- 04.03.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №9 (4 март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
1нче мартта Казанда «РПР-ПАРНАС», «Яблоко» һәм «Прогресс» фиркаләре «Яз» исемле митинг үткәрде. Баштан ук «Кризиска каршы» дип планлаштырылган чараны Борис Немцов истәлегенә багышладылар. Казан хакимияте, халыкның протест белдерүеннән куркып (башкача моны аңлатып булмый), митингны шәһәр үзәгендә оештырырга мөмкинлек бирмәде. Янәсе, ул көнне үзәктә урнашкан Вахитов мәйданында башка чара уздыру каралган булган икән. Үзәктә рөхсәт бирмәгәч, Казан мэриясе оппозициягә шәһәр читен тәкъдим иткән, шуңа күрә митинг Авиатөзелеш районының «Крылья Советов» паркында үтте. Түрәләр митингны шәһәр үзәгеннән читкәрәк куеп, анда халык аз булыр дип өметләнгәндер, мөгаен. Әмма Казан «Яз»ына 500ләп кеше җыелды. Бүгенге көндә Татарстан башкаласы өчен оппозицион митингка ярты мең кешенең җыелуы, җәмгыятьтә дәүләт сәясәте белән ризасызлык үсүе хакында сөйли ала.
ТАЛӘПЛӘР
Кризиска каршы «Яз» митингының таләпләре 1нче мартка кадәр үк оештыру комитеты сайтында басылган иде. Аларның кайберәүләрен санап китү дөрес булыр. Сәяси таләпләр: оппозициядәге фиркаләр һәм намзәтләргә шартлар куймыйча, аларның сайлауларда катнашуы. Гадел сайлаулар үткәрү, сайлауда катнашканнарның вәкилләре кергән яңа сайлау комиссияләре төзү. Хәзерге сайлау комиссияләрен тарату; Украинага карата сугышны һәм теләсә нинди агрессияне туктату; түрәләрнең канунсыз баюына каршы канун кабул итүне таләп итү; мәгълүмат чараларында пропаганда коткысына бирелүне туктату һәм цензураны бетерү. Беренче адым буларак, үзәк телевизион каналларның берсендә оппозициягә атнага бер эфир сәгате бирү; Русиядә мәхкәмәләрнең бәйсезлеген тәэмин иткән реформа үткәрү; илгә хакимиятне үзәкләштерү мәсьәләсен үзгәртергә кирәк. Социаль-икътисади таләпләр: хәрби һәм полициягә кирәгеннән артык кабартылган чыгымнарны (федераль бюджетның өчтән бере) ике мәртәбә киметү, ул акчаларны сәламәтлек саклау һәм мәгарифкә бирү; социаль өлкәне яхшырту өчен акчаларны төбәкләр һәм урындагы үзидарәләр файдасына яңадан бүлү; Дәүләт ширкәтләренә (Роснефть, ВЭБ, ВТБ, Газпромбанк һ.б.) йөзләрчә миллиард сум бирүне туктату; Полициянең җәмәгатьчелек контроленә алынуы; пенсия тупланмаларын конфискацияләү карарыннан баш тарту; торак-коммуналь хуҗалыкта тарифларның, идарәче ширкәтләр хисапларының яшәүчеләргә һәм җәмәгатьчелеккә ачык булуы; кече бизнеска ярдәм итүнең реаль механизмнарын булдыру; Татарстандагы кризиска каршы комиссиягә оппозициядәге фиркаләр һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен дә кертү.
МИТИНГ
Җыен бер минутлык тынлык белән Борис Немцовны искә алудан башланды. Чыгыш ясау сәхнәсе алдында Немцовның зур фотосурәте урнаштырылган иде. Митингка килүчеләр үзләре белән чәчәкләр алып килделәр һәм сәясәтченең сурәте янына куйдылар. Анда катнашучылар Русиядә гадел сайлаулар уздырырга, Украинадагы сугышны туктатырга, илнең сәяси структурасына төптән үзгәрешләр ясарга, ришвәтчелеккә баткан хакимияткә ризасызлык белдерергә чакырды. Чарадагы шигарьләр арасында: «Ришвәтчелек + сугыш = кризис», «Уйларга, сөйләргә һәм хәрәкәт итәргә курыкмагыз», «Җитте ялганларга!» һ.б. шундый чакырулар, таләпләр бар иде. Аннан тыш Татарстан һәм Русия, Яблоко һәм Парнас байраклары күп иде. Митингта катнашучылар арасында кулларына Немцовның фотосурәтен, «Мин курыкмыйм» шигаре язылган кәгазьләр тотучылар да күп булды. Митингны оештыручыларның берсе, «РПР-ПАРНАС» фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов: «Кризиска каршы митинглар бөтен Русиядә үтә. Без кризистан чыгу юлларын тәкъдим итәбез: хәрби чыгымнарны киметү, чиновниклар аппаратын кыскарту, сәяси реформалар үткәрү. Дәүләттән бәйсез депутатлар, матбугат булмаса, беркем дә ришвәтчелек турында сөйләмәс, халык мәнфәгатьләрен якламас. Бүгенге көндә илебездә бөтен нәрсәгә монополия куелган. Татарстанда да сәяси монополизм. Бездә сәяси тормыш юк диярлек, хакимияттәгеләр дөреслектән курка. Безнең төп максатыбыз – илебездә сәяси реформалар булдыру. Әйе, әлегә без күп түгел, әмма без бар!» – дип сөйләде. «Илдә кризис булган вакытта хакимият берни эшләми. Путин матбугат конференциясендә, ике ел көтәргә кирәк, бар да яхшы булачак дип әйтте. Гомумән, берни эшләргә кирәкми, имеш. Бу хакимият нәрсәдер үзгәртергә сәләтле түгел. Илдә сәяси ирек калмады», – дип белдерде «Яблоко» фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зинатуллин.
Ике сәгатькә якын сузылган митингта 15ләп чыгыш булды. Аларның күпчелегендә Борис Немцов искә алынды, украин пилоты Надежда Савченконы төрмәдән чыгару таләпләре яңгырады, Русиядә һәм Татарстанда сәяси, икътисади реформалар үткәрү кирәклеге ассызыкланды, Украинада сугышны туктатырга кирәклеге әйтелде. Җыенда Татар милли хәрәкәте вәкилләре дә катнашты. ТИҮ активистлары Рафис Кашаповны яклап, иреккә чыгаруны таләп иткән шигарьләр тотып торды. Татар зыялылары, язучылары митингта күренмәде. Татар матбугаты да митингны күрмәмешкә салышты бугай: «Азатлык» радиосы һәм «Безнең гәҗит» журналистларыннан башка татар матбугаты вәкилләре күренмәде. Митинг башында «Георгий тасмасы» таккан берничә дистә кеше күренде. Алар, аерым-аерым килеп, «ялганлыйлар бит» дип сөйләнеп маташсалар да, халык күп булгангадыр, мөгаен, зур провокация ясаудан курыктылар. Җыелган халык бернигә карамастан курыкмаячагын күрсәтергә тырышты. «Немцовны үтерделәр, халыкны куркытырга тырыштылар, ә ул барыбер чыкты» – дип сөйләште үзара җыелган кешеләр.
Казан федераль университеты профессоры Искәндәр Ясәвиев: «Чынлап та бүген митингка халык күп килгәнен күрәм. Казан өчен бу зур уңыш һәм күп кешеләрнең битараф түгеллеген күрсәтә. Кешеләр җитди сораулар һәм идеяләр күтәреп чыгышлар ясады, ниндидер «дежур» чыгышлар булмады. Монда килгән кешеләрне илдәге чын вәзгыятьне аңлау берләштерә. Күренеп тора, протест тулы рәвештә тыныч, бернинди экстремизм юк. Хакимият, мондый тыныч протестларга адекват булмаган җаваплары белән, курыкканлыгын гына күрсәтә. Әгәр дә мондый митингларда сөйләгән сүзләрне хакимият ишетмәсә, нәтиҗәләре бик җитди булырга мөмкин. Шәхсән минемчә, Русиянең тышкы һәм эчке сәясәте адекват түгел. Бу мәсьәлә бик күп кешеләрне борчый, һәм бүгенге заманда шулай булырга тиеш түгеллеген күпләр аңлый. Илнең эчендәге ришвәтчелеккә бөтен кеше күнекте, әмма ришвәтчелек хакимият системасының эффектлы булмаганын күрсәтә. Бәйсез мәхкәмәләр юк, мөрәҗәгать итә алырлык урын да юк, гражданнар көч структуралары алдында хокуксыз. Казандагы бу митингны да юк сәбәпләр белән шәһәр читенә кысып чыгару шулай ук системаның курку күрсәткече булып тора», – дип сөйләде ул.
НӘТИҖӘ
Җыенга нәтиҗә ясау фикерләре белән махсус «Безнең гәҗит» укучылары өчен «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәрирре Рәшит Әхмәтов бүлеште. «Митингка күбрәк яшьләр килде, аларның саны 80 процент булды, ул – креатив класс. Әйтик, коммунистларның митингларында 80 процент халык – олы яшьтәге әби-бабайлар. Бу җыенда катнашучылар кимендә 10 мең кешенең фикерен чагылдыра дип уйлыйм. Кешеләрнең хакимияткә карата күңелләре төшүен, аның эшчәнлеге белән канәгать булмавын күрсәтә. Һәр икенче чыгышта илне фашистик дәүләт белән чагыштыру ишетелде. Әлбәттә, бу митинг дәүләткә шундый җитди сигнал. Ул тупикка алып бара торган һәм бунт белән тәмамланырга мөмкин сәясәтне үзгәртергә тиеш», – дип сөйләде ул.
Митинг тәмамлангач, оештыручылар Борис Немцов истәлегенә алып килгән чәчәкләрне Казанның үзәгендә урнашкан сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәле янына илтеп салдылар.
Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии