КӨРӘШ – КӨРӘШЧЕЛӘР ӨЧЕН?

КӨРӘШ – КӨРӘШЧЕЛӘР ӨЧЕН?

Борынгыдан килеп, гасырлар аша үтеп, 21 гасырда да үзенең матурлыгын югалтмаган татар милли көрәшебез белән горурлана алабыз. Меңләгән милләттәшләребезне, чит милләт вәкилләрен җыя торган Сабан туе бәйрәмнәрендә милли көрәшебез төп игътибарны үзенә җәлеп итә. Чөнки берсеннән-берсе көчле батырларга, искитмәле көрәш алымнарына сокланмый мөмкин түгел.

Татарстаныбызның иң көчле батырларын җыючы һәм аларны билгеләүче зур ярышлар республика күләмендә дә, районнарда да уза. Тик ни кызганыч, бүген ул бары тик көрәшчеләр өчен генә үткәрелә сыман. Чөнки тамашачы заллары буш. Көрәшне бары тик көрәшчеләр һәм команда вәкилләре генә карый. Футбол, хоккей, волейбол, баскетбол заллары шыгрым тула бит, юкса.

Көрәш турнирларының максаты – аны популярлаштыру, таныту, яшьләрне кызыксындыру, яңа көрәшчеләр тәрбияләү. Ләкин буш заллар белән аны популярлаштырып була микән?!

Ярышларга ирекле-мәҗбүри рәвештә мәктәп балаларын, студентларны йөртергә кирәк. Тора бара кызыксынучылар да бермә-бер күбәер, тамашачы заллары да тулыр иде. Бу аны оештыручыларга да бәйле. Алар да эшләп җиткерми. Әйтик, Казан урамнарында футбол һәм хоккейга реклама-белдерүләр бик күп, ә көрәшкә юк дәрәҗәдә.

2011 елның 20-22 октябрендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына багышланган, Республика дәрәҗәсендә оештырылган чираттагы көрәш ярышлары узды. 54 район, 400 көрәшче катнашты. Тик тамашачылар гына булмады: көрәшчеләр берсен-берсе күзәтте.

Тиздән универсиада, чит илләр алдында оятка калмаска иде.

Наил НӘБИУЛЛИН.

КӨРӘШ – КӨРӘШЧЕЛӘР ӨЧЕН? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии