ОЯТСЫЗЛЫК

«Безнең гәҗит» битләрендә «Казан урыслары Путинга әләк хаты язды» (№23, 11 июнь, 2013 ел) дигән мәкаләне укыгач, кәефем кырылып хурланып утырдым. Татар халкына каршы митинглар үткәреп, зарланып яшәүчеләр үзләре татар халкы хәлендә булсалар нишләрләр иде икән? Татарстанда урыс теле кыерсытыла, урыс балалары надан кала дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Ят тел булуга карамастан, урыс телен белми калган бер генә татар баласы да юк бит. Татар район үзәкләрендә генә түгел, авыллардагы ябылып бетми калган татар мәктәпләрендә дә бөтен фәннәр дә диярлек урыс телендә генә укытылганын белмиләр микән әллә ул митинглар үткәреп милләтара ызгыш чыгарып йөрүчеләр?! Үзләре яшәгән республиканың халкын хөрмәт итәргә өйрәнсәләр, үзләре дә хөрмәткә лаек булып яшәрләр иде. Милли республикаларны губерналарга әйләндереп калдыру теләкләрен дә яшереп тормыйлар. Үзләре дә империя коллары хәлендә авыр тормышта яшәсәләр дә, Мәскәү күзенә карап, аннан нәрсәдер көтеп яшәүләрен дәвам итәләр. Татарстан үзенең еллык кеременең 80 процентын түгел, шуның яртысы гына булса да үзебезгә калса, 5-6 мең пенсиягә карап ятмаслар иде хөрмәткә лаеклы өлкән пенсионерларыбыз.
Татарстанда министрлар арасында урыслар юк диярлек, авылдан килгән урысча белмәгән җитәкчеләр безнең белән идарә итә, дигән сүзләр бар. Тик ул урысча белмәгән җитәкченең генә кем икәнлеген әйтә алмаганнар. Заманында экология министры булып эшләгән, урыс миләтеннән булган кешенең министр булуыннан кемгә файда булгандыр, белмим.
Мәскәүдә дә җитәкчеләр арасында татар милләтеннән булган министрлар юк. Үзләренә кирәк вакытта, Төньяк Кавказда мөселман халыкларына каршы сугыш барганда, МВД министры итеп Рәшит Нургалиевны куеп тору да империя сәясәте булды.
Безнең Казаннан китеп, Русиянең иң яшь элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров урыс милләтеннән булса да, аның өчен дә горурланып яшим мин. Татарстандагы татар милләтеннән булган элемтә министрын алып, 30 яше дә тулмаган лаеклы урыс кешесен элемтә министры итеп куеп, ул шуннан үсеп китте түгелме соң, зарланучы иптәшләр?
Шовинистик карашлы, урыс миләтеннән булган адәмнәрнең шундый оятсызлыгы, гаделсезлек белән эш итүчеләргә карата бернинди чаралар да күрелми. Моны Мәскәү үзе шулай куша кебек тоела миңа.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.

Комментарии