Авыл халкын алдыйлар

Без, авыл халкын, төрле яклап алдарга гына торалар. Элек-электән колхоз чорында гади халык бернисез калды. Хәзер инвесторлар килеп, төрле яклап талый.

Колхоз чорында шулай да рәхәт яшәгәнбез. Чөнки эшләгән кешегә вакытында бирелә иде, шушы акчага рәхәтләнеп яшәде халык. Чөнки үзебезнең мисалда күренә. Яңа урынга күчеп яши башлаганда колхозда эшләүче иптәшемнең хезмәт хакына барлык өй җиһазларын ала идек. Хәзер, инвестор килгәч, яңа елга – 500, Сабантуйга 500 сум бирә. Ә ул акча көндәлек ипигә дә җитми. Ярый әле кызыша башлаган бодайдан тарттырып он өләште. Инвесторда эшләгән халыкның ипи пешерергә мөмкинлеге бар. Яхшы килеп чыкса, үзе ашый. Әйбәт булмаса, мал-туарына бирә.

Хәзер авыл халкын артистлар да алдамакчы була. Чөнки яңа гына калкып чыккан артистларны шәһәр халкы танып бетерми. Алар залларны тамашачы белән тутыра алмагач, авылга килә башлады. Авыл кешесе өчен кыйммәттер дип уйламыйча, бәясен 100-150 сумнан куялар да, халык җыелгач, фонограммага авыз ачып-ябып, концерт куялар. Ләкин авыл халкы шулкадәр надан, берни белмиләр дип уйлаучылар ялгыша. Халык бер алдана да, икенче концертка бармый.

Әле бу арада Илсөя Бәдретдинова концерты булды. Ул бездә ике ел рәттән куя. Аңа заллар шыплап тулды. Ни өчен? Чөнки авыл халкы белә, ул үз тавышы белән, халык белән аралашып җырлый. Безнең ничә ел җыелып килгән моң-зарны, әйтә алмый торган сүзләрне сәхнәдән җырлап бирә, курыкмый, турысын әйтә. Чөнки аның кемгәдер баш иясе, буйсынасы, ялынасы юк. Афәрин, Илсөя, гади халык сине ярата. Ел саен яңа программаларың белән якларына көтеп калабыз. Алып баручы Илдар Ямалиев дөрес әйтә: ни сүзендә мәгънә, ни көе булмаган җырчыларны авыл халкының да тыңлыйсы килми.

Халыкны тагын бер яктан алдыйлар әле. Көз җиткәч, шәһәрдә ярминкәләр башлана. Авыл, мәктәп, төрле уку йортларын, оешмаларны мәҗбүри рәвештә ярминкәдә катнаштыралар. Анда җәй буе тилмереп үстергән яшелчә, җиләк-җимешне очсыз гына бәягә сатарга кирәк. Ярый, артыгын сатсын да, ди, инде алар. Мондый ярминкәләр авыл халкына да кирәкмиме, дип, ник сорамыйлар икән? Шәһәрдә җитештерелгән өс-баш, аяк киемнәре, халык өчен башка кирәк-яракларны очсызрак бәягә алып килеп сатсалар, без дә риза булыр идек. Авылда хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне 4 сумнан җыеп, аның да акчасын 4әр ай бирмичә тилмертмәсеннәр. Вакытында бәясен бераз күтәреп, акчасын биреп барсалар, авылларда сыерны бетермәсләр, ә арттырырлар иде.

Ярый, моң-зарым күп булды. Моны инде һәркем белә, күреп тора.

Шәрипова.

Кукмара.

Комментарии