Татар университеты булырмы?

Татар университеты булырмы?

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинга

Татарстан Дәүләт Шурасы депутатларына

Ачык хат

Татар халкы борынгы заманалардан ук мәгърифәткә, белемгә омтылган. Татар телендә югары белем бирүче мәктәпне ачу өчен көрәшнең тарихы да күп гасырлы. 1819нчы елда мөселман мәгърифәтчесе Мөхәммәтҗан Хөсәенов татарлар өчен югары дөньяви мәктәп ачу турында тәкъдим белән чыккан. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәизханов һәм башкалар бу омтылышны дәвам иткәннәр. ХХ гасырның башында татар милли яңарышы бу мәсьәләне тагын күтәрде. Әмма ләкин 1911нче елда атаклы Иж-Буби югары мәдрәсәсен патша хөкүмәте яба, бертуган Бубилар һәм барлык мөгаллимнәр кулга алыналар.

Татарстан Дәүләт Шурасының 1994нче елның 20нче июлендә кабул ителгән Татар милли дәүләт университеты булдыру турында Карары бар. Тормышка ашыру вакыты 1995нче ел иде, вакыт күп үтте. Ул карар әле дә исән. Хәзер исә Дәүләт Шурасының ул карарны тормышка ашырырга дигән үз сүзен әйтергә җитәрлек рухы, куәте генә кирәк. Чөнки 2012нче елның 29нчы декабрендә кабул ителгән № 273-ФЗ «Мәгариф турында» Федераль Канун нигезендә республика үз өстенә алып, региональ югары уку йорты булдыра ала. Татарстан Министрлар Кабинетының Университет оештыру хокукы бар. Элек канунда бу юллар юк иде, хәзер исә шуңа таянып эшләргә була.

Демократия хөкем сөргән Европа илләрендә азчылык булган халыклар өчен Университет ачу мәсъәләсе күптән чишелгән. Мәсъәлән, Испаниядә, Каталония автономияле өлкәсендә Каталон Милли Университеты эшли, урта белем дә тулысынча каталан телендә бирелә. Каталония парламенты эшен каталан телендә алып бара, гомумән, дәүләт оешмалары каталан телендә эшлиләр. Ә Татарстан парламенты 27 ел дәверендә татар телендә бер генә утырыш та үткәрә алмады. Безнең дошманнар бу хәлне татар халкының наданлыгы, булдыксызлыгы, телебезнең зәгыйфьлеге белән аңлаталар. Юк, халкыбыз искиткеч сәләтле, укымышлы, әмма аның лаеклы вәкилләренә парламентка сайланырга мөмкинлеге юк. Сез Татарстан тарихына, татар халкы тарихына мәңгелеккә кереп кала аласыз. Алда булачак Дәүләт Шурасы утырышында, көн тәртибен тикшергәндә, «көн тәртибенә «Татар Милли Дәүләт Университеты оештыру турында» дигән мәсьәләне кертергә» дип, чыгыш ясарга. Бу мәсьәләне тикшереп, Татар Милли Дәүләт Университеты оештыру турында Карарны үтәү өчен җаваплыларны һәм вакытын билгеләргә. Менә шушы эшне эшләсәгез, Сезнең исемегез татар тарихына алтын хәрефләр белән язылыр иде.

Татарлар – борынгы тарихлы, бөек мәдәниятле, бөек әдәбиятлы халык. Университет – татар халкының гасырлар буена яшәгән хыялы. Шулай ук Университет татар телен, татар халкын саклап калуның шарты булып тора. Татар Милли Университеты бүгенге көндә төзелмәгән икән, бу зур тарихи ялгыш һәм барлык татарлар, аеруча Татарстан җитәкчеләре, депутатлар өчен оят һәм хурлык! Сез Университет төзүгә нигез салырсыз, үзегезнең тарихи бурычыгызны үтәрсез, дип ышанам.

Бөек, зыялы шәхесләребез Кол Гали, Кол Шәриф, Ханбикә Сөембикә, Батырша, Шиһабетдин Мәрҗани, Һади һәм Садри Максудилар, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Акмулла, Риза казый Фәхреддин, Хөсәен Фәезханов, Әхмәт Тимер, Закир ишан Камалов, Хөсәен Әмирхан, Курсави, Утыз Имәни, Мөхәммәтҗан Хөсәенов, Исмәгыйль Гаспралы, Мөхлисә Бубый Сезгә карап торалар! Татар халкының язмышы Сезнең кулда!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы,

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Ф. В. ЗӘКИЕВ

Комментарии