- 03.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
30нчы октябрьдә тарихи вакыйга булды – Татарстан Республикасы Конституция мәхкәмәсенең җыелышы беренче мәртәбә татар телендә үткәрелде. Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары, күренекле хокукчы, федераль хөкемдар Нуриәхмәт ага Галишан «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Канунының 3нче маддәсендәге 4нче өлеше һәм 11нче маддәсендәге 2нче өлеше белән конституциячел хокуклар һәм ирекләр бозылуга карата шикаять бирде.
Бу шикаятьнең мәгънәсе нәрсәдә? Бөтентатар иҗтимагый үзәге митинглар, пикетлар үткәрү турында биргән гаризаларга Казан башкарма комитеты даими рөхсәт итми, «бу урыннарда икенче чаралар үткәрелә» дип җавап бирә. Нинди чара үткәрелә, дип сорасаң, җавап бирмиләр. Шикаятьнең максаты – оештыру эшендә гаммави чаралар өчен хәбәрдарлык булсын, Татарстан Конституциясенең 43нче маддәсе бозылмасын: «Татарстан Республикасында гражданнар закон нигезендә тыныч кына, коралсыз килеш җыелырга, җыелышлар, митинглар һәм демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздырырга хокуклы». Мәсәлән, Бөтентатар иҗтимагый үзәге 6нчы ноябрьдә Конституция көненә багышланган концерт-митинг үткәрү турында дүрт урын күрсәтеп гаризалар бирде. Шушы гаризаларны «бу урыннарда икенче чаралар үткәрелә» дип, кире кактылар, «Крылья Советов» паркын (Соцгород) тәкъдим иттеләр. Шул ук урыннарга, бүтән вакытка 27нче октябрьдә биргән гаризалар да кире кагылды. 6нчы ноябрь – Конституция кабул иткән көн, Татарстанның рәсми дәүләт бәйрәме. Бу бәйрәмне шәһәр үзәгендә зур итеп, матур итеп үткәрергә кирәк, ә безне шәһәр читенә җибәрәләр.
Конституция мәхкәмәсе рәисе Ф.Хөснетдинов утырышны татар телендә алып барды, шунда ук урысча тәрҗемәсен сөйләде. Җавапчы – Татарстан Дәүләт Шурасы хокук эшләре комитеты рәисе Ш.Яһудин, Татарстан Хокук саклау органы, Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Президент Аппараты вәкилләре һәм башкалар татар телендә чыгыш ясадылар.
Казан шәһәр хакимияте вәкиле, кеше хокуклары буенча вәкил татарча мәхкәмәгә әзерләнмәгәннәр иде, алар урысча чыгыш ясадылар. Нуриәхмәт ага Галишан татарча гына сөйләде, аны тәрҗемә итеп тордылар.
Конституция мәхкәмәсенең карары тиздән билгеле булачак, аның турында хәбәр итәрбез.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге 2012-2015нче елларда үткән мәхкәмәләрдә утырышларны татар телендә үткәрү турында таләп белән чыккан иде. Русия Федерациясе кануннары буенча бу мөмкинлек бар. Федераль хөкемдар Нуриәхмәт ага Галишан Совет заманында татар районнарында мәхкәмә даими татарча үткәнен искә ала. Конституция мәхкәмәсен татарча үткәрү – татар телен чын дәүләт теле итүгә, татар мохитен торгызуга беренче зур булмаган, ләкин бик әһәмиятле адым ул.
Фәрит ЗӘКИЕВ.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе.

Комментарии