Эт тормышы этләрдә

Эт тормышы этләрдә

Мазай бабайның ташу вакытында куяннарны коткаруы хакында һәр бала да исе китеп, куяннар өчен борчылып, бабайның батырлыгы, мәрхәмәтлелеге белән горурланып тыңлый торгандыр. Олы йөрәк кечкенә генә батырлыкта да чагыла бит!

Урамда өер – өер йөрүче этләрне күргәч курку хисе туа. Нинди генә батыр, баһадир кеше булса да, күңелне «саграк булырга кирәк» дигән уй биләп ала.

Шәхсән үзем, этләрне яратсам да, алардан бик куркам. Бу ике хис күңелемдә һәрчак янәшә яши, берсен – берсе уздырмый да, өстенлек тә алмый алар, һәрчак бертигез, бергә.

Салкын кышта ачлыктан интеккән этләрне күреп, этләрне дә, кешеләрне дә кызганам. Ачның хәлен тук белми дигәндәй, кешеләр дә бит бу җан ияләре яныннан сакланып, кайберләре хәтта аларны битәрләп үк китә. Тик кайбер кешеләр генә, буш янына куш булсын дип, этләрне кызганып, әз-мәз аш, ипи чыгара. Дөрес, өй янында этләрне болай сыйлау аларның ишегалдына күпләп ияләшүенә китерә. Этләр кызганыч булса да, мондый кызгану – куркыныч, яхшылык яманлык белән кайту мөмкинлеге бар.

Урам этләренә кагылышлы проблема һәрчак ачык, икеләндерә торган сорау булып кала бирә. Кызгансаң – үзеңә, битараф калсаң – этләргә аяныч булуы мөмкин. Барысын да хәл итеп буладыр сыман (тырышсаң, әлбәттә, була!), этләр питомнигы эшчәнлеген генә җайга салырга кирәк. Ләкин безнең җәмгыять «тик»ләрне санарга ияләшкән шул: тик этләр бик куркыныч, тик аларны ашатырга, карарга кирәк, тик акча җитми!.. Санап китсәң бу «тик»ләрнең иге – чиге юк. Ә әлегә урамда ач этләрдән кешеләр сакланса, аучылардан этләр кача.

Аучылар дигәннән, этләрне законга каршы чыгып, үз инициативасы белән харап итүчеләр дә бүген бихисап. Агуланып үлгән этләр турында сүз көннән – көн куера гына бара. «Ерткыч этләрне генә агулыйлар бит», – диючеләр дә шактый. Тик бу ерткыч этләрне агулап, андый кешеләр үзләренең дә ерткычлыгын күрсәтә түгелме соң?

Язмамны юкка гына Мазай бабайның батырлыгын сурәтләүдән башламадым. Һәрьяклап куркыныч көтеп торган җан ияләре, бабайның олы йөрәген әллә каян тоеп алалар, аңа ышаналар, ярдәм өмет итәләр. Әлеге әкияттә сурәтләнгән Мазай бабайның хайваннарга карата мәрхәмәтлелеге, ярдәмчеллеге безнең бүгенге тормышыбызда җитми, кызганыч.

Этләр үзләрен тешләре ярдәмендә саклый торган җан иясе итеп яратылган, моны үзгәртеп булмый. Мантыйк ягыннан уйлап карыйк, уйлый – фикерли белүче адәм үзеннән кечкенә, ярдәмгә мохтаҗ җан ияләренә булышырга тиеш түгелме соң? Бәлкем, агу алганчы, шул акчаны приют булдыру өчен сарыф итсәң яхшырактыр?! Тамчыдан күл җыяла бит! Дәүләт тә, җәмгыять тә бу сорауны хәл итүдә берләшсә, файдасы күбрәк булыр иде, билгеле.

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии