Лаеклылар – лаекмы?

Лаеклылар – лаекмы?

Менә сөекле шагыйребез Г.Тукайның 125 еллыгын билгеләп үттек. Төрле төбәкләрдән килгән дәрәҗәле кунаклар да күп булды. Юбилей тантанасында 2011 елда Габдулла Тукай исемендәге дәрәҗәле бүләккә лаек булучыларның исемнәре билгеле булды. Минем күзлектән караганда, бу исемлектә халыкка билгесез «лаеклылар» да бар иде.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге турындагы Республика Президенты указында: «Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә», – дип язылган. Указдагы бу сүзләр нәкъ ияләренә туры китереп, безнең республикабызда гына түгел, чит җирләрдә дә билгеле булып, халык мәхәббәтен яулый алган, милли җанлы, халыкчан язучыларыбыз – Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим һәм Зәки Зәйнуллиннарга бәя биреп әйтелгән кебек тоелды миңа.

Шулай булуга да карамастан, халкыбызга карата гаделлек, тигез хокуклылык таләп итеп, ачлык мәйданнарында утырып, берсеннән-берсе яхшырак китаплар язган язучыларыбызны хөрмәт итмәү, игътибарсызлык дәвам итә үзебезнең җитәкчеләребез тарафыннан. Дөрес, исемнәре аталган язучылар югарыдан күрсәтелгәннәрне язып, ялагайлык белән шөгыльләнүчеләр түгел, киресенчә, туры сүзле, үткен каләм ияләре. Милли җанлы шундый кешеләребез күбрәк булса, без тагын да бөегрәк, хөрмәткә лаек милләт булып яшәр идек.

Монда акыл белән аңлап булмый торган, гаҗәп хәлләр бар кебек килеп чыга. Шундый милли җанлы, халыкчан, зур хөрмәткә ия булган язучыларыбызны һәм халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап, митинглар оештырып, халкыбызга суверенитет алуда иң зур өлеш керткән кешеләребезгә карата хөрмәт белән карау түгел, киресенчә, аларга җинаятьчеләргә караган кебегрәк караш дәвам итә. Аларны депутатлыкка үткәрмиләр, радио-телевидениегә чыгармыйлар, китапларын бастыруда төрледән-төрле каршылыклар чыгып тора.

Шушы гамәлләрнең нәтиҗәсе буларак, Мәскәү тарафыннан халкыбызга карата берсеннән-берсе әшәкелекләр эшләнеп тора. Татар мәктәпләрен, балалар бакчаларын кыскарту дәвам итә. Монда Мәскәүне генә гаепләп утыру дөрес булмас иде.

Милли җанлы, халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап көрәшүче, хөрмәткә лаек булган кадерле кешеләребезнең туган көннәре, юбилейлары бар. Тик аларны хөкүмәт җитәкчеләре тарафыннан хөрмәтләп искә алганнары гына юк.

Марат Мөлеков, Рәшит Ягъфәров, Вафирә Гыйззәтуллина, Фәрит Хәбибуллин һәм Тәскирә Шәриповаларыбыз юк инде безнең арада. Җитәкчеләребез аларны хөрмәт белән искә алуны кирәкле дип уйламаса да, халкыбыз аларны онытмаячак. Гаяз Исхакыйларыбыз кайткан кебек, бу кадер-хөрмәткә лаек булган милләтпәрвәрләребезне дә хөрмәтләп искә алу заманнары килми калмас әле, Аллаһы боерса, дип өметләнеп калам.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан.

Лаеклылар – лаекмы? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии