Татар белән татар чит телдә аралаша

Совет Социалистик республикалар Союзы (СССР) җитәкчеләренең зур ярдәме белән яралгы хәленнән чын «ябык, бикле» курчак дәүләт булып формалашып алган Корея Халык демократик Республикасы барлыкка китерелә. Төньяк Корея (икенче атамасы) бүгенге көнгәчә, СССР шикелле үк, ябык ил санала. Андагыларның дөнья хәлләре, алыш-бирешләре дә шуның кадәр генә бугай. Дөрес булса, Кореядә коронавирус та зәхмәтле үк түгел икән. СССР таркатылып, Русия пәйда булгач, чикләр ачылды, дөнья гизәбез. 21нче гасыр чирен кем алып кайта, кем алып китә... Авырулар шулай тарала. Чөнки капиталистик җәмгыять эстетикасы – имансызлык, кара каймалы сызык рәвешендә Татар илендә дә юк түгел. Әгәр дә вакытлыча гына ил чиген ябып-бикләп куйсалар, бу таҗлы вирус дигән нәрсә бик күпкә кимер иде. Русия җитәкчелеге бу адымга бармаячак. Сәбәбе: иң өстәге түрәләрдән башлап, авыл җирлеге башлыкларына тикле дөнья илләре белән бәйләнешләре бар. Нәсел-нәсәпләре, банктагы сәмән, торак йортлары, биналары, башкалары. Бу «яңа гына» зәхмәт дөньяда күптән билгеле инде. Артык әһәмият бирмәгәннәр, килеп терәлгәч, әтәчләр күбәйде. Арта бара.

Хәзер җәмгыять икегә бүленде. Каршылар һәм ризаларга. Кайсылары хаклы булуын вакыт күрсәтер. Русиядә сау-сәламәт кешеләргә дә куркыныч яный – мәҗбүрилек. (Туган телебезгә дә мәҗбүрилек кирәге рас). Зәхмәтле чирнең артык озакка китүе экология белән бәйләнгән. Гап-гади әйбер инде. Шуны аңларга теләүчеләр аз әлегә. Чөнки үзең өчен яшәүчеләр системасында таптанабыз. Адашабыз. Татарларның күпчелеге өчен милләтебез фаҗигасе чүп кенә. Нинди көнгә калдык?! Татар белән татар чит телдә аралаша. Үзенчә белми. Бу – аналарыбызга карата явыз ниятлелек. Хәер, аналар да чит телле бит. Андыйларга фәлән-төгән дип әйтсәң дә, аңламыйлар. Барып җитеп килеш. Таҗлы чир дә өлешен кертә. Аңлаганда, аңлаганнарга.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии