ИРТӘН ЫРЫС – КИЧ УРЫС

Безнең Минзәлә районында гел татарлар гына яшәгән бер авыл Урыс авылы дип йөртелә. Дөрес, 90нчы елларда булып узган бик көчле давыл гарасаттан соң ялгыз калган өйләрне алып, төрле милләт кешеләре урнаша башлады. Авылда хәзер урыс, үзбәк, әрмән милләтләре бар, Аллаһыга шөкер. Безнең авыл җирлегенә кергән өч авыл байтак кына авыл исемнәре күрсәтелгән тактасыз яшәде. Шушы Гөлек, Урыс, Тулбай авылларына май азакларында авылның күрсәткеч такталары куелды. Безнең авылга «Урусова-Ырыс» дип язылган иде күрсәткеч такталарына. Күп тә үтмәде, икенче күргәндә тактада «Урусова-Урус» дип язылган иде. Шулай итеп авылыбыз берничә көн генә «Ырыс» исеме астында яши алды. Безнең авыл чыннан да архивта «Ырыс» дип атала торгандыр. Хәзер үзгәртеп кору башлануга 28 ел үтеп бара, ә без һаман үзгәрәбез. Бездә идарә, авыл советы, унъеллык мәктәп, культура йорты, медицина пункты, балалар бакчасы, ферма – барысы да бар. Минзәлә – Чаллы юлы авыл кырыенннан уза. Менә авыл исеме «Урыс» дип йөртелүе бер дә күңелгә ошамый. Кайчагында үзебездән: «Сез кайсы авылдан?» – дип сорасалар, авыл исемен читенсенеп кенә атыйбыз.
Шулай булгач, ничек кенә булмасын, авыл үз исеме белән йөрсен иде.
Сезгә аптыраганнан язам инде, файдасы булырмы, юкмы?
Барыгыз да исән-сау булыгыз.
Гәбделәдәл БӘДРЕТДИНОВ.
Минзәлә районы.
РЕДАКЦИЯДӘН. Авыл халкы җыелып, җыелышның беркетмәсен төзеп, мөрәҗәгатен кабул итеп район хакимиятенә юллап карагыз. Алай баш китәрдәй эш түгел кебек – каршы килмәсләр дип уйлыйм. Җыеныгызга безне дә дәшегез, бәлки акыллы киңәшләр бирә алырбыз…

Комментарии