Мәҗлес

Бу аллы-гөлле илдә үткәрелгән футбол чемпионаты шаукымы вакытында ничаклы гади халык тарафына гаделсезлек эшләнеп өлгерде. Әйтик, иҗтимагый оешмаларга сүз әйтү тыелды. Цензура срогы бетүгә карамастан, ТИҮ оешмасына митинг-пикетлар үткәрүгә рөхсәт юк булып чыкты. Рөхсәт сорап язган урыннарны бирмиләр, ә үзләре башкасын да тәкъдим итми.

Ә бит бер-беребезгә әйтәсе фикерләребез күп. Хәер, без әйтеп кенә ни файда?! Аның каравы, мәгълүмат чараларында гел бәйрәмнәр, әйтерсең, чын тормыш юк.

Халыкны миңгерәткән кыска гына вакыт эчендә пенсия яшен арттырып куюга үзебезнең Татарстан дәүләт вәкилләре беренчеләрдән булып ризалык биреп куйдылар. 13 төбәк каршы чыккан, без алар арасында түгел. Чиновниклар гади эшче хакында уйламый. Үзләре ул яшькә чаклы да яши алырлар һәм пенсияләре дә хәзерге эш хакының 70 проценты булыр, ә чын эшченеке 10-15 мең тирәсе, әле ул яшькә чаклы яшәп җитә алса.

Тагын килеп, фикер дә алышмыйча, халык сүзен санга сукмыйча тәкъдим ителгән карарларны, ягъни мәктәпләрдә ана телен укытуны ихтыяри итү белән бертавыштан килештеләр. Иштеләр ишәк чумарын!

ТР һәм РФ Конституцияләрендә ана телләрен укыту мәҗбүри була ала, төбәкләр хәл итәргә тиеш, диелгән.

Тавык мие белән фикерләгәндә дә аңлашыла: мәктәпләрдә ана телен, әдәбиятын, үз тарихын укытмагач, ул яшь буын, урыс милләтенә әверелеп, аларча яши башлаячак.

Гел туй да бәйрәм дигәндәй, бу фаҗигале вакытта, 19-20нче июльдә «хөрмәтле» түрәләребез тагын бер мәҗлес үткәрделәр әле. Дин әһелләре белән берлектә татар конгрессының корылтаен. Кирәк идеме соң 69 төбәктән 1100 делегат җыю, халык акчасын зур чыгымнарга сарыф итү? Кирәк булгандыр, күрәсең, кыланмышларын яшерү өчен. Бу ерак гасырлардан исән калган татар халкыбызның ана теленә ЯСИН уку чарасы кебек булып чыкты. Милләтебезне саклауны, зиратка илтеп күмгәнче, дин әһелләренә – мәчетләргә йөкләүне оештыру булды бугай ул. Бәлкем, терелеп тә китәрбез әле, дөньяда төрле хәлләр булгалый.

Мәчетләрдәге халыкның күбесе, хуҗаларны тыңлыйк, Ходай ярдәменнән ташламас әле, диеп «шайтан» тартмасындагы сөйләгәннәргә ышанып яшәүчеләр, ә алдынгы карашлы яшьләрне төрле ялалар ягып, чүпләп торалар, йә куркыталар.

Маңкортлашып беткәч, алар диненә дә күчелер, күптән башлангычтан ук правослау дин дәресләрен кертү хакында әзерләнәләр, ә безнең белгечләребез һәм дәреслекләребез дә юк әле, булганнары да урыс телендә, күрәсең, урыслашуга күптән әзерләнә башлаганбыз – «диндә милләт юк» диеп әйтмәсләр иде. Чын татар җанлы милләтебез әлегә күбесенчә авыллардан чыга һәм яши, аларга үзебезнең телдә язылган атамалар һәм гореф-гадәтләр кирәк.

Уйлый белгән кеше аңлый. Хәзерге президентыбызга да башын ияргә авырдыр. Вакытында күптәнге зыялылар һәм милли хәрәкәтләрнең төрле мөрәҗәгатьләренә дә колак салырга кирәк була иде.

Һичьюгы былтыргы татар конгрессының корылтаенда халык исеменнән каршы килеп була иде. Ничаклы өмет баглаган идек ул корылтайга, тик киләчәкне уйламадылар шул. Мәскәү Думасында эшләүче безнең ТР халкы вәкилләре аша да, аларга башка милләт депутатлары белән бергәләшеп, каршы килеп оешырга иде. Тарихны белмәүнең нәтиҗәсе бу.

Эшләп алган табышыбызның 80 процентын биреп барабыз, инде бүген ана телебездән мәхрүм итәләр, авызыбыздагысын гына кисәсе кала.

Ярар, үткәннәргә салават диләрме әле?

Үзебез гаепле.

Бер-беребез алдында «тәкәләнеп» йөрмичә, Шаһ Гали токымына ошамаска дигән теләкләр теләргә генә кала.

Илгизәр АКЪЕГЕТ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии