- 03.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Газетагыздан «Җәһәннәм биюе…» (22 февраль, 2012 ел),«Җәһәннәм биюе – 3» (25 апрель, 2012 ел) мәкаләләрен укыгач, хат язарга булдым.
Альберт Илдус улы Салихов бик начар эш эшләгән. Ул хөрмәткә лаеклы кешеләргә яла яга. Динебез тәртипләрен күпләр белми. Белмәгәч, кабер өстенә нәрсә куярга ярый, нәрсә куярга ярамый икәнен сорарга иде. Гөнаһын кая куярга? Ул кешеләрнең рәнҗүе аның үзенә генә түгел, балаларына, оныкларына төшү ихтималы куркытмый микән аны? А.Салихов зират хуҗалары белән сөйләшкәндә дә үзен бик тәкәббер тоткан. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Тәкәббер кеше – минем дошманым», – дигән. А.Салихов, сез бик югары урыннарда да, судья булып та эшләгәнсез, үзебезнең изге урыныбызны гаепләп йөргәч, суд эшләрендә дә буталчыклар, хилафлыклар эшләгәнегез күренеп тора. Депутат булдым дигәнсез, сезне кемнәр сайлагандыр. Алар сукыр булгандыр, әллә депутат итеп шундый тискәре кешеләрне генә сайлыйлар микән? Үзем зират каравылчысы булып эшләгәнлектән, мин сезгә бик рәнҗедем. Без бит савап өчен йөрибез, бер тиен дә акча түләмиләр. Ә сез үзегезнең югарыда эшләвегезгә масаеп, кемнәрне генә рәнҗетмәдегез. Әгәр бу язмаларны укып барсагыз, гыйбрәт алырлык мәкаләләр чыкты. Хәзер сезгә бөтен халык алдында гафу үтенергә кирәк.
Безнең илдә югарыда эшләгән иптәшләр һәм аларның балалары законны санга сукмый һәм курыкмыйлар. Ә авыл җирендә алай түгел. Альберт туган, сез мине ачуланмагыз инде. Мин олы кеше буларак, бик борчылдым. «Безнең гәҗит»нең мәкаләләре бик үтемле, яхшы язалар. Ә бүтән газеталарда басмыйлар, әллә куркалар, әллә югарыдагы басым көчле, анысы безгә мәгълүм түгел. «Безнең гәҗит»нең журналистлары, эшләрегез уңышлы булсын, исән-имин яшәгез. Бергә булыйк, бердәм булыйк.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН.
Мөслим районы, Исәнсеф авылы.
Комментарии