Ычкыр бавың бушаса...

Ычкыр бавың бушаса...

Русия һәм АКШ Президентлары инаугурацияләрен хәтерлисезме? Мин аларны кызыксынып, анализлап күзәтеп бардым.

Путин Президент вазыйфасына керешкәндә кулын Русия Конституциясенә куеп, ант иткән булса, католик Байден исә үз гаиләләрендә озак еллар буена сакланган Библия китабына кулын куеп ант итте. Ә хатыны ул изге китапны ике кулына алып, тотып торды. Бер караганда, кулыңны Конституциягәме, Библиягәме кую – аермасы әллә ни юк кебек, тик закон таләпләре генә бозылмасын, гаделлек өстен булып, халык мул яшәсен. Ә икенче яктан карасаң, дин ягы көчлерәк кебек, чөнки дин гаделсезлеккә түзми. Америка халкы динлерәк халык, аларда тәрбия безнекеннән үзгә. Аларда сайлаулар да гадел уза. Әнә бит, Трампның кулында власть булып та, дүрт еллык срогы узгач, икенче срокка кала алмады. Ул үзен бераз сәер һәм дорфа тотып, бик күп ялгышлар ясады. Хельсинкида В. Путин белән очрашу вакытында: «Без, Америка белән Русия, Израильгә ярдәм итәбез», – дигән ялгыш фраза ычкындырды. НАТО блогында торучы илләрдән иминлек өчен акча сорады. Трамп һәм Путинның сайлаулар вакытында бер-берсенә ярдәм итешүләре турында чыккан имеш-мимешләр дә аның дәрәҗәсен төшерде. Телетапшыруларда аның «Елау дивары» каршында башын иеп басып торганын күрсәтеп алдылар. АКШ алдынгы илләрдән санала. Аларда бары ике көндәш партия генә – демократлар һәм республиканнар. Конституцияләренә күптән инде үзгәреш керткәннәре юк.

Ә бездә партияләр байтак, тик аларның берсе дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртмый, барысы да хакимият ягына авышкан. Депутатлары Дәүләт Думасында кеше саны булып кына тора. Илебезнең бер тармагында да үсеш күзәтелми. Бәяләр гел үсә. Хезмәт хаклары төшә, бөлгенлек арта. Халык сугыла, бәрелә, ни эшләргә белми, бурычка батып бетте. Канәгатьсезлек күрсәтеп, урамга чыкса, террорчы келәймәсен тагарлар дип курка. Ач кешене тавыш тизлегеннән дә тизрәк очучы ракеталар белән туендырып булмый. Дуслыкны да сатып алырга тырышалар. Ә Белоруссия президенты кәнәфиендә утыручы Лукашенкога ярдәм йөзеннән тонналап акча бирелгәч, ул да хәзер Русия көен көйли башлады. Русиянең дуслары калмады, ул барысы белән дә дошманлашып бетте.

19нчы сентябрьдә Дәүләт Думасы депутатларына сайлаулар узачак. Миңа бу сайлаулар тыныч кына үтмәс кебек тоела. Чөнки халыкта хакимияткә карата тискәре энергия бик күп тупланды. Сайлауларга ышаныч бетте. Гаделлек булмаган җирдә тынычлык юк.

Ток-шоу программаларында актив катнашучы сәясәтче Борис Надеждин: «На выборах в основном участвуют бюджетники, а учителя эти выборы фальсифицируют», – дип әйтте.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии