Изге ниятләр тормышка ашсын иде

Изге ниятләр тормышка ашсын иде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның «Ватаным Татарстан» газетасында басылып чыккан «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дигән мәкаләсе уңаеннан, гомеремнең күпчелек өлешен мәгариф эшенә, фәнгә багышлаган кеше буларак, мин дә кайбер фикерләремне бәян итәргә кирәк дип таптым.

Президентыбыз, хәзерге глобальләшү шартларында телебезнең, мәдәниятебезнең һәм, димәк, татар халкының үзенең дә моннан ары яшәвенә, алга баруына куркыныч янавын сиздереп, милләтебезне, аның асылын тәшкил иткән телебезне сакларга кирәклеген язып, һичшиксез, игелекле эш эшләгән. Бу мәкаләне соңгы елларда төшенкелеккә бирелә башлаган милләттәшләребезнең күңелләрендә өмет чаткылары уятып җибәрерлек бер документ итеп санарга мөмкин.

Мин, Рөстәм Нургалиевичнең бу мәкаләсен милләтебезне, аның телен, мәдәниятен саклап үстерү юнәлешендә эшләнәчәк зур эшләре турында хәбәр итеп куюы һәм алда торган катлаулы, җаваплы милли мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә нияте барлыгын белдерүе, дип кабул итәм.

Хәлбуки, бүгенге көндә татар теленең хәле бик җитди. Гыйбрәт өчен берничә факт: Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында әйтелгәнчә, Татарстандагы 2 миллион 100 мең татарның күпчелеге үз телендә аралашмый, республиканың 21 районы үзәгендә татар телендә укыта торган мәктәп юк. Татар балаларының 25 проценты гына ана телендә белем ала һәм тәрбияләнә. Муниципаль районнар буенча бу күрсәткеч – 31 процент, Казанда – 22, Чаллыда – 31 процент. Шуның өстенә, татар телендәге китапларның, газета-журналларның тиражы елдан-ел кимүен, туган телдәге радио-телевидение тапшыруларын тыңлаучы һәм караучыларның сафлары сирәгәя баруын исәпкә алсаң, татар теленнән файдаланучыларның саны бик хәтәр кимүен күрәсең. Мәгълүм булганча, тел кулланылганда гына яши, кулланылмаса, бетүгә дучар була.

Телебезне, мәдәниятебезне үстерү һәм милләтебезне алгарышка (прогресска) илтү программасына керергә тиешле иң әһәмиятле гамәлләрнең кайберләрен тасвирлап китик.

Беренчедән: бу программа Татарстанның Конституциясенә һәм аеруча мөһим законнарына нигезләнеп, шулай ук Русия законнарын исәпкә алып төзелергә тиеш. Ул законнарның тиешле статьялары халкыбызның милли мәнфәгатьләре сагында торалар, һәм аларның барысы да әле гамәлдә, димәк, алар үтәлергә тиеш. Хәзерге халәткә, социаль-сәяси шартларга туры килми торганнары булса, аларны үзгәртергә, төзәтергә кирәк.

Икенчедән, программаның үзәгендә милли мәгарифне җанландыру, алга җибәрү торырга тиеш. Милли мәгариф дигәндә, без барыннан да бигрәк гомуми белем бирү йортларында татар телендә укытуны һәм туган телне, татар әдәбиятын, мәдәниятен, халык тарихын өйрәтүне күздә тотабыз.

Татар мәктәпләрен тергезү, җәелдерү һәм яшь буынга туган телебезне нәтиҗәле итеп өйрәтү. Хәзер милләтебезне саклап калуыбыз яки кала алмавыбыз шушы изге бурычны үти алу-алмавыбыздан тора. Бу бүгенге көндә Татарстан җитәкчеләре һәм милләттәшләребез алдында торган иң мөһим бурыч.

Милли мәгарифне тернәкләндерү һәм югары дәрәҗәгә ирештерү дәүләт җитәкчеләреннән кыюлык, фидакарьлек һәм акыллылык белән башкарыла торган зур эш таләп итәчәк. Чөнки бу өлкәдә республика соңгы чирек гасыр дәверендә күп югалтуларга дучар булды, хәлиткеч позицияләрне, артык күндәм булып, үзәк хакимияткә биреп бетерде. Республика мәгарифенең уку планнарыннан милли компонентларны алып ташладылар. Бу исә милли мәгарифкә беренче һәм җитди һөҗүм булды. Икенчедән, милли телләрдә укытыла торган мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын русча бирдертү һәм абитуриентларны югары уку йортларына шул имтиханнар билгеләре белән кабул итү тәртибе кертелде. Бу милли мәктәпләрдә укыганнар өчен көтелмәгән бәла булды, һәм нәтиҗәдә татар мәктәпләрендә рус телендә укытуга күчә башладылар.

Өченчедән, татар мәктәпләрендә туган телне һәм татар әдәбиятын 10 класска кадәр генә укыту тәртибе кертелде.

Дүртенчедән, хәзер мәктәпләрдә туган телне укытуга вакыт атнасына 2 сәгать белән генә чикләнде.

Җитмәсә, Рособрнадзор татар теле укытучыларыннан эш планнарын, программаларын һәм башка төрле укыту документларын русчага тәрҗемә итеп баруларын таләп итә.

Мәктәп, укытучылар эшен тикшерү өчен Мәгарифнең министрлыгы һәм аның шәһәр, район бүлекләре бардыр бит, ләбаса. Татарстан мәгариф министрлыгының татар телен һәм әдәбиятын укытуны оештыру һәм мәктәпләр эшенә җитәкчелек итү ролен калдырмадылар да инде: татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен бастыруны хәзер Татарстан мәгариф министрлыгы үзе генә хәл итә алмый, моңа лицензияне Мәскәү бирә. Аны алу өчен, дәреслекләрнең кулъязмаларын анда русчага тәрҗемә итеп алып барырга һәм, ялгышмасам, Мәскәүгә шактый зур сумма акча күчерергә кирәк.

Кыскасы, соңгы елларда татар мәктәпләрен һәм татар телен укытуны максатчан рәвештә тар-мар итү процессы барды, һәм нәтиҗә күз алдында: туган телдә укытуның һәм туган телне өйрәтүнең нигезен какшатуга ирештеләр, укытучыларның татар телен укытуга, балаларның үз телләрендә укуларына көннән-көн күбрәк гайрәтләрен чигерделәр. Татарстан хөкүмәте бу өлкәдә күп нәрсәләрне кулыннан ычкындырды, милли мәгариф ярык тагарак янында калып бара.

Хәзер җитди сынау чоры: Татарстанның президенты, парламенты, хөкүмәте һәм Татарстанның Дәүләт Думасындагы депутатлары, берләшеп, Русиядән милли мәгарифебездәге законлы хокукларыбызны кире кайтарып ала, бу өлкәдәге вәкаләтләрне Татарстан мәгариф министрлыгына бирә алмасалар, татар мәктәпләренең моннан ары уңышлы эшләвенә, татар теле һәм әдәбиятына, җитәрлек вакыт биреп, бу предметлардан имтихан алу тәртибен кире кайтарып, нәтиҗәле итеп укытуга ирешә алмаячакбыз һәм, димәк, телебезне дә саклап кала алмаячакбыз.

Татар мәктәпләрен җанландыруның беренче шарты милли мәгариф өлкәсендәге хокукларыбызны Мәскәүдән кире кайтарып алу булса, икенчесе, республиканың мәгариф органнарыннан һәм татар халкының үзеннән торганы – татар мәктәпләренең абруен, туган телне һәм әдәбиятны укытуның дәрәҗәсен күтәрү. Бу шартлар, бурычлар шуның белән аңлатыла: соңгы ярты гасырда милли мәктәпләрнең, милли тел һәм әдәбият укытуның дәрәҗәсе, төрле объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, нык түбәнәйде. Гаҗәп хәл: Татарстанда инде берничә дистә ел татар мәктәпләрен һәм татар теле һәм әдәбияты укытуны икенче дәрәҗәдәге эш итеп карау хөкем сөрде. Мондый мөнәсәбәт татар мәктәпләренең матди базасының, рус мәктәпләренеке белән чагыштырганда, гомумән алганда, түбәнрәк булуында, татар теле, әдәбияты укытучыларының һөнәри әзерлеге еш кына йомшаграк булуында, педагог һәм укучыларның бу предметларны үзләштерү сыйфаты өчен җаваплылыкның җитәрлек булмавында, бу дисциплиналар буенча имтихан алу системасының бетерелүендә һәм кайбер башка нәрсәләрдә чагылыш тапты. Мантыйкка туры килми торган хәл хөкем сөрә: татар мәктәбендә укыган егет яки кыз туган теленнән еллык һәм чыгарылыш имтиханнарын бирмичә генә өлгергәнлек аттестаты алып чыга. Туган телеңне кимсетү, түбәнсетү шушы була түгелме соң инде?

Татар мәгарифен савыктыру процессы халыкның милли рухын, милли горурлыгын булдыруга һәм ныгытуга юнәлтелгән җитди идеологик эш белән бергә башкарылырга тиеш. Сер түгел: безнең халыкта бу сыйфат җитәрлек түгел әле. Күп татар ата-аналарының балаларын укырга татар мәктәбенә яки классына бирергә, рус мәктәпләрендә укыган балаларын татар теле дәресләренә йөртергә теләмәве, татарча китапларны, газета-журналларны милләттәшләребезнең бик азы гына укуы, татарларның җәмәгать урыннарында, нигездә, русча аралашуы һәм милләтебез өчен кайбер башка негатив күренешләр шул турыда сөйләмиме?

Хәзер татар милләтенең, аның теленең, мәдәниятенең, мәгарифенең сакланып калуы һәм алга баруы өчен, халыкта милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләү – иң әһәмиятле бурыч. Бу дәүләт күләмендә башкарыла һәм күпмедер вакыт таләп итә торган гаять зур, катлаулы эш. Милли рух, милли горурлык, икенче төрле әйткәндә, халкыңны хөрмәт итү, зурлау, аның белән горурлана белү идеясе яшәешнең бөтен тукымасына үрелеп бара. Баланы гаиләдә тәрбияләүдән башлап, мәктәпкәчә учреждениеләр, уку йортлары, мәдәният, әдәбият, сәнгать, матбугат, радио-телевидение – барысы да яшь буында һәм гомумән, барлык кешеләрдә дә изге милли рух хисләре тәрбияләү һәм ныгыту максатын күздә тотып гамәлгә ашырылырга тиеш.

Татарларның милли рухын һәм горурлык хисләрен тәрбияләүнең иң бәрәкәтле алымнарыннан берсе – халкыбызның күп гасырлык күркәм тарихын объектив һәм калку итеп милләттәшләребезгә җиткерү, балаларга мәктәптә Татарстан һәм татарлар тарихын өйрәтү. Бу мәсьәләдә Мәскәүнең төптән уйланылмаган карарларының зур зыяны тиде: Татарстан мәктәпләрендә татар халкы тарихын аерым предмет буларак укытуны бетереп, бу материалны, күләмен бик нык киметеп, Русия тарихының бер кисәгенә әверелдергәннәр. Татарстан җитәкчеләре бу предметны укытуны кире кайтаруга ирешергә тиеш.

Татарстан һәм татарлар тарихын мәктәптән тыш өйрәнүгә килгәндә, моның өчен кайбер мөмкинлекләр бар: популяр тарих китапларын, җыйнак форматлы итеп, зур тиражлар белән бастырып чыгару, тарихка караган материалларны матбугатта бастыру, бу темага караган эчтәлекле радио-телевидение тапшыруын әзерләү, документаль кинофильмнар төшерү һ.б.

Татарларның яшьләрдә, олыларда горурлык хисләре уятырлык күркәм сыйфатлы кешеләре, күренекле шәхесләре бик күп. Тәрбия эшендә аларның үрнәгеннән тулы файдалану зарур.

Бездәге тәрбия системасында, күренекле татар кешеләренең күркәм гамәлләрен күрсәтеп, шулар мисалында милли горурлык хисләре уяту максаты куелмады. Бер-ике мисал. Ватан сугышы елларында Дөбъяз районының Кече Битаман авылы егете Исхак Әхмәровның, СССРның Америкадагы резидентурасы җитәкчесе буларак, зур тәвәккәллек белән бәйләнешле гаять катлаулы операцияләр башкаруын, разведчик Шамил Хәмзиннең Япониядә СССРны бик әһәмиятле мәгълүматлар белән тәэмин итеп торуын кемнәр генә белә икән? Милләттәшебез сержант Әсгать Җиһаншин җитәкчелегендәге группаның идарә итү системасы сафтан чыккан, азык-төлексез калган шхунада 49 көн буена Тын океанда дәһшәтле табигать стихиясе белән көрәштә җиңеп чыкканлыгын, аларга багышлап җырлар чыгарылганлыгын, кинофильмнар төшерелгәнлеген һәм аларның тиңдәшсез каһарманлыклары хөрмәтенә Америкадагы Сан-Франциско шәһәренең почетлы гражданнары исемлегенә кертелгәнлеген белгән кешеләр бик аздыр.

Милли рухны савыктыру һәм ныгыту белән берүк вакытта кичекмәстән татар мәктәпләренең санын арттыру һәм сыйфатын күтәрү белән шөгыльләнү таләп ителә. Шушы уңайдан кайбер тәкъдимнәребезне бәян итик. Эшне, дәрәҗәле белгеч-педагоглар һәм галимнәрдән торган махсус комиссия төзеп һәм аңа тиешле вәкаләтләр биреп, республика мәктәпләрендә татарча укытуның, туган телне өйрәтүнең торышын җентекләп тикшереп, милли мәгарифнең хәленә объектив бәя бирүдән башларга кирәк. Бу комиссия, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын, балаларның белем дәрәҗәсен, татар теле укытучыларының квалификациясен, уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр белән тәэмин ителүне һәм башка проблемаларны ачыклап, эшне яхшырту буенча эшлекле тәкъдимнәрен бирер иде. Мәктәпләрдә укыту-тәрбия бирү шундый итеп оештырылган булырга тиеш: аларда укыган егетләр һәм кызлар заманча эрудицияле, тәрбияле, белемнәрне нык үзләштергән, татарча, русча һәм инглизчә яхшы белгән кешеләр булып чыксыннар. Заман таләпләрен һәм ата-аналар теләген исәпкә алып, кайбер татар мәктәпләрендә төгәл фәннәрне чыгарма буларак русча укытырга мөмкин, ләкин гуманитар предметлар бары тик татарча гына укытылырга һәм тәрбия, оештыру эшләре шулай ук туган телдә башкарылырга, кысасы, татар мәктәпләре иң яхшы (элиталы) уку йортлары булырга тиеш.

Русиягә һәр елны 800 миллиард сумлык табыш китереп торган республиканың төп милләт балаларын үз телләрендә абруйлы мәктәпләрдә укытырга хакы һәм мөмкинлекләре бардыр, ләбаса.

«Хәлвә, хәлвә дип күпме генә әйтсәң дә, авызга тәме килмәс» дигән мәкальдәгечә, хәзер туган телне, милләтне сакларга кирәк дип, күпме генә сөйләнсәләр дә, моңа карап кына телебезгә дә, милләтебезгә дә файда килмәячәк. Конкрет, җитди чаралар күргәндә генә, мәгънә чыгарга мөмкин.

Рүзәл ЮСУПОВ,

Казан федераль университетының

атказанган профессоры, академик

Комментарии