СӘЯСИ ТОТКЫН

СӘЯСИ ТОТКЫН

26нчы февральдә Казан шәһәренең Совет районы мәхкәмәсендә милли хәрәкәт активисты Рафис Кашаповны сак астында тоту мәсьәләсе каралды. Төркиядән дәваланып кайткан Рафис Кашапов 2014нче елның ахырында кулга алынды һәм ул 27нче февральдә иреккә чыгарылырга тиеш иде. Әмма тикшерүче хөкемдарга сак астында тоту вакытын 27нче апрельгә кадәр озайтуын сорады һәм кызганычка, хөкемдар ул үтенечне канәгатьләндерде. Рафис Кашаповка теләктәшлек белдерү өчен Казаннан, Чаллыдан һәм башка районнардан мәхкәмәгә 60лап кеше килгән иде. Әмма мәхкәмә утырышына күпчелеге керә алмады, чөнки аның өчен иң кечкенә залларның берсе сайланган иде. Шуңа күрә күпчелеге йә урамда, йә коридорда көтеп торырга мәҗбүр булды. Рафис Кашаповның сак астында булу вакытын озайтуны күпләр канәгатьсезлек белдереп кабул итте, аны яклап яңа урам чаралары кирәклеге хакында да сүз булды.

Мәхкәмә утырышына Рафис Кашаповның хатыны Нурзия Кашапова да килгән иде. «Рухи яктан Рафис Кашапов нык тора, физик хәленә килгәндә – баш авыртулары, элекке авырулары борчый. Тоткынлыкта яту аңа бик авыр дип уйлыйм, чөнки аңа карата басым сәламәтлеген какшатты. Рафиска үзенә аерым дәвалану, туклану тәртибе кирәк. Тоткынлыкта бу мөмкин түгел. Иремә гомер буе басым булды һәм гаиләгә дә басым дәвам итә. Әйтик, хәзер кызымны да, улымны да тикшереп торалар. Социаль челтәрләрдәге битләрегездә сәяси тоткыннар турында мәгълүмат чыгармаска дип кызыма институтында әйткәннәр. Рафисны иреккә чыгармауларын тикшерү эшләре бетмәде дип аңлаттылар, шулай ук аңа Җинаять Кодексы буенча яңа маддә билгеләмәкчеләр бугай. Иремне кулга алганнан соң аның белән миңа ике тапкыр гына күрешергә мөмкинлек бирделәр һәм күрсәтмә бирмәсәгез, очрашырга мөмкинлек булмаячак дип әйтте тикшерүче Шәмсетдинов. Рафисны күп илләрдә активистлар, хокук яклау оешмалары яклый. Алга таба ул көрәш көчәер дип өметләнәм. Рафис Кашапов гомерен татар милләтенә хезмәт итүгә багышлады, шуңа да милләттәшләребез аны яклау эшләрендә битараф булмасыннар иде теләгендә калам!» – дип сөйләде ул.

Татар Иҗтимагый Үзәге дә, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге оешмасы да якындагы вакытта Кашаповны яклап урам чаралары оештырачагы хакында вәгъдә итә. «Тикшерү Кашаповны тагын ике айга ирегеннән мәхрүм итте, янәсе, тикшерү эшләре тәмамланмаган. Хәзер безнең төп бурычыбыз – татар халкының мәнфәгатьләрен яклаучы Рафис Кашаповның гаделсез рәвештә кулга алынуы һәм иректән мәхрүм ителүе хакында хәбәрне дөньяга тарату», – дип сөйләде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Рафис Кашаповка теләктәшлек белдерү өчен, аның көрәштәшләре һәм битараф булмаган кешеләр килгән иде. Алар белән сөйләшеп алдым. «Аңа карата басым дәвам итә. Дустыма теләктәшлек белдерүне үземнең бурычым дип саныйм», – дип сөйләде Алтын Урда оешмасы җитәкчесе Данис Сәфәргали. Мәхкәмә булачагы хакында интернеттан белеп килгән Эмиль исемле егет Рафис Кашапов белән горурлануын белдерде. «Мәхкәмә утырышына эләгермен дип өметләнгән идем, кызганыч, анда кертмәделәр. Татар халкының, мөселманнарның хокукларын яклауда Рафис Кашаповның роле бик зур. Үзе артында реаль эшләре булган кеше ул. Шуның өчен аны бүген хөкем иттеләр дә», – дип сөйләде ул. Эмиль сүзләренә кушылып: «Иң беренчедән, гаделсезлеккә, кешеләрнең хокукларын бозуга каршы булуымны күрсәтергә, Рафис Кашаповны якларга килдем. Икенчедән, Рафис Кашапов бүгенге көндә корбан. Без әйтмибез ул кулга алынды дип, без әйтәбез ул әсирлектә дип. Аны иреккә чыгару эшен дәвам итәргә тиешбез», – дип фикерләрен белдерде «Азатлык» Татар яшьләре берлеге имамы Гомәр хәзрәт.

Мин дә, күңелем белән Рафис Кашаповка теләктәшлек белдерү өчен, мәхкәмәгә барган идем. Иң кызыгы, хакимият Рафис Кашаповтан гына түгел, аңа теләктәшлек белдерүчеләрдән дә курка сыман. Көндезге сәгать 11дә башланырга тиешле мәхкәмә утырышын кинәт кенә 11нче 15 минутка күчерделәр. Утырышта булырга теләгән барлык кешеләр дә керә алмасын өчен, иң кечкенә залларның берсен сайладылар.

7нче март көнне Казанда көндезге сәгать 2дә Тинчурин бакчасында (Тинчурин тукталышы) татар милли хәрәкәте Рафис Кашаповны һәм сүз иреген яклап, сәяси репрессияләргә каршы митинг оештырачак. Хакимияттән рөхсәт алынган. Битараф булмаганнарны шул урам җыенына чакырып калам.

Сәхифәне Наил НӘБИУЛЛИН әзерләде.

Комментарии