- 03.09.2021
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2021, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Бердәм Русия» партиясе ниләр генә уйлап чыгармый. Русиядә бер генә тел – рус теле генә калсын дип тырышалар. Үз хуҗалыгымда мин дә депутат. Минем дә вак малларым бар. «Барыгыз да бер тавышка гына кычкырыгыз әле», – дим, барып чыкмый. Әтәч эт булып өрә алмый, куян тавык булып кытакламый. Шулай булгач, Русиядә ничә милләт бар, алар барысы да бары тик урысча гына сөйләшә алмый. Һәр милләтнең ничә гасырлардан бирле сөйләшеп килгән үз теле бар. Явыз Иван татарларны чукындырып, урыс итәм дисә дә, татарлар барыбер татар булып калган. Грузинны татар итеп, татарны молдаван итеп булмый. Каннар һәркемне үз милләте кешесе итеп калдыра. Тик Русиядә төп сәясәт – татар үсмәсен! Ничә татар авылы юкка чыкты, яки бетү алдында?! Татар авылларыннан никадәр галим, табиб, төзүче, уйлап табучылар чыккан. Гасырлар буена яшәп килгән авылларны бетерүе җиңел ул. Ә менә аларны яңадан төзүе, торгызуы бик авыр. Шәһәрдән авылга яшәргә кайтып караучылар бар. Алар яшьтән авылга берекмәгәч, бер-ике ел яшәп карый да, кабаттан шәһәргә китеп баралар.
Безнең авыл шифалы суы, курорты белән данлыклы. Сугыш вакытларында бу курортны госпиталь иткәннәр. Сугыштан соң, безнең авыл кабаттан үсә башлады. Яңа санаторий, шифалы су заводы төзеделәр. Менә шуннан яшьләр эшкә килде, авылыбыз зурайган иде. Хәзер алар инде барысы да олыгайды. Авылыбыз кабаттан сүрелә башлады. Авылда почта бүлеге бар. Анда кемнәр генә эшләп китмәде. Мәшәкате күп, ә эш хакы аз. Быел почтабыз ябылу алдында. Бу акчага эшләргә кем риза булсын? Авыл үзе кечкенә түгел? Почта да булмагач, бу халык нишләргә тиеш? Түләүләр түлисе бар, аларны кая барып түләргә? Ярый әле бер пенсионерка эшләп йөри, районга барып, түләү кәгазьләрен алып кайта. Кайчан бу почтага бер хуҗа булыр?
Исемем редакция өчен генә,
Менделеевск районы, Ижтамак авылы
Комментарии