Урыс мәктәбенә куалар

Урыс мәктәбенә куалар

Чаллы каласының 36нчы комплексында 41нче мәктәп төзелеп килә. Мәктәпкә укучылар туплау башланган. Июнь башында 2нче татар гимназиясенең укытучылары ата-аналар телефонына: «Вниманию классных руководителей 1-6 классов!!! Срочно довести до сведения родителей информацию о том, что в нашей гимназии 29.06.17 с 15-18.00 будет проводиться набор (в 1-7 кл) в новую школу в 36 мкр. При себе иметь копию свид-ва о рождении и справку с места жительства», – дигән хәбәр җибәргән икән.

Миңа мәгълүм булганча, әлеге хәбәрне гимназия директоры күрсәтмәсе буенча таратканнар.

Татар гимназиясенә татар телендә укырга килгән балаларның ата-анасына шундый хәбәр таратуны мин – урыс мәктәбенә китәргә өндәү дип бәялим. Алай гына да түгел, 2нче гимназиядән Татар милли мәгариф үзәген оештыру планына каршы эш башланган дип саныйм. Мондый башбаштаклык туктатылып, Татар милли мәгариф үзәген булдыру эше ныклы контрольгә алынсын иде.

Фаикъ ТАҖИ

Комментарии