зарларын иң беренче эш итеп район газетасына юллаган алар. Әллә ничә ел шәхси секторда яшәүчеләргә ял итү урыны буларак хезмәт иткән паркта хәзер төзелеш эшләре башланырга тора. Монда ук ясалган балалар мәйданчыгы да читкә күчерелгән. Анысы да халык тырышлыгы белән генә.
Ире махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән биш бала анасы Юлия Сидорованың нәкъ каршында гына булган парк бүген сары тасма белән уратып алынган. Ә бит 1995нче елда «Арча хәбәрләре» газетасы коллективы монда килеп, паркны төзекләндерү, чистарту эшләрен башкарган, агачлар утырткан булган. «Үзебез үк агачларга су сибеп тордык. «Бердәм Русия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе әгъзалары утырткан агачлар да бар анда. Шул ук вакытта балалар мәйданчыгы булдырылды. 30 елга якын вакыт эчендә ул бик матур паркка, балаларның яраткан урынына әверелде. Анда 200дән артык агач, куак үсә, төрләре 20дән артык. Арча мәктәбе укучылары бирегә экскурсиягә килә», – дип язган «Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Гөлсинә Зәкиева. 
Юлия – биш бала анасы. Үз тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә, паркта балалар мәйданчыгын калдыра алган ул. Бары тик урынын гына читкә күчергәннәр. Читкә күчерсәләр күчерсеннәр – тик бөтенләй үк алып атмасыннар, дип тырышкан ана. Тик ничә дистә балалар уйнап үскән әлеге мәйданчык та, өлкән яшьтәгеләргә ял итү урыны булып хезмәт иткән парк та хәзер бетү куркынычы астында. Арча кадәр Арчада шәхси йорт салырлык урын беткән, диярсең – нәкъ менә агачларны кисеп, шушында шәхси йорт төземәкчеләр. Бу сорауга ачыклык кертергә дип, Арча районы башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятовка шалтыратырга булдык. Тик ул эш урынында булмады. Безгә фәлән сорауга җавап кирәк, дип аңлату да нәтиҗә бирмәде, телефонның икенче ягыннан: «Рәсми «запрос» юллагыз», – дип җавап бирделәр. Ярый соң, барысы да рәсмиләрчә булсын, дидек. Соравыбызны рәсми рәвештә, документ итеп юлладык. Җавап кына үзен озак көттерде: биш көн көттек, ун көн, тик җавап бирүче табылмады. Аннан соң да шалтыратып карадык – телефоннарына җавап бирүче булмады. Эшләре күптер, дип күз йомдык. Әмма бераз «эшсез» вакытына туры килеп булса кирәк, районның башкарма комитет җитәкчесе Рамил Гатиятов «Интертат» сайтына шәрехләмә бирергә җай тапкан анысы. Болай дигән ул: 
– Дөрес хәл. Ул элек-электән йорт участогы буларак рәсмиләштерелгән булган. Элеккеге хуҗасы бернәрсә дә салмаган. Шул тирәдә яшәүчеләр агач утыртып, аннары балалар мәйданчыгы ясап, ул тирә балалары шунда уйный иде. Хәзер җирнең хуҗасы шул җирне яңа кешегә саткан, ә яңасы «өй салам» дип йөри башлады. Ул бит инде аның җире. Ул җир парк, балалар паркы, яки балалар мәйданчыгы буларак рәсмиләштерелмәгән, бернинди исеме дә юк.
Эт – эткә, эт – койрыкка диләрме әле? Кемнеңдер шәхси җире булып саналган урында парк һәм бигрәк тә балалар мәйданчыгы ясарга ничек рөхсәт бирелгән дә, хәзер генә башка кулларга күчә икән? Шаляпин урамында яшәүчеләр сүзләренчә, парктан ерак түгел җир астыннан газ торбасы да уза. Андый җирдә ничек йорт салырга рөхсәт бирелгәндер. Сораулар күп, җавап юк. Җавап бирүчесе дә табылмый. «Безнең гәҗит»нең рәсми хатына да җавап бирүне кирәк дип тапмаган башкарма комитет җитәкчесе, биш бала анасы һәм Шаляпин урамында яшәүчеләрнең гозеренә колак салу һәм сорауларына җавап бирүне кирәк дип тапмас шул. Ни дисәң дә, барысы да халык өчен. 
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
Казан – Арча

Комментарии