Хак сүз сөйлисез

Искәндәр Сираҗиның «Лаеш шулпасы»ның шулпасы…» (20 июнь, 2012 ел) мәкаләсен укыгач, язарга булдым. Безнең Пәрәүдә җирләребезне урлап сатып бетерделәр, ә авыл бик тыгыз урнашкан. Бәрәңгене басуда утырта идек, чөнки йорт янында җирләребез аз. Мәсәлән, безнең – 12 сутый, безгә каршы якларның – 20шәр сутый, күрше ятимнәрнең – 12 сутый. Күрше ятим Илнар җир сорагач: «Аукционда алырсыз», – дигән Мингалиев. Ә Хамматова Хәтирәнең җирен 82 яшендә өй бакчасыннан да кисеп алдылар. Имеш, ул дачник, аңа 15 сутый гына тиеш. Хәтирә апа гомере буе колхозда төзелештә ташчы булып эшләде. Ире бик яшьли үлде, өч малайны берүзе үстерде, өчесе дә армиядә хезмәт иттеләр. Аның җире язылган склад белән янәшә иде, ызанлаулы. Имеш, анда склад та, Хәтирә апа җире дә булмаган. Кәримов Динарга 20 сутыйга тутырып җир ясаганнар, үзләре генә мөһер баскач та яраган. Менә шул мөһер нәтиҗәсендә ызанлау дөрес булган. Без Югары судка кадәр җиттек, Республика тикшерү комитетына язган идек, дөреслек эзләп, ызанлау дөрес түгел дип. Бер газетага да яздык, аннан С.Сабурскаяга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр.
Мин үзем дә Пәрәү халкына 40 ел хезмәт иттем, . Шуның 14 елын авыл Советы секретаре булдым. Мин эшләгән чорда 7 авыл Советы рәисе эшләде, мондый оятсызлык булмады. Ә хәзер Пәрәүнең җире бер төркем кешедә генә. Җире, суы, күле сатылган, чишмәләре ташланган.
Хезмәттәшләрен, авылдашларын, гаиләсен хөрмәт итсен иде, ичмасам.
Роза апагыз СӘЛАХОВА.
Лаеш районы, Пәрәү авылы.

Комментарии