«ТЫНЫЧЛЫК ЯРАТЫЛЫШЫ»: КИРӘКМЕ, ЮКМЫ?

Шау-гөр килеп, “”н өченче ел рәттән Казанда уздырдык. Бу җанлы музыка фестивале турында ишетмәгән кеше юктыр. Зурдан кубып бәйрәм итәбез бит. Бөтен дөньядан меңләгән кунак чакырып, рекламалап, шактый шапырынабыз.

Былтыр “Тынычлык яратылышы”ның бюджеты 1 миллион долларга җиткән хәтта. Тамашачылар саны да шырдый-бырдый түгел – 250 мең! Башкала үзәгендә билгеләнүче кайбер даталар моның янында чүп кенә кебек. “Максаты нинди?” – диярсез. Милләтара һәм динара дуслыкка чакыру, татулыкка традицион булмаган юллар аша ирешү. Шул ният белән бер сәхнәдә бик үк дус булмаган ил кешеләрен очраштыралар. Мәсәлән, быелгы махсус акция: кыргыз Саламат Садыйкова һәм үзбәк Мансур Тамшатов бергә җырлады. Тарихка күз салсак, спортчылар яки башка ияләре белән чагыштырганда, музыкантлар тизрәк уртак тел таба икән. Ярар, теләкләре изге булсын да, ди… Ләкин бер деталь бар – фестиваль Кремль диварлары, төгәлрәге, нәкъ Кол Шәриф мәчете каршында үтә. Күз алдыгызга китерегез: азан тавышын күмеп, үрле-кырлы сикереп, кара тәнлеләр мәчет янында рок башкара. Күп мөселманнарның бу күренешкә эче поша, әлеге бәйрәмнең урынын алыштыруны сорап, хакимият органнарына дистәләгән хат юллыйлар. Ишетүче генә юк. Танылган җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллина исә мәчет каршында болай бакыруны меңләгән мөселманнан көлү, дип саный. “Казанны Явыз Иван гаскәрләре алган вакытта һәлак булган милләттәшләребезне мыскыл итү, аларга төкерү бу! Атлар чабыштыру мәйданында үткәрсеннәр, Кол Шәриф каршыннан башка урын беткәнме әллә?” – ди ул. Шундый фикерләр байтак булуга карамастан, “Тынычлык яратылышы-2010” сәхнәсе артында быел да мәчет күренеше, ә каршында меңләгән исерек иде. Хәер, бусы хакында тәфсилләбрәк…

Суындык

Фестиваль көндезге икенче яртыда башланып, төнге унбергә кадәр дәвам итте. 30 градуслы эссегә махсус туры китергәндәй, концерт башында ук үзебезнекеләр – “Эссе” төркеме чыгыш ясады. Бу вакытта биредә чын патриотлар гына булгандыр, мөгаен. Чөнки бөкеләрне ерып, үзәккә кадәр килеп җиткәнче “Эссе”не түгел, кышкы 30 градуслы суыкларны сагынасың. Бигрәк тә кызыл автобусларда көне буе пешеп утыручы, борыннарын салындырган кондукторларны жәлләдем. Иң авыры аларга туры килгәндер. Шуңа күрә дә “Тынычлык яратылышы”на яшьләр кичке сигезләрдә генә җыела башлады. Анда да кызучыларга суынырга мөмкинлек туды. Су сиптереп, юлдагы тузанны бастырып йөрүче халыкны коендырырга керешмәсенме?! Яшьләр дә матур күлмәгем юешләнә дип тормады, шатланыша-шатланыша “фонтан” астына чумды. Бу мизгелдә халыкның бер өлеше сәхнәгә түгел, ә нәкъ шушы төркемгә текәлде. Бер егетнең шунда бии-бии: “Яшәсен Австралия!!!” – дип инглиз телендә кычкырганын әле бүген дә күпләр хәтерлидер. Фотога төшерим дип, шул янынарак барган идем… “Фонтан” юнәлешен үзгәртеп, мине дә коендырды, берничә секунд эчендә лычма су булдым.

Бу арада сәхнәдә “Run Run Run” төркеме чыгыш ясый иде. Америкадан килгән җырчылар: “Лос-Анжелеска да килегез, бездә кунак булырсыз”, – дип сөендерде. Тиздән мэры чыкты. “Хәерле кич! – дип телендә башлады ул сүзен. – Казанның толерантлык, дуслык үрнәгенә әйләнүенә сөенәм”. Кыскасы, озын нотыклар белән йөдәтүче булмады. Түземлегебезне иң зур кунакларның берсенә – “Molotov”ка калдырдык. Мексикадан ук килгән бу төркемне сәгатькә якын тыңлый-тыңлый, испан теленә булган мәхәббәтем сүрелде. Хәер, әлеге музыканы аңламаучылар рәтендә үзем генә түгел идем, ахры. Алар җырлаганда тамак киереп чинаучы, ду китереп биюче күренмәде. Менә алып баручы: “Сүзлекләрегезне алып куя аласыз. Киләсе башкаручылар – Украинадан “Океан Эльзы”, – дигәч, чын-чынлап сөенделәр. Ә “Чайф” халыкны тагын да кыздырды. Соңыннан фестивальнең президенты Андрей Макаревичны тыңлап, Кол Шәриф тирәсендә атылган бәйрәм салютын карадык.

Шулай итеп, 26сы башкалабызда 20дән артык дөньякүләм танылган төркем чыгыш ясады. Франция, Англия, Германия, Болгария, Сербиядән дә килгәннәр иде. Быелдан “Тынычлык яратылышы” июньнең соңгы атнасында үткәреләчәк икән.

Сукбайлар бәхетле

Рок күбрәк яңгырагач, фестивальдә неформаллар шактый булыр дип уйлаган идем. Колагына, теленә, борынына алкалар таккан, катырган чәчлеләр әз түгел иде, билгеле. Агач төбендә ике панкның үбешеп утыруын да күрдем хәтта. Ләкин төп контингент – безнең кебек кызык эзләп йөрүче, ял итәргә килүче яшьләр. Аннары, бу көнне “Тәмәке һәм наркоманиягә каршы” акциясе үтте, аларның зарары хакында сәхнәдән дә еш кабатладылар. Менә “Molotov” төркеме солисты авызына тәмәке кабып чыккач, боларның буш сүз икәненә тәгаен ышандык. Сырага каршы да көрәш игълан итүләрен күрергә насыйп булырмы, юкмы, белмим. Дустым да фикеремне белде, ахры. “Эх, сыра сатучылар баегандыр бүген, халык кырылып эчә, кара әле”, – дип куйды. Шулар өчен чүплек савытларын гына ясарга онытканнар. Дөресрәге, алар юк дәрәҗәсендә иде. Үзәк мәйдан, стадион, цирк, Пирамида тирәсе буш шешә белән тулды. Үрә катып тыңлап туючылар аптырап тормады, чирәмгә сузылып ятты. Агач, куак төпләре, хәтта якындагы автозаправка янындагы чирәм дә пикник урынына әйләнде. Андагы халыкның күплеген әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Аның каравы, чүплек каравылчыларын – сукбайларны бәхетле итте бу фестиваль…

Сез каршымы?

Айзат, журналист:

– Фестивальне уздыруга каршы түгелмен, тик Кремль, мәчет каршында булмасын. Башка урыннар да җитәрлек. Ипподром, мисал өчен. Фестивальнең бер файдалы ягы бар: биредә ел саен берәр татар альтернатив җырчысы катнаша, катнаштыралар. Татар музыкасына пропаганда, төрле юнәлешләрдә үстерү, мәйданга чыгару өчен зур мөмкинлек бу.

Ильмир, студент:

– Бардым, күрдем. Мондый юнәлештәге музыкага исем китмәгәч, әллә ни ошады дип әйтә алмыйм. Яшьләргә егылганчы эчәргә, тусланырга тагын бер сәбәп инде. Чүп чиләкләренең җитәрлек булмавы, спиртлы эчемлекләр сатылуы күңелне кайтарды. Сугышучыларны, тәртип бозуларны күрмәдем күрүен. Аннары, мондый бәйрәмнәрдә янып торучы уенчыклар саталар. Бу көнне кызлар чәченә тага торган кайма сатып йөрделәр… Теләгән кеше шайтан рәвешенә керә ала иде. Шушы да фестивальнең йөзен ачып салды кебек, шайтан туе иде ул. Татар – тыйнак халык. Безнең менталитетка мондый фестивальләр үткәрү килешми дип саныйм.

Оля, фармацевт:

– Концертта рәхәтләнеп ял иттем. Җәйге ялымның менә дигән, истә калырлык көне булды бу. Өйдән өстерәп чыгарган өчен иптәш кызыма рәхмәт тә әйттем әле. Мондый дөньякүләм чаралар Казанны, Татарстанны таныта. Шуңа күрә уңай карыйм. Ипподромда уздыру дигәннән, шәхсән үземнең анда кадәр барасым килми. Әлеге мәйданны, бәлки, артык баш катырмыйча, шәһәрнең күренекле урыны итеп кенә кабул итәргә кирәктер. Без бит күпмилләтле республика.

Рәсимә, укытучы:

– Бер тапкыр да барганым юк, кызыксынмыйм да, нәрсә икәнен дә белмим… Шундый шау-шу яраткан кеше барсын, минем исем китми. Кыскасы, нишләсәләр дә барыбер. Алай да, анда очкан акча жәл.

Кыскасы, ничә кеше булса, шулкадәр фикер. Фестивальнең уңай яклары бардыр, килешәм. Профессиональ яктан югары дәрәҗәдә узды, әзерлекле чара икәне бәхәссез. Шунда ук: “Нигә Казанда балалар бакчасы җитми?”, “Универсиада бюджет акчасын юу чарасына әйләнмәскә тиеш”, “Нигә Казан экологик нормаларга туры килми?”, “Милиция башбаштаклыгына – юк!” ише шигарьләр дә күренде. Ләкин милләтчеләребез әйтмешли, бу шайтан туен үткәрергә башка урын беткәнмени? Милләттәшләребезнең сүзе үтсен өчен тагын ничә ел йөрергә, түрәләрнең ишеген күпме шакырга кирәк икән?!

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии